Түбән Карач (Татарстан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түбән Карач (Татарстан) latin yazuında])
(Түбән Карач битеннән юнәлтелде)
Түбән Карач
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°45'тн, 53°43'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 10 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423733
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Нижнее Карачево

Түбән КарачТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Актаныштан 27 чакрым көнбатыштарак, көнбатыштагы Шәбез елгасы буенда, өмет һәм михнәт белән бәйле элекке Әҗәкүл пристаненнән -23, Камбарка тимер юл станциясеннән 73 чакрым ераклыкта урнакан. Дөрес, аларның яшәеше,өмете Удмуртиягә бәйләнгәнлектән, күбрәге Дербёшка юлын таптыйлар.. Боларны – сагынып сөйләргә генә калган чынбарлык.

 1795 нче елгы V ревизия вакытында авылда 17 хуҗалык булуы, аларда рөхсәт белән килеп утырган 41 ир-ат һәм 33 хатын-кыз яшәве теркәлгән. Алар кемнәрдер янына күченеп килеп утырганнар, димәк. Җәнәй волостенең Камбар түбәсенә краганнар. 1816 нчы елда уздырылган  VII ревизия мәгълүматларында Өлкән Карачтагы 26 башкорт, 95 типтәр исәпкә алынган, алар 200 ел элек килеп утырганнар дип язылган. Шушы мәгълүматка таянып, авылның 1616 елда ук нигезләнүен әйтергә мөмкин.

Карач бабаның ханлык чорында диван (эре җир биләүчеләр җыелмасы) әгъзасы икәнлекне белдергән карачы дигән дәрәҗәдән файдалануы ихимал. Халык үзе, казан ханлыгы бәйсезлеген югалткач, бабаларыбыз бирегә күченеп утырган, ди. Монда тимерчелекнең алга китүе, өяздә билгеле тимерчеләр, дхрт алачык булуы да. Болгар чорында ук әлеге һөнәр ияләренең абруйдан файдалануы җирле карачлылырның тамырын борынгы Идел буена хаклы бәйли. Аннары язучы Ягъсүф ага Шәфыйков, өлкәннәр истәлегенә нигезләнеп, “Ишан хәзрәт наратлыгы сере” дигән тарихи хикәясендә: “XIX гасыр азагында авылыбыз бик зур булган. Җиде урам-мәхәлләсендә җиде мәчет манарасы балкыган”,-дип яза. Агыйдел аръягында Нугай, Сөннең теге ягындагы Яркәй һәм Исәнбай һәм үзебездәге Татар Суксуына карачлылар нигез сала.  Шунлыктан авылның халкы  даими кимеп тора.

Авылда 1859 нчы елда-176, 1870 нче елда-165, 1884 нче елда- 185, 1897 нче елда-216, 1902 нче елда-27 йортта-180, 1906 нчы елда-209, 1913 нче елда-190, 1920 нче елда-226, 1926 нчы елда-120, 1938 нче елда-96, 1949 нчы елда-72, 1958 нче елда- 50, 1965 нче елда- 16 өйдә-59, 1970 нче елда-47,1979 нчы елда- 43 кеше яши. 1993нче елда 3 йорт кала, анда-7, 2010 нчы елда- 4 йортта 8 кеше гомер кичерә. 2020 нче елда-  2 йортта 4 кеше яши.

 Революциягә кадәр соңгы бүленештә Семиостров волостена кертеләләр, 580 дисәтинә җирдән файдаланалар. Типтәрләр күпчелекне тәшкил итәләр.

Чапаев исемендәге күмәк хуҗалыкка берләшәләр, аннан Крупская исемендәге  хуҗалыкка кушалар. Яңа Кормаш авыл Човетына карый, берара Тат. Суксуга буйсындылар.

Бөек Ватан сугышында илнең бәйсезлеген саклаучылар сафына 16 яугир баса, шулардан 11е яу кырында мәңгелеккә ятып кала, хәбзрсез югала. Исән кайтучылар арасында Мөслимдә ветеринария курслары тәмамлагач, зоотехник, хуҗалык рәисе (ул яуга киткәч, аның хезмәтен  1945 нче елга кадәр хатыны Мөнирә башкара), сугыштан соң Такталачык участогында мал табибы, авылда кабат хуҗалык рәисе булып эәләгән офицер Долмаган Шәфыйков та (1914-10.10.1955) була. Колхозчыларга партия райкомы рәхсәтеннән башка икмәкне хезмәт көннәренә биргәнгә ун елга Колымага озатыла, аннан Сталин вафатыннан соң Сарапулдагы гаиләсе янына кайтып егыла. 41 яшендә бакыйлыкка күчә.

 Күренекле кешеләре

  Шәфыйков Мирсил Долмаган улы

 Вакытында авылда хуҗалык җитәкләгән, яуда катнашкан такталачык участок мал табибы гаиләсендә дөньяга килә 1952 нче елда алар гаиләсе Сарапулга күчеп китәргә мәҗбхр була, шунда 8нче сыйныфны тәмамлый, “Кызыл металлист заводында тимер кыручы булып эшли,кичке мәктәптә урта белем үзләштерә. 1963 нче елда Мәскәү технология институтына укырга керә.,диплом алуы өч елга соңара, чөнки Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәргә барып кайтырга туры килә. Ә институт тәмамлауга лейтенантны кабат армиягә алалар.Ул генерал штабта махсус төзелеш өчен җавап бирә торган идарә башлыгы, полковник дәрәҗәсенә күтәрелә. Чынлыкта ул генерал вазыйфасы башкара.

