Түбән Кама музыка көллияте
Внешний вид
Түбән Кама музыка көллияте | |
Нигезләнү датасы | 1969 |
---|---|
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Түбән Кама районы һәм Түбəн Кама |
Ана ширкәт | Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы |
Адрес | 423570, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Түбән Кама шәһәре, Н.В. Лемаев мәйданы, 12 йорт |


Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллияте (рус. Нижнекамский музыкальный колледж имени Салиха Сайдашева, ингл. Salikh Säydäşev Nizhnekamsk college of music) — 1969 елдан ТАССР (1991 елдан Татарстан) Түбән Кама шәһәрендә музыка сәнгате өлкәсендә урта һөнәри белем бирүче уку йорты (көллият), ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы дәүләт мөхтәриятле һөнәри белем бирү оешмасы. Музыка көллияте Түбән Кама шәһәренең һәм районның музыка үзәге булып тора.
Көллият директоры (2012 елдан) — Альфред Нәзһәт улы Гыйләҗев.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1969 елда шәһәр хакимияте карары[1] буенча Түбән Кама музыка училищесы буларак ачыла.
- 1971 елдан татар һөнәри музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев исемен йөртә.
- 2006-2007 елларда Түбән Кама районының «Салих Сәйдәшев исемендәге музыка училищесы»[2].
- 2008 елның апреленнән көллият[3].
- 1990 елдан бирле көллият базасында яшь вокалистларның Салих Сәйдәшев исемендәге төбәкара бәйгесе үтә.
Белгечлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Көллият балалар музыка мәктәпләре укытучылары, хор, ансамбль җитәкчеләре, оркестр артистлары хәзерли. Көллияттә 3 ел 10 ай торып укыйсы.
- Фортепиано.
- Оркестр өчен кыллы уен кораллары: эскрипкә, альт, виолончель, контрабас.
- Оркестр өчен тынлы һәм бәрмә уен кораллары: труба, тромбон, валторна, туба, флейта, гобой, кларнет, саксофон, фагот, курай.
- Халык уен кораллары оркестры өчен уен кораллары: баян, аккордеон, домра, балалайка, гитара.
- Вокал сәнгате: академик һәм халык.
- Хор белән дирижерлык итү.
- Музыка теориясе.
- Эстрада музыка сәнгате (эстрадада җырлау)[4].
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Директорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1969-1972 еллар Л. А. Джураев
- 1973-1977 еллар И. Г. Алмазов
- 1978-1989 еллар З. Х. Әхмәтҗанов
- 1989-1995 еллар Г. З. Фәйзуллин
- 1996-2004 еллар Ф. Ч. Гайсин
- 2005-2011 еллар С. А. Бакашева, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2012-2018 еллар А. Н. Гыйләҗев.
- 2018-2025 - Ольга Владимир кызы Прокопьева
Укытучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:Түбән Кама музыка көллияте укытучылары һәм Төркем:Түбән Кама музыка укуханәсе укытучылары.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]45 ел эчендә 1,5 мең белгеч әзерләнгән[5].
- Ленар Айкаев, Зур концерт залы директоры.
- Рафаэль Гайзетдинов, курай ясау остасы.
- Наилә Гайнуллина, Казан консерваториясе укытучысы.
- Резеда Галимова, җырчы.
- Рәшит Кәлимуллин, РФ һәм ТР композиторлар берлекләре рәисе.
- Татьяна Мазуренко, җырчы.
- Гүзәл Мөхәмәтдинова, Казан консерваториясе доценты.
- Рафаэль Сәхәбиев, җырчы.
- Гөлдания Хәйруллина, җырчы.
- Алсу Хисамиева, җырчы.
- Дамир Шәрифуллин, Казан циркы директоры.
- Зөһрә Шәрифуллина, җырчы.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | һөнәр төре | эш урыны | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Зөһрә Шәрифуллина | 1956-12-20 | Сарман | Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Түбән Кама шәһәр шурасы башкарма комитеты карары № 167 27.06.1968
- ↑ ТР мәдәният министрлыгы фәрманы № 53 20.02.2006
- ↑ Көллият Уставы буенча(үле сылтама)
- ↑ Алабуганың 2нче музыка мәктәбе сайтында(үле сылтама)
- ↑ Түбән Кама телерадиокомпаниясе(үле сылтама)
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Көллиятнең «ТР электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе(үле сылтама)
- «Контактта» көллият сәхифәсе
- Мәдәни тормыш үзәге. «Элита Татарстана», 04.12.2009 2021 елның 8 декабрь көнендә архивланган.