Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Тәбрис Мөдәррис улы Яруллин |
Туган | 21 сентябрь 1986 (38 яшь) ССРБ, РСФСР, Әтнә районы, Ары |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Җефет | Аида Яруллина |
Балалар | улы Ризаэтдин, кызы Хәят |
Ата-ана |
|
Сайт | https://vk.com/tabrisss |
Тәбрис Яруллин, Тәбрис Мөдәррис улы Яруллин (1986 елның 21 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Әтнә районы, Ары) ― 2012―2019 елларда Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе. 2020―2024 елларда Милли китапханә директоры урынбасары. 2024 елның сентябреннән Казанның Мәскәү базары арт-директоры[1]
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1986 елның 21 сентябрендә ТАССРның Әтнә районы Ары авылында туа.
2008 елда Казан дәүләт технология университетын тәмамлый.
2010―2012 елларда Бөтендөнья татар конгрессының рәис урынбасары.
2012―2019 елларда Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе.
2020 елның августыннан 2024 елның сентябренә кадәр ― Татарстан милли китапханәсенең мөдир урынбасары.
2024 елның сентябреннән ― Казанның Мәскәү базарында көнкүреш культурасы белән бәйле яңа проект җитәкчесе (арт-директор)[2][1].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 Рузилә Мөхәммәтова. Тәбрис Яруллин Мәскәү базарына эшкә чыккан. Татар-информ, 10.09.2024
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Тәбрис Яруллин Милли китапханәдәге вазифасыннан китте. Татар-информ, 3.09.2024
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- "Тәбрис Яруллинның китүе яшьләргә басым буларак кабул ителә". Римма Әбдрәшитова, Азатлык радиосы, 13 июнь 2019
- Тәбрис Яруллин: «Татар теле ахырзаманга кадәр яшәячәк». Шәһри Казан, 24 июль 2018
- Тәбрис Яруллин: «Хатынны әни сайлады». Гөлүсә Закирова, "Мәгариф" журналы, 15.02.2016