Түбән Кама шәһәренең яшь тамашачы театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түбән Кама шәһәренең яшь тамашачы театры latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Түбән Кама шәһәренең яшь тамашачы театры
рус. Театр юного зрителя города Нижнекамска
Элекке исемнәр «Барабашки» (1994-1995)
Яшь тамашачы театры (1995-1998)
Нигезләнү елы 1994
Җитәкче Татьяна Анатолий кызы Пляшева,
ТР атказанган мәдәният хезмәткәре
Адрес 423552 Татарстан,
Түбән Кама, Кызыл Чишмә бистәсе, Үзәк урам, 5
Сайт http://www.e-nkama.ru/infrastruktura/social/kyltyra/TYP/

Түбән Кама шәһәренең яшь тамашачы театры (рус. Театр юного зрителя города Нижнекамска) — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 1994 елдан эшләп килүче мәдәният оешмасы, муниципаль бюджет учреждениесе. Зурлар, яшүсмерләр һәм балалар өчен спектакльләрен урыс телендә күрсәтә.

Театр бинасы

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 елда Түбән Камада шәһәр мәдәният һәм ял паркы директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Галина Федор кызы Морозова ярдәме белән үзешчән урыс халык театры оеша (режиссеры М. Е. Архипова).

1994 елда Түбән Кама шәһәр мәдәният идарәсе (мөдире Алсу Габдрахман кызы Забегаева-Тарханова) каршында «Барабашки» театры оештырыла. Үзенең бинасы булмау сәбәпле, вакытлыча «Альфа» мәдәният йортында урнаша, спектакльләрен чит сәхнәләрдә күрсәтә. Беренче директоры — Р.Б. Хәсәнов.

1995 елда «Барабашки» театры исеме «Яшь тамашачы театры» итеп үзгәртелә.

1997 елның 1 апреленнән театр шәһәрнең «Восход» кинотеатрына (Түбән Кама, Төзүчеләр проспекты, 14) күчерелә. Директор — Татьяна Пляшева.

2004 елда, «Восход» кинотеатры сүтелгәч (аның урынында 2004 елда шәһәр комплекслы музее бинасы төзелгән[1]), Кызыл Чишмә бистәсенең иске мәктәбе бинасына (Кызыл Чишмә, Бакча урамы, 2а) күчә.

2006 елда Кызыл Чишмә бистәсе мәдәният йорты, төзекләндерелеп, театрга тапшырыла. Театр стационар сәхнәгә, мәдәният йортына янкорма төзелгәч, иҗат остаханәләренә, ярдәмче бүлмәләргә ия була.

2009 елдан хәзерге исемен йөртә.

Беренче куйган спектакльләре: 1994-1997 «Ох, и Кузьма!» (режиссер – куючы М. Архипова) 1997-1999 - «Куркак койрык» (рус. Трусохвостик) С. Михалков, «Кышкы әкият» (рус. Зимняя сказка) С. Арутюнян, «Ике оста» (рус. Два мастера) Ю. Елисеев, «Эзлә инде менә хәзер» (рус. Ищи ветра в поле) В. Лившиц (режиссер-куючы Николаева Е.П.), «Пушкин балы», «Чәчәкледә маҗара» (Н. Носов буенча) театральләштерелгән тамашалары (сценарий авторы, режиссер–куючы Пляшева Т.А.)[2].

