Түбән Кама җәмигъ мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түбән Кама җәмигъ мәчете latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәчет
Түбән Кама җәмигъ мәчете
тат. Түбән Кама җәмигъ мәчете
Nizhnekamsk Main mosque.jpg
Ил Русия
шәһәр Түбән Кама
Координатлары 55°38′20″
51°48′55″ (G) (O) (Я)
Дин Ислам
Мәхәллә Түбән Кама районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре мәчет
Нигезләнгән 1989
Төзелеш еллары 19891996 еллар
Төп даталар:
1996 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Түбән Кама җәмигъ мәчетеТатарстанның Түбән Кама шәһәрендә урнашкан мөселманнарның гыйбадәтханәсе, Аллаһ йорты, шәһәрнең үзәк мәчете. Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте карамагында.

Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче урамы белән Химиклар проспекты кисешкән почмакта, шәһәрнең 25 һәм 30 микрорайоннары арасында, Химиклар проспекты, 59 йорт адресы буенча урнашкан. Көнчыгыш фасадына каршы якта, урам аркылы – Николай Лемаев исемендәге бакча (сквер), бинадан төньякта һәм көнбатышташәһәр бакчасы (парк) башлана.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989-1996 еллар аралыгында төзелгән. Түбән Кама шәһәренең 30 еллыгы юбилее уңаеннан[1] ачылган.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет бинасы башка мәчетләрдән гадәти булмаган корылышы белән аерылып тора. И. Сабитов проекты буенча мигъмарлар Р. Макуев һәм Ф. Ханов бинаны яңача, хәзерге заман татар мигъмариятының неоромантизм төрен кулланып төзегән.

Күпманаралы, намаз уку залы булган мәчет түбәсенең ике якка авыш итеп ясалуы һәм түбәcендә гөмбәз булмавы, шулай ук манараларының нигезе дүрткырлы багана итеп ясалуы белән җәлеп итә. 66 метр биеклектәге манаралары Русиядә иң биекләрдән санала. Манарасының 32 нче метрында азанчы өчен көн яктылыгы бирә торган итеп áркалы уемтыклар ясалган.

Бинага төп керү юллары көнчыгыш фасад ягында. Вестибюльдән икенче катка – намаз уку залына (мәйданы 900 м²) күтәрелергә, шулай ук аскы катка – кием элү, тәһарәтләнү бүлмәләренә төшәргә мөмкин.

Хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет бинасы белән янәшәдә мәдәният һәм тарих үзәге, китапханә, «Рисалә» мәдрәсәсе көн күрә (дини комплексның гомуми мәйданы 2 500 м²)[2]

Татар телендә «Догалы өй» гәҗите нәшер ителә.

2002-2005 елларда мәчетнең имам-мөхтәсибе — Рамил Юнысов.[3]

2005-2017 елларда мәчет белән Йосыф хәзрәт Дәүләтшин (Әлмар Дәүләтшин)[4], 2017 елның августыннан Салих хәзрәт Ибраһимов идарә итә[5].

«Рисалә» мәдрәсәсенең мөдире – Рәфыйк Исламгалиев (2011-2012 елларда)[6][7]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]