Тыңламас (Актаныш районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тыңламас (Актаныш районы) latin yazuında])
(Тыңламас битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тыңламас
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°42'0.0"N, 54°12'31.4"E
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 290 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423761
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Тыннамасово

ТыңламасТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423761.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  Фәнгә мәгълүм тарихи документларда 1722 елдан искә алына, әмма авылның XVII гасыр ахырында нигезләнү ихтималы шик уятмый. 1467-1478елларда идарә иткән Казан хакиме Ибраһим хан тарафыннан Котлыгыш бигә бүләк ителгән бер ярлык булган. Әлеге ярлык нигезендә Котлыгыш бигә Тыңламас авылы янәшәсендәге җирләр бүләк ителгән. Ә бу төбәк- Сөн елгасының Агыйделгә килеп кушыла торган җирләребит! Истәлекләрдә Тыңламас авылы иң әвәл тугыз гаилә килеп нигезләгән, дип искә алына. Бер гаилә башлыгы Мәгъдән исемен йөрткән. Аның дәвамчылары соңрак шул ук Сөн елгасының югарырак агымына, Аккүз авылына күчеп утырганнар. Әмма югарыда телгә алынган ярлык кына Тыңламасның барлыкка килүен XV гасырга бәйләү мөмкинлеге бирми.

  XVIII-XIX гасырларда авыл халкы асаба һәм типтәр катлауларына бүленә, өч басулы системага нигезләнгән игенчелек, терлек үрчетү, киездән төрле әйберләр җитештерү, умартачылык белән шөгыльләнә, тиредән кием-салым тегә, Сөндә балык тота. 1773-1775еллардагы Крестьяннар сугышында тыңламаслылар Е. И. Пугачев явында катнашалар. XIX гасыр башында авыл ике мәхәлләдән тора, ике мәчет була. 1906 елда Тыңламаста 166 хуҗалыкта 808 кеше яши. 1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязенең Актаныш волостена керә. Авыл халкы 1917 елгы Октябрь революциясе һәм 1918 елның гыйнварында совет хакимияте урнашу, Гражданнар сугышы һәм сәнәкчеләр фетнәсе белән бәйле вакыйгаларның шаһитлары була; 1921-1922 еллардагы ачлык чорында шактый кими, күпләр чит якларга китеп баралар.

  1930 елдаТыңламаста “Изаил” күмәк хуңалыгы оештырыла, колхозның беренче рәисе булып Малик Фәттахов сайлана, бераздан аны Зәки Ханнанов алыштыра. 1933 елда беренче трактор кайтарыла. 1937 елда уку өе ачыла. 1938 елда ике мәчетнең дә манарасын кисәләр, биналарын сүтеп, мәктәп һәм клуб итеп салалар.

  Бөек Ватан сугышында 56 ир-егет яу кырында ятып кала.

1958 елда “Изаил” миллионер колхозлар исәбенә керә.

  1968 елда “Изаил” колхозы Ленин исемендәге колхозга кушыла.

Танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.