Эчтәлеккә күчү

Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте latin yazuında])
Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте
Нигезләнү датасы 2 июнь 1980
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе федераль округы, Татарстан, Түбән Кама районы һәм Түбəн Кама
Идарә итүче орган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Адрес 423570, Россия, Татарстан республикасы, Түбән Кама шәһәре, Яшьлек урамы, 23 нче йорт
E-mail mailto:apk_nzh@mail.ru
Рәсми веб-сайт n-kti.ru(рус.)
Карта

Көллият бинасы

Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте (рус. Нижнекамский колледж транспортной инфраструктуры, ингл. Nizhnekamsk transport infrastracture college) — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә (1961 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1966 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче уку йорты. Гамәлгә куючысы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы. Түбән Кама районы Иске Чишмә авылында 1нче филиалы урнашкан (423563 ТР Түбән Кама районы, Иске Чишмә авылы, Түбән Кама урамы, 15нче йорт). 2015 елдан Әгерҗе шәһәрендә 2нче санлы филиалы эшли.

Түбән Кама агросәнәгать көллияте чоры эмблемасы

Көллият 1980 елның 2 июнендә 74 номерлы шәһәр һөнәри-техник укуханәсе буларак 168 санлы боерык нигезендә оештырыла.[1]

2024 елда Түбән Кама агросәнәгать көллияте исеме гамәлдәгесенә үзгәртелә.[2]

2017-2018 уку елына көллияткә (филиаллары белән) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[3] буенча 220 студент кабул ителә.

  • Эретеп ябыштыручы (газ белән, электр белән) — 2 ел 10 ай укыйсы.
  • Автомеханик — 2 ел 10 ай укыйсы.
  • Юл төзү һәм төзелеш машиналары машинисты — 2 ел 10 ай укыйсы.
  • Биналар һәм корылмалар төзү һәм файдалану — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Автомобиль юлларын һәм аэродромгнарны төзү һәм файдалану — 4 ел 10 ай укыйсы.
  • Компьютер системаларында программалаштыру — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Автомобиль транспортына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Йорт һәм коммуналь хуҗалыклар сервисы — 2 ел 10 ай укыйсы.
  • Эретеп ябыштыру җитештерүе — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Чәчтараш сәнгате — 2 ел 10 ай укыйсы.
  • Электр станцияләре җиһазларын ремонтлау буенча слесарь
  • Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше остасы
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторист-машинисты
  • Төзелеш эшләре остасы[4]
  • 1980-1980 — Рөстәм Муллагали улы Солтанов
  • 1980-1983 — Лимәрә Кәлимулла кызы Солтанова
  • 1983-2010 — Вәгыйзь Исмәгыйль улы Мохтаров
  • 2010-2025 — Алмаз Кави улы Кадыйров.