Эчтәлеккә күчү

Түбән Кама керәшеннәре сөйләше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түбән Кама керәшеннәре сөйләше latin yazuında])
Түбән Кама керәшеннәре сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Татарстан, Башкортстан, Удмуртия

 Классификация
Төркем:

Түбән Кама керәшеннәре сөйләшетатар теленең урта диалектына караган сөйләше, Кама елгасының түбән агымы бассейнында яшәүче керәшен татарлары арасында таралган.

Түбән Кама буе керәшен татарлары элекке Казан ханлыгының үзәк районнары территориясеннән күчеп килүчеләр булып санала, алар бу җирләргә XVI–XVII гасырларда күченгән. Алабуга керәшеннәре генә җирле төп халык булып санала. Көнчыгыш районнарга күченүнең сәбәпләре буш җирләр булу, табигый байлыкларны үзләштерү, шулай ук патша хөкүмәте тарафыннан дини эзәрлекләүләрнең көчәюе булган. Уфа епархиясенең архив документларында һәм язмаларында бу якларда яшәүче керәшен татарлары иске керәшеннәр дип күрсәтелә.[1]

Түбән Кама буе керәшеннәренең сөйләме казан арты, минзәлә, шулай ук күрше чистай (мишәр) сөйләшләренең үзенчәлекләре булуы белән характерлана. Бу сөйләштә алабуга, чаллы, зәй һәм бакалы урынчылыклары аерылып тора.[1]

  1. 1,0 1,1 История и культура татар-кряшен (XVI–ХХ вв.): коллективная моногра-фия. – Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2017. – 960 с. + 36 с. цв. вкл. С.751
  • Татар халык сөйләшләре: Ике китапта: Беренче китап / Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова һ.б. - Казан: Мәгариф, 2008. - 463 б.
  • Рамазанова Д.Б. Татар теленең Урта Кама тирәсендә таралган сөйләшләре: дис.канд. филол. наук. Казан, 1968. 519 б.
  • Баязитова Ф. С. Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении. – М.: Наука, 1986. – 248 с. 2. Баязитова Ф. С. К истории формирования говоров крещеных татар // В кн.: Исследования по исторической диалектологии татарского языка. – Казань: Казан. филиал АН СССР, ИЯЛИ, 1979. – С.105–138.
  • Баязитова Ф. С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. – Казан: Матбугат йорты, 1997. – 248 б.
  • Ercan Alkaya, Zoya Kirillova. Kreşin Tatar Türkçesi (Dil, Tarih, Kültür). – İstan-bul: Kesit Yay., 2018. – 670 s.