Эчтәлеккә күчү

Түбәнкаманефтехим

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түбәнкаманефтехим latin yazuında])
ААҖ «Түбәнкаманефтехим»
Төр
Ачык акционерлык җәмгыяте
Сәнәгать тармагы химик җитештерү
Нигезләнгән 31 июль 1967
Нигезләүче ССРБ Министрлар Шурасы
Продукциясе
Каучыклар, платиклар
Керем 167 628 000 000 ₽[1]
Операцион керем
30 925 000 000 ₽[2]
Чиста керем
▼ 6,3 млрд сум (2013 ел, ХФХС)
Хезмәткәрләр саны
17 681 кеше (2013)[3]
Сайт www.nknh.ru

Бүләкләр:

Ленин ордены

Түбәнкаманефтехим яки Нижнекамскнефтехим — Сибур[d] холдингына керүче, Аурупаның иң зур нефтехимия ширкәтләреннән берсе. Төп җитештерү куәтләре Түбән Кама шәһәрендә урнашалар.

Сибур Холдинг компаниясе логотибы

1958 елда СБКФ ҮК һәм ССРБ Министрлар Шурасы Чулманның түбән агымында химик заводларны төзү турында карар итә. 1960 елда төзелешнең баш планы расланган.

Комбинат мәйданчыгында беренче төзелеш эшләре 1960 елда башланганнар; 1967 елда беренче продукцияне чыгарылган.

1981 елда Ленин ордены белән бүләкләнгән.[4]

Милекчеләр вә җитәкчелек

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Компаниянең төп хуҗалары: ТАИФ төркеме (50,6 %), «Связьинвестнефтехим» (28,6 %).

Генераль директор — Азат Бикморзин.[5]

Җитештерү комплексы үз эченә 10 завод, 7 үзәк (шул исәптә фәнни-технология, проект-конструктор) һәм ярдәмче җитештерүләрен кертә.

Техноген һәлакәт

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2026 елның 31 мартында синтетик каучуклар заводының полимерлаштыру цехында ремонт вакытында нефрасның (нефть эреткече) агып чыгуы сәбәпле зур масштаблы авария булган. «Түбәнкаманефтехим» үз куәтләренең 6 % ын (180 мең тонна продукция) югалткан. 12 кеше һәлак булган. Алар арасында 9 предприятие хезмәткәре, 2 подряд оешмасы эшчесе һәм 1 янгын сүндерүче (сүндерүдә катнашкан 29нчы янгын часте отделениесе командиры). 25 кеше хастаханәгә озатылган (шуларның 10 сы көчле пешүләр белән ― Мәскәүдә). 72 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. СИБУР һәлак булганнарның гаиләләренә түләүләр турында игълан иткән (10ар млн сум). Холдинг шулай ук авария корбаннарының балаларына балигъ булганчы ярдәм итү программасын формалаштырырга вәгъдә итә[6].