Тәлгать Нәҗмиев
Тәлгать Нәҗмиев | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Тәлгать Самат улы Нәҗмиев |
Туган | 1 март 1950 СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Байлангар |
Үлгән | 4 октябрь 2014 (64 яшь) РФ, ТР, Саба районы, Байлар Сабасы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | язучы, журналист |
Җефет | Лемара (Фатыйхова) |
Балалар | улы Нияз, кызы Гөлназ |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җɵмһүрᴎят журналистларының Х. Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, «Бәллүр каләм» призы иясе. |
Тәлгать Самат улы Нәҗмиев — татар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җɵмһүрᴎят журналистларының Х. Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, «Бәллүр каләм» призы иясе. 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тәлгать Нәҗмиев 1950 елның 1 мартында Татарстанның Кукмара районы Байлангар авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1969-1972 елларда Сәвит әрмесе сафларында хезмәт итә, кайткач Саба районының мәдәният бүлегендә автоклуб мөдире булып эшли. Шәмәрдән эшче-яшьләр кичке мәктәбендә укып, аттестат ала. Казан дәүләт университетыныж татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган (читтән торып уку бүлеген, 1973—1978).
1972-1975 елларда районда җирле тапшырулар оештыра. Аннары КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы итеп күчерелә.
Тәлгать Нәҗмиев 1981 елда «Җиңү байрагы» (хәзерге «Саба таңнары») газетасы мөхәррире итеп билгеләнә һәм бу вазыйфаны 2008 елга кадәр алып бара.
Аның «Җирдә калсын эзләрең», «Керик әле Саба урманнарына», «Яшә, Саба-Йорт!», «Туган туфрак кадере», «Саба шагыйрьләре», «Сабаларда эчәр суым булгач» китаплары дөнья күрде.
2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
2014 елның 4 октәбрендә вафат[1], Байлар Сабасы зиратында җирләнде.
Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татар календаре, 2010. «Мәгариф нәшрияты», Казан.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Язучы-публицист, журналист Тәлгать Нәҗмиев вафат
- Тәлгат Самат улы Нәҗмиев (1950-2014). «Саба таңнары», 8.10.2014
- Төп басма китаплары. Иҗаты турында мәкаләләр исемлеге. matbugat.ru
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Язучы-публицист, журналист Тәлгать Нәҗмиев вафат. matbugat.ru, 04.10.2014
- 1 март көнне туганнар
- 1950 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Кукмара районында туганнар
- 4 октябрь көнне вафатлар
- 2014 елда вафатлар
- Саба районында вафатлар
- Татар язучылары
- Татар журналистлары
- Татарстан язучылары
- Татарстан журналистлары
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Мөхәррирләр
- Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Хөсәен Ямашев премиясе лауреатлары
- «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләре