Түбән Көек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түбән Көек latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Түбән Көек
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Әтнә районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Рәсми тел татар
Халык саны 308 кеше
Милли состав татарлар
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды (8-84369) 33-*-**
Почта индексы 422741
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Нижний Куюк

Түбән КөекТатарстан Республикасының Әтнә районындагы авыл.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 422741.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.4 °C -11.2 °C -6 °C 4.2 °C 13.3 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4.1 °C -5.2 °C -10.7 °C 3.8 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.8 °C.[2]

Күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ногман Габделкәримов (1840-1918) хәзерге Әтнә районы Түбән Көек авылында туып, аннары Казанга китеп, беренче гилдия сәүдәгәр булган күренекле кеше. 1910 еллар тирәсендә Ногман Габделкәримов туган авылы Түбән Көектә ирләр һәм хатын-кызлар мәдрәсәләре салдыра. Ногман Габделкәримов Зәйнәп Хәсәниянең (1887 елның 25 нче сентябрендә Казан шәһәрендә туган) әтисе. Габдулла Тукайның Клячкин шифаханәсеннән, 1912-1918 елларда Казанда чыккан "Аң" исемле әдәби-иҗтимагый журналның секретаре Зәйнәп Хәсәниягә язган хаты (хат Тукай томнарына кертелгән):

"Мөхтәрәмә Зәйнәп ханым! 8 нче санга бар кадәремне җибәрдем. Беренче корректорын үземә күрсәтсәгез икән. Аннан соң шушы язылган микъдар шигырьнең һәммәсе бер номерга кереп бетсә иде. Шулай булганда, ул шактый көч булырлык. Хәер, "Толстой сузләре"нең бер-икесен цензор бозар кеби сизәм. Ул вакыт һәммәсенең басылуы мәҗбүри үк булыр. Г.Тукаев. 1913 ел, 28 март".

Түбән Көек мәктәбендә төрле елларда белем алган күренекле шәхесләр:

Биктимерова Тәэминә Әхмәт кызы (1940) – тарих фәннәре кандидаты (1982). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002), ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре.

Яхина Зөбәйдә Нургали кызы (1950) – адвокат. Татарстанның атказанган юристы, ТР адвокатлар коллегиясе әгъзасы.

Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы (04.06.1945 - 16.01.2017) – шагыйрә. СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1984). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2000). Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2011 нче ел).

Шакирҗанова Луара Галимҗан кызы (1950) – артистка, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее директоры. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996).

Самат Шакир (Шакиров Самат Фәтхрахман улы) (1924-1998) – шагыйрь, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1962), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.