Түбән Кама татар дәүләт драма театры

Түбән Кама татар дәүләт драма театры | |
Тармак | театр |
---|---|
Нигезләнү датасы | 1989[1] |
... хөрмәтенә аталган | Туфан Миңнуллин[1] |
Җитәкче | Рөстәм Галиев[1] |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Түбән Кама районы һәм Түбəн Кама |
Ана ширкәт | Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы |
Кулланылган тел | татар теле |
Адрес | 423582, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Түбән Кама шәһәре, Кайманов урамы, 9 йорт |
Рәсми веб-сайт | n-theatre.ru(рус.)(тат.) |
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры (рус. Нижнекамский государственный татарский драматический театр имени Туфана Миннуллина, ингл. Tufan Minnullin Nizhnekamsk State Tatar Drama Theatre) — Түбән Кама шәһәрендә 1989 елдан бирле эшли торучы татар театры. Туфан Миңнуллин исеме 2012 елда бирелә. 30 ел эчендә труппа 120 дән артык спектакль куйган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ул 1989 елда «Нефтехим» берләшмәсенең яшьләр татар студиясе буларак оештырыла. 1994 елда театр шәһәр мәдәният идарәсе карамагына күчә, Татар яшьләре театры итеп үзгәртелә. 1997 елда Түбән Кама татар драма театры статусы ала. 2007 елда театрга дәүләт театры статусы бирелә.
Төзекләндерү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2019 елда Театр елы кысаларында театрның Түбән Камада Кайманов урамындагы 9нчы йорт адресы буенча урнашкан бинасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Республика программасы буенча бүлеп бирелгән акчага (145 133 700 сум) 250 урынга исәпләнгән яңа зал төзелгән, бинаның эче тулысынча үзгәртелгән. Театр бинасын үзгәртеп кору март аеннан декабрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге вакыт эчендә 250 урынга исәпләнгән яңа тамаша залы, декорация склады, рәссамнар өчен остаханә төзелгән. Бина эчен бизәү эшләре башкарылган. Бинаның тышкы ягы, керү урыны, театрның эче тулысынча үзгәргән[2]. Хәзер Түбән Кама татар дәүләт драма театры — чын классик театр, Түбән Каманың бизәге. Элек төп зал буларак кулланылган кече зал хәзер «Бишегем» татар балалар театры карамагында, әлеге студиядә 40 бала шөгыльләнә.
2019 елның 29 декабрендә яңартылган бинаны ачу һәм Түбән Кама татар дәүләт драма театрының 30 еллыгы тантанасында ТР мәдәният министры Ирадә Әюпова, Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнаша[3].
Труппа
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Театр Татарстан шәһәр һәм авыллары, РФ шәһәрләре буйлап, шулай ук чит илләргә гастрольләргә йөри. Коллективта 24 кеше: Татарстан Республикасының халык һәм атказанган артистлары, Марсель Сәлимҗанов, Дамир Сираҗиев, Туфан Миңнуллин премияләре лауреатлары, «Тантана» милли премиясе һәм ТР Хөкүмәте грантларына ия булучылар.
Директор
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]ТР халык артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев (1960).
Баш режиссёр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2024 елның сентябреннән ― Лилия Әхмәтова (Әлмәт шәһәрендә туган, 2009 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлык бүлеген (курс җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев) тәмамлаган)[4].
Баш рәссам
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Нәсыйхов.
Танылган хезмәткәрләр (автоматик исемлек)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1989 | Рөстәм Галиев | 1960-08-27 | Киекле | Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе Мәскәү дәүләт мәдәният университеты |
театр актеры театр режиссеры сәнгать җитәкчесе театр директоры |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Tatarica энциклопедиясе
- ↑ Бүген Түбән Камада татар драма театрының төзекләндерелгән бинасы ачыла. 2020 елның 2 гыйнвар көнендә архивланган. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты, 27.12.2019
- ↑ Төзекләндерүдән соң, Түбән Камада татар драма театры бинасы ачылды. 2020 елның 2 гыйнвар көнендә архивланган. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Түбән Кама театры коллективына баш режиссер итеп Лилия Әхмәтова тәкъдим ителде. Татар-информ, 10.09.2024
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәсми сайт 2013 елның 28 февраль көнендә архивланган.