Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл (Түбән Кама)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл (Түбән Кама) latin yazuında])

Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына һәйкәлТатарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә урнашкан һәйкәл.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җиңү мәйданы территориясендә куелган һәйкәл тантаналы рәвештә 2015 елның 9 маенда ачылган.[1]

2014 елның язында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының ветераннар советы тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына багышланган һәйкәл кую үтенече белән район башлыгы Айдар Метшинга мөрәҗәгать итәләр. Нәтиҗәдә, аны булдыру турында карар кабул ителә, моның өчен Җиңү мәйданы территориясен ике зонага бүләләр: берсе тулысынча хәрби тематикага багышланган, икенчесе — тыл хезмәтчәннәренә багышланган; бу урын Бөек Ватан сугышында катнашучыларның Дан Мемориалы дип атала башлаган.

Ачылу тантанасында Түбән Кама мэры Айдар Метшин, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафис Борһанов катнашкан.[2][3] Мөхтәрәм кунаклар арасында фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары да була. Монументтан Кызыл тукыманы төшерүне Айдар Метшин, тыл хезмәтчәне Вәсимә Закирова һәм сугыш баласы Хаматхан Хәлиуллин башкаралар.[4]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбән Камада яшәүчеләр уйлаган проектны Казан скульпторы Рөстәм Габбасов гамәлгә ашыра башлаган.[5][6] Бронза һәйкәл булдыруга ярты елга якын вакыт китә.[1]

Һәйкәлне булдырганда сугыш елларында тыл хезмәтчәннәренең образлары кулланыла: картлар, хатын-кызлар һәм балалар. Кулларына көрәк тоткан карт ир — ат авыр физик хезмәтне, икмәк көлтәләре тоткан хатын-кыз — авыл хуҗалыгында хезмәт итүче, механик кораллы малай - заводларда һәм фабрикаларда балалар хезмәтен символлаштыра. Шунысы кызык, малай агач тартмада тора, ул өлкәннәр урынында эшләү өчен аның буе җитми. Барлык өч фигура да бердәмлеккә чакыру символы буларак, радиорупорлар белән таяныч астында тора.

Монумент кара граниттан постаментка урнаштырылган, әмма башта постамент соры плитка белән тышланган. Аның янында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтләре өчен тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш балаларына» дип язылган мемориаль такта бар. Һәйкәл янындагы мәйданчык тротуар плиткасы белән салынган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]