Түбән Кама керәшеннәре сөйләшенең зәй урынчылыгы
| Түбән Кама керәшеннәре сөйләшенең зәй урынчылыгы | |
| Үзисем: |
татарча |
|---|---|
| Илләр: | |
| Төбәкләр: |
Татартстан |
| Классификация | |
| Төркем: | |

Түбән Кама керәшеннәре сөйләшенең зәй урынчылыгы — татар теленең урта диалектына караган Түбән Кама керәшеннәре сөйләшләре төркеме урынчылыгы. Үз атамасын Зәй исеменнән ала, элек бу территорияләр Минзәлә өязенә кергән.
Таралышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Түбән Кама керәшеннәре сөйләшенең зәй урынчылыгы Зәй районы Сəвəлəй, Якты Күл, Сарапала, Төгей, Әлмәт районы Илтән-Бота, Васильевка, Кәләй керәшен авылларында таралган.[1]
Үзенчәлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чишмә-Зәй елгалары арасында яшәүче керәшеннәрнең формалауында ике этномәдәни ареал катнашуы билгеле. Урта диалектка караса да, тел үзенчәлекләре буенча бу урынчылык татар теленең мишәр диалектына якын тора. Монда мишәр диалекты вәкилләре дә килеп утырган. Элек күп кенә авылларда чуашлар, мордвалар да яшәгән, ләкин бүгенге көндә алар тулысынча татарлашканнар. Мәсәлән, Сәвәләй авылында бик өлкән яшьтәге кешеләр генә үзләренең чыгышы белән чуаш икәнлекләрен әйтәләр һәм кайбер җырларны татар һәм чуаш телләрендә башкаралар. Бу төркем чистай керәшеннәре белән казан-татар мәдәни үзенчәлекләре булган керәшен татарлары арасында торалар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ История и культура татар-кряшен (XVI–ХХ вв.): коллективная моногра-фия. – Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2017. – 960 с. + 36 с. цв. вкл.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар халык сөйләшләре: Ике китапта: Беренче китап / Ф. С. Баязитова, Д. Б. Рамазанова, Т. Х. Хәйретдинова һ.б. — Казан: Мәгариф, 2008. — 463 б.
- Рамазанова Д. Б. Татар теленең Урта Кама тирәсендә таралган сөйләшләре: дис.канд. филол. наук. Казан, 1968. 519 б.