Вак балыклар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вак балыклар latin yazuında])
(Тюлькалар битеннән юнәлтелде)
Вак балыклар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Clupeonella Кесслер, Карл Фёдорович, 1877[1]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Clupeinae[d][1]
 Вак балыклар Викиҗыентыкта

Вак балыкла́р (тюлькалар, лат. Clupeonella) — сельдьлеләр балык гаиләлегенең ыругы. Өч төре билгеле. Каспий (аларны килька дип атыйлар), Кара һәм Азак диңгезләрендә яшиләр. ТРда бер төре - чархаль сельде - Каспий вак балыкларның Идел түбәнлекләреннән Идел һәм Кама сусаклагычларына төче сулыкларда яши торган формасы (C.cultriventris) үтеп кергән.

Зур балыкларның озынлыгы 14 см га кадәр, авырлыгы 15 г чамасы. Тәңкәләре циклоидалар рәвешендә, вак, тыгыз урнашкан. Бугазыннан аналь ярыгына кадәр киль сузыла. Авызы кечкенә, тешсез. Арка йөзгече артында май йөзгече бар. Яшәвенең 1 нче елында җенси җитлегә. Май ахыры - июньдә су температурасы 14-18 °C булганда уылдык чәчә. Үрчемлелеге 5-60 мең бөртек уылдык. Зоопланктон, шулай ук маймычлар белән туена. 1-2 ел яшиләр.

Төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 2004.