Тәлгать Вәлиуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәлгать Вәлиуллин latin yazuında])

Балачгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вәлиуллин Тәлгать Вәлиулла улы Түнтәр авылнда 1937 елның 24 октябрендә туган. 1952 елда Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм колхозда атлы йөк ташучы булып эшли. У сугыш чоры баласы гына түгел, ә сугыш ятиме дә. Балачактан, 7-8 яшеннән ул колхоз эшендә булган, Сугыш елларында һәм сөгыштан соңгы елларда атлы ургыч белән көне-төне басуда ашлык уруда, ындырда ашлык сугуда катнашкан

Төп хезмәт еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Т.Вәлиуллин 1956-1959 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач  Балтач РТСы каршындагы тракторчылар хәзерләү курсларын үтә, 1960 елда «Дружба» колхозында тракторчы булып эшли башлый һәм бөтен хезмәт юлын игенче хезмәтенә багышлый. Ул гомер буена чылбырлы "ДТ" тракторында бульдозер тагылмасы белән эшләде. Колхоз тормышында иң катлаулы эшләрне аңа тапшырдылар. балтач районы буенча юллар өчен полотналар күтәргәндә ел саен ул бик нәтиҗәле эшләде.

Т.Вәлиуллин районыбызның иң нәтиҗәле, иҗади эшләүче механизаторларының берсе булды. Игенче хезмәте өчен үтә дә  җаваплы булган мәсьәләгә — эшнең югары сыйфатлы булуына һәрдаим зур игътибар бирде. Менә шушы төгәллеге, төпле җир кешесе була белүе белән күпләргә үрнәк булды.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәлгать авыл кызы Дамирага өйләнеп (ул да сугыш ятиме) гаиләдә 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Инсафлы, тәрбияле, эшчән балалары да матур гаиләләр кордылар. Ике уллары хәзерге вакытта авылыбызның тырыш механизаторлары. Калган уллары да тырыш, хезмәт сөючән механизатор, завод эшчесе. Гомумән бу нәсел кешеләре авылыбызда үрнәк булып торалар.

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алдынгы механизатор  Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Мактау Таныклыгы, «Тугызынчы бишьеллык батыры» билгесе белән бүләкләнде. 1977 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булды. 1986 елда Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме бирелде. Т.Вәлиуллин 2020 елда вафат булды һәм Түнтәр зиратында җирләнде

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008.

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021.

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат), 1 том, 2006.