Үсәли вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үсәли вулысы latin yazuında])
(Түбән Сон вулысы битеннән юнәлтелде)
Үсәли вулысы
вулыс
Башкала Үсәли
Халык саны 11490 кеше  (1897)

Үсәли (Түбән Сон) вулысы (тат. ئوسەلى (توبەن سۈن) ۋولىٰسىٰ, рус. Усалинская (Нижне-Сунская) волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Шомбыт (Лаеш өязе), Олы Талкыш (Чистай өязе), Гомәр, Кече Кирмән һәм Шомырбаш вулыслары белән чиктәш булган (1890). 14 торак пунктта 11490 кеше яшәгән.[1] 1920-елларга кадәр Түбән Сон вулысы дип аталган. 1930 елда бетерелгән, күпчелек территориясе Мамадыш районына кушылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]