Шәфыйкова Мөстәфидә Долмаган кызы.

1947 нче елгы ачлыктан соң 1948 нче елда икмәк уңа, район хуҗалыкларыннан сорамыйча, бер хезмәт көненә 200 әр грамм тхбән сортлы бодай биргән өчен сентябрьдә хуҗалык рәисе булып эшләүче әтисен кулга алалар, 10 елга колымага җибәрәләр, 5 елдан соң И. В. Сталин күрү бәхетенә ирешә кыз. Абыйлары. Яугир аталарын сугыштан, кызчык төрмәдән кайтуын зарыгып көтә. Мондый авырлыкларга карамастан, алар Сарапулда яшәргә сыену урыны гына табып калмыйлар, ә канат ныгыту танылу өчен җирлеккә тап булалар. Боларына фидакарь хезмәтләре белән ирешәләр, элбәттә.

Мөстәфидә кичке урта мәктәптә эшләп укый. Тегү фабрикасында хезмәт юлын өйрәнчек булып башлый. Мәскәү технология институтының көндезге бүлегендә югары белем үзләштерә.  Аннан кайткач Сарапулдагы кием-салымны һәм аяк киемен индивидуаль  тегү фабрикасында технолог. Цех башлыгы. Баш инженер, директор була.

Удмуртиянең атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре.

Шәфыйков Ягъсүф Долмаган улы.

Яңа Кормаш җидееллык мәктәбен тәмамлый. Башта колхозда, аннан соң Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә төрле эшләрдәэшли. 1960-1963 елларда Урал хәрҗи округында хәрби хезмәттә була, штабта хәрби писарь  вазыйфасын башара. Бераздан егетне дивизия газетасына корреспондент итеп билгелиләр.

 Армия хезмәтеннән соң Сарапул шәһәр газетасында бълек мөдире булып эшли, кичке урта мәктәпне тәмамлый. 1965 нче елда СССР журналистлар берлегенә кабул ителә. 1970 нче елда “Твои земляки” дигән тәүге китабы басыла.1971 нче елда читтән торып казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый. Удмуртия АССРның Матбугат бүлеге башлыгы вазифасын башкара(1971-1972).

 1972 нче елның гыйнварында КамАЗ төзелешенә җибәрелә., ул төрле җитәкчн урыннарда эшли. Волгодонск шәһәрендә “Атоммаш” заводын, атом станциясен, Краснодар краенда атом электр станциясен төзүдә катнаша, төзелеш җитәкчесенең көнкүреш һәм кадрлар буенча урынбасары булып эшли.

 1991 нче елдан үзен тулаем журналист һөнәренә 1әм язучылыкка багышлый. Аны “Татар-информ” агентлыгының Төньяк Кавказдагы вәкиле итеп билгелиләр. Краснодар, Ставрополь крайларында, Адыгей республикасында, Ростов һәм Волгоград өлкәләрендә җирле татар диаспорасына иҗтимагый-мәдәни үзәкләр төзергә булышу, татар матбугатына яздыру-болар барысы да тырыш хезмәт нәтибәсе була.

 2000 нче елның апреленнән Шәфыйков республиканың “Татарстан журналында бүлек мөдире булып эшли, рус һәм татар телләрендә яза. 2000-2001 нче елларда Чаллы шәһәр хакимиятенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсен җитәкли.

 2000 нче елда ул РФ, 2006 нчы елда Татарстан Язучылар берлегенщ кабул ителә. Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе әгъзасы, рус һәм татар телләрендә дөнья күргән бик күп китап авторы.

 ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

 Җәмәгате Татьяна белән ике кыз үстерәләр.

 Шәфыйков Фәнүс Долмаган улы

 Әтисе яуга алынгач дөньяга килгән малайга, туган авылында башлангыч мәктәп тәмамлап, калган белемне Удмуртиядә алырга туры килә. Сарапулда җидееллык, аннан кичке урта мәктәп, читтән торып Иңевск механика институтын тәмамлый. Башта төзелештә хезмәт куя, курсларда укып кайткач, суыткычлар төзәтүче механик булып китә. 1960 нчы елны хәрби бурычын үтәргә чакырыла. Абыйсы Шәфыйков Ягъсүф белән бергә хезмәт итәләр.  Туганы штабта писарь ул радиостанция башлыгы була. Тыныч тормышка әйләнеп кайткач, заводта хрби аппаратларны көйләүче булып эшли. Тимер-бетон эшләнмәләр заводына директор урынбасары итеп җибәрелә, соңыннан директорлык бурычын да йөклиләр. Ижевскида «Агрострой» трестына идарәче итеп чакырып алалар. 1993-2001 нче елларда республика агросәнгать төзелеше министры хезмәтен башкара.

 Удмуртиянең атказанган төзүчесе.

 Җәмәгате Нина белән ике улүстерәләр.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.