Тһомманон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тһомманон latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Тһомманон
Ил Камбоҗа
Урнашу урыны Сием Реап пpавинcәсе, Ангкор
Кайсы дини агымга карый Шива һәм Вишну Илаһларына табыну
Төзелеш еллары ???—12-енче гасыр

Тһомманон (Кхмер телендә: ប្រាសាទធម្មនន្ទ) Камбоҗада, Ангкорда Сурьяварман II хөкеме вакытында төзелгән Һинд дине гыйбадәтханәләре пары. Бу кечкенә һәм элегант гыйбадәтханә Ангкор Тһомның Җиңү Капкасыннан көнчыгышта һәм Чау Сай Тэводадан төньякта урнашкан. Ул ЮНЕСКО Дөнья Мирасы Урыны, ул ЮНЕСКО тарафыннан 1992 Ангкор исеме астында язылган. Гыйбадәтханә Шива һәм Вишнуга багышланган.[1]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китапханә

Тһомманонда дэваталарның кисеп ясалуын өйрәнүче галимнәр ул Ангкор Ват төзелеше өстендә эш башланган вакыт тирәсендә төзелгән булган.[2] Шулай да, аның төгәл төзелү вакыты турында бәхәс бара. Кайберәүләр ышануы буенча дэваталар буларак мәгълүм хатын-кызларның кисеп ясалган сурәтләре алар, Җаяварман VI (безнең эраның 1080–1113) вакытында төзелгәненә ишарә итә, бу 11-енче гасыр ахыры тирәсе. Шулай да, зуррак килешү бар, аеруча галимнәрнең өйрәнүләрендә, аның Ангкор Ват һәм Бенг Мелеа вакытында безнең эраның 1113 елдан 1150 елга кадәр Сурьяварман II вакытында төзелгән булган.[3] Вишнуизм культы Камбоҗада Җаяварман II һәм аның улы җаяварман III. Бу хөкемдарлар астында Under these rulers, the Шиваизм культы Вишнуизм культына карый, мәсьәлән, Тһомманон, Бенг Меалеа, Чау Сай Тэвода, Банеай Самре һәм Angkor Wat кебек гыйбадәтханәләрдә.[4] Тһомманон Чау Сай Тэводан каршы диярлек һәм Та Кеога юлда Җиңү Капкасыннан 500 метр көнчыгышта урнашкан. 1960-ынчы елларда гыйбадәтхандә тулы төзекләндерү алып барылган булган аны École française d'Extrême-Orient (EFEO) – Фpaнcа Ерак Көнчыгышны Өйрәнү Мәктәбе алып барган. Фpaнcа археологлары аны төзекләндергәннәр һәм бетон түшәмнәр өстәгәннәр.[2]

Структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тһомманон бер манаралы гыйбадәтханә, аның көнчыгышка таба юнәлгән манаралы үзәк санктуарие бар, аның таҗында прасат яки манара. Көнчыгыштан керү гопура аша, аннан соң үзәк санктуарийга кергәнче мандапа, яки алпулат.[2] Гыйбадәтханәнең кисеп ясалганнары яхшы сакланган һәм борынгы комташ әйләнә-тирә җунглига аерылып торучы контраст тәэмин итә. Бу манараның архитектур стиле Ангкор Ват гыйбадәтханәсенә һәм янәшә булган Чау Сай Тэводага охшаган.[5] Тһомманон Чау Сай Тэводадан яхшырак сакланган, гәрчә алар дизайны буенча охшаш булса да. Тһомманонның яхшырак саклануы сәбәбе аның өс-корылманың таш белән ябылган агач балкалары булмавы тора. Шулай итеп, комташны гыйбадәтханәдә кисү өчен кабул итү аны янәшәдәге күбесенчә агачтан ясалган башка гыйбадәтханәләргә караганда алдынгырак ясаган. Барлык ишек юлларында киселгән фронтоннар бар.[3][5][6] Гыйбадәтханә тирәли стеналар юк булган, бары тик көнчыгышта һәм көнбатышта керү капкалары калган. Үзәк манара ул үзәк гыйбадәтханәдән калган бөтен нәрсә. Тһомманон һәм Чау Сай Тһавода зур манарага зур капкалар белән зур планда тоташтырылган булган дип фараз ителә. [7]


Дэваталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дэваталарның сурәтләре, хатын-кыз киселгән фигуралары, биредә башка Кхмер гыйбадәтханәләрендә кебек күп. Алар Тһомманонда җәлеп итү үзәге. Дэваталар чәчәк таҗларын, сампотларны (Камбоҗа итәкләрен), муенсаларны, кул тасмаларын, кушаклар һәм тубык тасмаларын киеп торалар.[3] Күрәстелгән мудралар катлаулы дип сурәтләнгән. Дэваталар чәчәкне бик аерылып торган итеп тоталар, баш бармакка каршы атсыз бармакны һәм урта бармакны тота. Бер Ангкорны өйрәнүче галим бу позицияне "дэвата мудра" дип атый һәм ул Ангкор Ватта мәшһүр дип билгели.[3] Дэваталарынң сампотлары ике типка бүленгән: берсе Бахенг периодында Лолейда һәм Пһном Бокта күренгән борынгы стильдә (безнең эраның 900 елы) һәм башкасы өлгеле тукыма стилендә Ангкор Ватта борылмалар һәм “койрык” күренгән кебек итеп ясалган.[3]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

 
 

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Thommanon. Lonely Planet. әлеге чыганактан December 28, 2013 архивланды. 2010-03-30 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 Thommanon. Asia Explorers. әлеге чыганактан 2010-04-02 архивланды. 2010-03-30 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Davis, Kent. Thommanon Temple – Khmer Devata at the Gate of Victory. Devata.org. әлеге чыганактан 2010-03-17 архивланды. 2010-03-30 тикшерелгән.
  4. Sharan, Mahesh Kumar (2003). Studies in Sanskrit Inscriptions of Ancient Cambodia. Abhinav Publications. pp. 242–244. ISBN 81-7017-006-0. https://books.google.com/books?id=8B886QamMBMC&pg=PA244&dq=Thommanon+Cambodia&hl=en&ei=X8KyS5GOOYS7rAfro9j-Aw&sa=X&oi=book_result&ct=result&resnum=10&ved=0CGYQ6AEwCQ#v=onepage&q=Thommanon%20Cambodia&f=false. Retrieved 2010-04-02. 
  5. 5,0 5,1 Angkor Temple Guide: Thommanon. Canby Publications. 2010-03-30 тикшерелгән.
  6. Thommanon Temple (built mid 12th-century. Asian Historical Architecture. 2010-03-31 тикшерелгән.
  7. Colet, John; Joshua Eliot; Abigail Vertigan (2002). Cambodia handbook. Footprint Travel Guides. p. 134. ISBN 1-903471-40-0. https://books.google.com/books?id=3nVUxKL29ZwC&pg=PA134&dq=Thommanon+Cambodia&hl=en&ei=X8KyS5GOOYS7rAfro9j-Aw&sa=X&oi=book_result&ct=result&resnum=5&ved=0CFAQ6AEwBA#v=onepage&q=Thommanon%20Cambodia&f=false. Retrieved 2010-04-02. 

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]