Тәлгать Мостафин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәлгать Мостафин latin yazuında])

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елның 3 июлендә Түнтәр авылында туган. 1944 елда Түнтәр җидееллык мәктәбен, 1947 елда Арча педагогия училищесын тәмамлый. 1949 елга кадәр туган авылында балалар укыта. 1949-1954 елларда—Чепья районы мәгариф бүлеге инспекторы. 1955-1957 елларда КПССның Чепья райкомының политмәгариф кабинеты мөдире була.

Партия эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957-1961 елларда Казанда Югары партия мәктәбендә укый. 1961-1979 елларда Балтач һәм Арча районнарында партиянең район комитеты инструкторы, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире булып эшли. 1979 елда хезмәт ияләре депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә, социаль-мәдәни тармакларга җитәкчелек итә.

1981-1990 елларда Т.Мостафин Арча районының «Коммунизмга» (соңыннан «Арча хәбәрләре») газетасының редакторы булып эшли.

1990 елдан—лаеклы ялда.

Җәмәгать эшчәнлеге һәм дәрәҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Т.Мостафин хезмәт елларында һәм хезмәт ветераны буларак күп җәмәгать эшләре башкара. Хезмәте һәм җәмәгать тормышындагы активлыгы белән халыкның тирән ихтирамын казана.1965-1989 еллар дәвамында күп мәртәбә Арча район Советына депутат итеп сайлана, партиянең Арча район коитеты әгъзасы, аның бюро әгъзасы була.

Т.Мостафинның хезмәте Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем, медальләр һәм күпсанлы югары дәрәҗәле Мактау Таныклыклары белән бәяләнде.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008.

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021.

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат), 1 том, 2006.