Эчтәлеккә күчү

Тәлгать Таҗетдин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәлгать Таҗетдин latin yazuında])
(Тәлгат Таҗетдин битеннән юнәлтелде)
Тәлгать Таҗетдин
Туган телдә исем Тәлгать Сафа улы Таҗиев
Туган 12 октябрь 1948(1948-10-12) (75 яшь)
Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мир-Гарәп мәдрәсәсе[d] һәм Әл-Әзһәр университеты
Һөнәре Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти
Җефет Сания Габдерәүф кызы
Балалар Наилә, Зөлфия, Зөфәр, Мөхаммәт һәм Гомәр
Бүләк һәм премияләре 4нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены — 2013 Хөрмәт ордены (РФ) — 2008 Дуслык ордены (РФ) — 1998Салават Юлаев ордены — 2020 «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены — 2022 Г. Аксаков ордены (БР) - 2023

 Тәлгать Таҗетдин Викиҗыентыкта

Тәлгать Сафа улы Таҗетдин (12 октябрь 1948, Казан) — Совет һәм Россия дини һәм җәмәгать эшлеклесе, мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие, 1990 елдан Шәех әл-Ислам (Ислам мәсьәләләре буенча илдә иң югары вазифаи зат). Уфа районының мактаулы гражданы (2022).

Тәлгать Сафа улы 1948 елның 12 октябрендә Казанда татар гаиләсендә туа.[1] Әтисе — йөк машинасы йөртүче, әнисе заводта эшләгән.

1966 елда Бохарадагы «Гарәп дөньясы» мәдрәсәсенә укырга керә, анда югары дини белем ала, 1973 елда кызыл диплом белән тәмамлый.

1978 елда Каһирәдә урнашкан әл-Әзһәр ислам университетында белем ала. Казанның «Әл Мәрҗани» Җәмигъ мәчетенең икенче имам-хатибы итеп 1973 елда cайланган, беренче имам-хатиб итеп — 1978 елда.

1980 елның 19 июнендә Уфада урнашкан Үзәк диния нәзарәте рәисе һәм мөфти итеп сайлана.

  • 1998 — Дуслык ордены (РФ)
  • 2008 — Хөрмәт ордены (РФ)
  • 2008 — Халыклар дуслыгы ордены (БР)
  • 2008 — 2нче дәрәҗә Изге кенәз Даниил Мәскәүле ордены (РПЦ)
  • 2013 — 4нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (РФ)
  • 2013 — 2нче дәрәҗә Дан һәм Намус ордены (РПЦ)
  • 2018 — «Башкортстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен» ордены (БР)
  • 2018 — Дуслык ордены (ТР)[2]
  • 2018 — «Дан, Намус һәм Дәрәҗә» Әл-Гыйззәт ордены (ҮМДН)
  • 2018 — 1нче дәрәҗә Дан һәм Намус ордены (РПЦ) һ. б.
  • 2020 — Салават Юлаев ордены — «баш мөфти итеп сайлануына 40 ел тулу уңаеннан»[3][4]
  • 2022 – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденырухи мәдәниятне үстерүгә, милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны һәм тынычлыкны нытыгуга зур өлеш кертүе өчен [5]
  • 2022 ― Уфа районының мактаулы гражданы[6]
  • 2023 ― РФ Президенты Рәхмәте ― Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрүдә күрсәткән хезмәтләре өчен[7]
  • 2023 ― Григорий Аксаков ордены (Башкортстан) ― милләтара, конфессияара тынычлык һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен[8][9]
  1. ТАЛГАТ ТАДЖУТДИН
  2. Рөстәм Миңнеханов Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдингә «Дуслык» ордены тапшырды.(үле сылтама) Татар-информ, 5.03.2019
  3. Радий Хәбиров Тәлгать Таҗетдинны 40 ел баш мөфти булып торуы уңаеннан котлады. Азатлык радиосы, 19.06.2020
  4. Глава ЦДУМ России Талгат Таджуддин отмечает свое 40-летие на посту Верховного муфтия. ИА «Башинформ», 19.06.2020(рус.)
  5. Гөлнар Гарифуллина. Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татар-информ, 20.05.2022
  6. Эдуард Кускарбәков. Мосолмандарҙың Үҙәк диниә назараты рәйесе Тәлғәт Тажетдинға Өфө районының почетлы гражданы исеме бирелде. ИА Башинформ, 3.11.2022(башк.)
  7. Верховный муфтий Талгат Таджуддин награждён благодарностью президента РФ. ИА «Башинформ», 11.09.2023(рус.)
  8. Тәлгать Таҗетдин РФ Президентының Рәхмәт хатына һәм Григорий Аксаков орденына лаек булды. Татар-информ, 8.11.2023
  9. Азат Гиззатуллин. Талгат Таджуддин удостоен благодарности Президента России и ордена Григория Аксакова. ИА «Башинформ», 8.11.2023

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]