Эчтәлеккә күчү

Түш сөяге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түш сөяге latin yazuında])
Түш сөяге
Сурәт
Нинди таксонда бар умырткалылар
Нәрсәгә тоташа умрау сөяге[d] һәм кабырга[d]
3D-модель
NCI Thesaurus идентификаторы C12793
 Түш сөяге Викиҗыентыкта

Түш сөяге, яки күкрәк сөяге (лат. sternum, бор. грек. στέρνον — «стернум», «күкрәк») — коры җирдә яшәүче күпчелек умырткалыларның скелеты элементы. Аңа иңбаш поясы таяна. Амфибияләрдә һәм сөйрәлүчеләрдә түш сөяге гадәттә кимерчәктән ә, кошларда һәм имезүчеләрдә сөяктән гыйбарәт[1] . Очуга сәләтле яки кайбер җир казучы хайваннарда мускулларны беркетү өчен күкрәк сөяге уртасында чыгып торучы өлеш — киль бар.

Кеше түш сөяге — күкрәк уртасында урнашкан озын, яссы сөяк. Ул кимерчәк ярдәмендә кабыргалар белән тоташа, алар белән бергә үпкә, йөрәк һәм иң эре кан тамырларын тышкы йогынтыдан саклый торган күкрәк читлеген барлыкка китерә.

Йөрәккә хирургик операцияләр ясаганда (стернотомия) организмга керү өчен түш сөяге кайвакыт урталай киселә.

Гомуми тасвирлау

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Кеше түш сөяге — күкрәк читлегенең алгы диварының үзәк өлешен тәшкил итүче озынча, яссы сөяк. Аның өске очы умрау сөякләрен тотып тора, ә кырыйлары кимерчәк ярдәмендә беренче җиде пар кабыргага тоташа. ярдәм итә, Күкрәк сөягенең өске өлеше шулай ук стерноклеидомастоид мускулына тоташкан. Күкрәк сөяге өч өлештән тора (өстән аска):

  • Тоткыч (лат. manubrium sterni)
  • Тән (лат. corpus sterni)
  • Кылычсыман үсенте (лат. processus xiphoideus)

Гадәти хәлендә түш сөяге өстән, аска һәм эчкә авыш. Алгы өслеге җиңелчә кабарынкы, арткы ягы батынкы. Өске ягы киң, аска, тоткычның тәнгә тоташкан урынына таба тарая, соңыннан тән уртасына кардәр җиңелчә киңәя һәм аскы очына кадәр тарая. Олы кешенең күкрәк сөягенең уртача озынлыгы якынча 17 сантиметр; ирләрдә хатын-кызларга караганда озынрак.

Яшәүнең беренче чорында түш сөяге өч сегментка бүленә, латин телендә алар стернебралар дип атала.

Кеше түш сөяге — озын көпшәк сөяк, ягъни ул сөякнең компакт катламы белән капланган көпшәк матдәдән тора. Компакт сөяк матдәсенең иң калын өлеше манубриумда, умрау сөякләренең кимерчәкләре арасында урнашкан.

Ике яктан умрау сөякләр һәм беренче җиде пар кабырга белән тоташа.

Түш сөягенең сынуы чагыштырмача сирәк очрый. Бу төр сыну, мәсәлән, машина бәрелеше вакытында машина йөртүченең күкрәге рульгә бәрелгәндә, нигездә, травма аркасында булырга мөмкин,. Гадәттә кыйпылчыклар рәвешендә сына, ягъни сөяк берничә кисәккә бүленә.

Кайбер тикшеренүләр күрсәткәнчә, түш сөяге өлкәсенә еш кат-кат сугу, кыйнау шулай ук аның ватылуына китерергә мөмкин. Түш сөягенең сынуы еш кына эчке тукымаларның зарарлануына, мәсәлән, контузия яки үпкә җәрәхәтенә китерә,[2] .

  1. Грудина // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд.. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  2. Sattler S., Maier R. V. . — ISBN 1-4020-7215-5.