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театр 70 тән артык исемдә спектакль күрсәткән. Алар арасында:

  • «Назлы йөрәктән чыккан бәла» (рус. Беда от нежного сердца) В. Сологуб (режиссер–куючы Е. Николаева)
  • «Көлбикә» (рус. Золушка) Ш. Перро (режиссер–куючы Н. Мерненко)
  • «Юри генә сырхау» (рус. Мнимый больной) Ж-Б.Мольер (режиссер–куючы А. Тарасов)
  • «Асты-өскә» (рус. Вверх тормашками) К. Драгунская (режиссер–куючы Р. Таһиров
  • «Бишкә кадәр саныйм» (рус. Считаю до пяти) М. Бартенев (режиссер–куючы Т. Непряхина)
  • «Кишер-сары керпе» (рус. Оранжевый ежик) Куваев (режиссер–куючы Э. Вәлиуллина).
  • «Тимер кисәге» (рус. Железяка) В. Ольшанский
  • «Ташлама мине» (рус. Не покидай меня) А. Дударев
  • «Үлемсез Кощей ничек Василисага өйләнде» (рус. Как Кощей бессмертный на Василисе женился) Ю. Боганов
  • «Джони Дорсет маҗаралары яки кызылтәнлеләр юлбашчысы» (рус. Приключения Джони Дорсета или Вождь краснокожих) З. Сагалов
  • «Челән баласы һәм карачкы» (рус. Аистенок и пугало) Г. Крчулова - Л. Лопейская
  • «Сак бул - хатын-кызлар!» (рус. Осторожно - женщины!) А. Курейчик
  • «Искитмәле бай туй» (рус. Шикарная свадьба) Р. Хоудон
  • «Карбикә яки Йөрәкләр кайнар чакта» (рус. Снежная королева или Пока сердца горячи) Г.Х. Андерсен буенча
  • «Унике ай яки шаһбикә өчен тәкыя» (рус. 12 месяцев или Букет для принцессы) С.Я. Маршак буенча
  • «Кыш Бабай, ау-у-у!» (рус. Дед Мороз, ау-у-у!) М. Новаков
  • «Көлбикә яки Яңадан якты һәм чиста мәхәббәт турында» (рус. Золушка или Вновь о светлой и чистой любви) Е. Шварц буенча
  • «Кар кызыкай» (рус. Снегурушка) М. Бартенева
  • «Өч дуңгыз баласы» (рус. Три поросенка) Ю. Шуцкий
  • «Кызыл Калфак маҗаралары» (рус. Приключения Красной Шапочки) Ю. Ким
  • «Очып китмә!» (рус. Не улетай!) А. Болдинов
  • «Күк читендә» (рус. На краю неба) К. Хиггинсның «Һарольд һәм Мод» пьесасы буенча
  • «Мине яратырга өйрәтегез» (рус. Научите меня любить) И. Танунина
  • Яңа ел тамашалары

Труппа[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Актерларның фотосурәтләре.
  • Беренче актерлар: Горин Ю.Д., Уколова Н.Ю, Музлова О.И., Вилданов В.А., Лыгин К.А., Яриев И.К., Гыйззәтуллина О.В., Бурдина М.В., Иванова И.И., Смыслова Г.П., Непряхина Т.В, Ләбипова Е.А.
  • Актерлар: Илнур Мәрдәнов, Наил Мөбәрәкшин, Дмитрий Матвеев, Эльмира Вәлиуллина, Елена Вожакова, Татьяна Каюмова, Наталья Денисова, Наталья Николаева, Павел Миннебаев, Надежда Миннебаева, Светлана Макарова, Светлана Кузнецова (Таланова).
  • Режиссер Алла Борис кызы Зимина, СПбГАТИ (Питырбур) тәмамлаган.
  • Рәссам Нонна Самошкина.
  • Тавыш операторы Анастасия Макарчева[3]

Театр каршында «Восхождение» студиясе эшли (җитәкчесе — Наталья Николаева).

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2012 ел — 23нче «Колорит Казани» һөнәри иҗат төркемнәренең халыкара бәйгесе (Казан) — 1нче дәрәҗә лауреаты.
  • 2017 ел«Тантана» театр премиясе дипломы («Иҗади үсеше өчен» махсус номинациясендә).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Һәдия Хәбибуллина. Ак йолдызың синең. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2001.
  2. Һәдия Хәбибуллина. Могҗиза тудыручылар. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2006.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да Карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]