Сәхәбетдин мәчете (Кошман)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәхәбетдин мәчете (Кошман) latin yazuında])
(Түбән Кошман мәчете битеннән юнәлтелде)
Сәхәбетдин мәчете
Дәүләт  Россия
Мәчет
Түбән Кошман мәчете
Ил Россия
Авыл Кошман
Дин ислам
Бина төре мәчет

Түбән Кошман мәчете - Татарстанның Кайбыч районы Түбән Кошман авылында урнашкан мәчет.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ХХ гасыр башында, төгәлрәге 1910 елда Түбән Кошманда беренче мәчет төзелә. Аның мулласы Әхмәтша хәзрәт була. Бу мәчеттә Закир хәзрәт 20 ел дәвамында, аны 1930 елда кулган алганчыга кадәр, мулла булып тора. Аннан соң мәчеткә йөрүче белемле биш карт сөйләшеп, чиратлашып, имамлык итәргә килешәләр. Алар бишесен берьюлы кулга алмаслар дип, шулай эшли. Араларында иң белемлесе Ибраһим хәзрәт булган. 1938 елда мәчетнең манарасын кисеп клуб ясыйлар. Шул вакытта намаз укырга урын калмагач, Фәхрикамал әби җомга, гаетләрне үз өендә укырга рөхсәт итә. 1954 елга кадәр, сугыш чорында да Ибраһим хәзрәт, аның тормыш иптәше Тайфә апа авыл халкы арасында динебезне саклап калуга, аны буыннан-буынга күчә баруы өчен зур эш башкардылар. Аларның кызлары Гайшә, Нурсафа Коръән укып, хатын-кызлар арасында дин сабаклары өйрәткән. Алга таба Ибраһим хәзрәт эшен төрле елларда Габдулла, Габдрахман, Шәмсетдин, Хәбибулла хәзрәтләр дәвам иткән.

Ә Түбән Кошманда 2006 елда эшли башлаган мәчетне төзетү эшен Кәрим хәзрәт башлап йөргән. Түбән Кошман мәчете мулласы булып Ибраһим хәзрәт Сабиров тора.


Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]