Тәлгать Әхмәдишин
Тәлгать Әхмәдишин | |
---|---|
Туган телдә исем | Тәлгать Яүдәт улы Әхмәдишин |
Туган | 15 гыйнвар 1961 (62 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Әгерҗе районы, Иж-Бубый авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | сәясәтче |
Җефет | Гөлгенә Әхмәдишина |
Тәлгать Әхмәдишин - сәясәтче, татар милли хәрәкәтенең активисты. 1961 елның 15 гыйнварында ТАССРның Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында туган. "Азатлык" татар яшьләре берлегенә нигез салган һәм 1992 елдан 2005 елга кадәр җитәкләгән. Халыкара төрки яшьләр берлегенең беренче рәисе, соңыннан шәрәфле президенты. Чаллы шәһәрендә Әгерҗе якташлар оешмасын җитәкләде. 2000-2019 елдарда «Азатлык» һәм «Якташлар авазы» газеталарын чыгарган.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Тәлгать Әхмәдишин: "Артыбызда халык бар иде, шуңа үзебезне көчле хис иттек". Азатлык радиосы, 24 август 2020
- Тәлгать Әхмәдишин: «Кыю татарларны гына чын татар дип әйтеп була». Гөлназ Хәбибуллина, Интертат, 15 Гыйнвар 2021
- Тәлгать Әхмәдишин: “РӘХМӘТ ИШЕТЕР ӨЧЕН КИЛМӘДЕК”. Римма Бикмөхәммәтова, Ирек мәйданы, № 5, 01.08.2008