Түнтәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түнтәр latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Түнтәр
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Балтач районы
Нигезләнгән 1600-еллар
Беренче телгә алу 1747 ел
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 596 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422242
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Тюнтер

ТүнтәрТатарстан Республикасының Балтач районындагы торак пункт, авыл.

XIX гасырда ул Идел-Урал төбәгендә мәдрәсәле һәм иң күренекле татар авылларының берсе саналган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түнтәр авылына моннан 400 еллар элек Яңгулдан килгән 6 бертуган: Кушай, Кушандай, Күркә, Яңгырчы, Үкәче, Үтәй нигез сала. Үкәче нәселе шәҗәрәсе Питырбурда Риза Фәхретдин мирасында, Малмыжда Мөхәммәткамал Мозаффаров язмаларында, Казанда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Мөхәммәтнәҗип хәзрәт язмаларында саклана. Мәскәүдәге Борынгы Актлар Архивында 1747-1764 елгы, Кировта 1795, 1811, 1834, 1858 елгы «Ревизская сказка»ларда дәвам ителә. Авыл халкының 12-14 буынлык шәҗәрәсе бар.

Казан ягыннан килгән Габдеразак хәзрәт Түнтәр мәдрәсәсенә 1730 елларда нигез сала. 40 ел (1730-1770) авыл халкына белем-тәрбия бирә. Өч Түнтәр егетен: Госман, Габделхәмид, Сәгыйтьләрне Дагыстанга муллалыкка укырга җибәрә. Госман хәзрәт остазын алмаштыра (1770-1785). Габделхәмид Мәчкәрәгә урнаша һәм анда мәдрәсә ача.

Сәгыйть хәзрәт Ырынбур Каргалысы мәчетендә эшли. Соңарак Габделхәмид һәм Сәгыйть авылга өченче һәм дүртенче имам булып кайталар.

Бишенче имам — Түнтәр егете Мөхәммәтгали Сәйфуллин Бохарада 10 ел белем ала, Тибетта, Әфганстанда, Һиндстанда 5 ел стажировка үтә. 1829 елда авылга кайтып, урта белем бирүче мәдрәсә ача. 1834 елда яңа мәчет төзетә. Гали ишан исеме белән бөтен мөселман дөньясына таныла. Ул ике тапкыр Нәкышбәнди орденына (алтын медальгә) лаек була. Түнтәр мәдрәсәсе бөтен Идел-Уралга таныла. Ул вакытта Бохара янындагы Сарайбҗа китапханәсендә Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган тулы бер династия китап күчерүче хаттатлар буларак тарихка кереп калган. Гали ишанга Гаяз Исхакый һәм Шиһабетдин Мәрҗани бик зур бәя биргән, язучы Вахит Имамов өстәмә мәгълуматлар тапкан.

Алтынчы имам (1859-1876) Шәмсетдин хәзрәт Хаҗ сәфәрендә вафат була, Истанбулда җирләнә. Җиденче имам Ишмөхәммәт хәзрәт Түнтәр мәдрәсәсенә 42 ел җитәкчелек итә (1876-1919). Ул җәдитчеләр белән зур каршылыкка очрый. Соңгы елларда Ишмөхәммәт хәзрәтнең дин белгече буларак эшчәнлеге өйрәнелде һәм тиешле бәя бирелде. Мәсәлән, Туфан Миңнуллин болай ди: “Ишми ишан дип без аны гомер буе сүктек. Тарих күрсәтте: ул дин сагында булып, татар халкының әхлагын саклау юлында шәһит киткән”.

Сигезенче имам, Шәмсетдин хәзрәт улы Мөхәммәтнәҗип хәзрәт (18631930) 1895 елда Түнтәрдә җәдит мәдрәсәсе ача. Ул Шәмсетдин Күлтәси, Фатих Әмирхан белән еш аралаша. 7 ел дәвамында Галимҗан Баруди белән Казанда «Дин һәм әдәп» журналы чыгара.

1911-1912 еларда Малмыж өязенә кергән татар авылларында имамлык итүче указлы 36 мулланың 24 е, ягъни өчтән икесе Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган. Түнтәр муллалары турында Шиһабетдин Мәрҗани күп язган. Атилла Расих та уңай бәяләгән.

Түнтәр сәүдәгәре Шакир Хәкимов авылда 1905 елда ак таштан мәдрәсә бинасы, әтисе Габделлатыйф Хәкимов 1912 елда кызыл кирпечтән мәдрәсә бинасы һәм икенче мәчетне салдыра. Шакир Хәкимов Бөгелмәдә яши. Шәһәрдә үз акчасына татар класслары өчен бина төзетә, шәһәр халкы өчен парк, ясалма күл, татар зыялылары өчен клуб бинасы салдыра. Бу ике катлы мәһабәт бинада бүген Бөгелмәдә татар мәдәни үзәге эшли. Әтисе Габделлатыйф абзый Өфәда салдырган ике манаралы дүртенче мәчет бүген дә халыкка хезмәт итә. Өфәдә ул 300 шәкертлек 2 катлы мәдрәсә һәм кызлар өчен мәктәп төзетеп, үз акчасына тоткан. Хәкимовлар Өфәдә Риза Фәхретдин белән еш аралашканнар. Аларга 1911 елда Өфәнең Мактаулы гражданнары исеме бирелгән. Хәкимовлар турында галим Равил Үтәбай-Кәрими күп эзләнгән, Әмирхан Еники да җылы сүзләр язып калдырган.

Ишмөхәммәт хәзрәтнең улы Габделхәй Динмөхәммәтов татар мәгърифәтчесе һәм балалар язучысы икәне, бер оныгы Җәүдәт Айдаров татар халкының танылган музыканты буларак билгеле. Ул Тукай бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1942 елда Лениград блокасында Дмитрий Шостаковичның атаклы Җиденче симфониясен бәрмә уен коралларында башкарган.

Әнә шулай Түнтәр мәдрәсәсе 200 ел дәвамында төбәгебездә иман нуры һәм мәгърифәт нуры таратучы буларак билгеле.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.7 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.9 °C 19.9 °C 17 °C 11.4 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.6 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Авыл сайты