Тәнзилә Дәүләтбирдина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәнзилә Дәүләтбирдина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тәнзилә Дәүләтбирдина
Т.С.Дәүләтбирдина.jpg
Тугач бирелгән исеме: Тәнзилә Салих кызы Дәүләтбирдина
Туу датасы: 3 август 1964(1964-08-03) (56 яшь)
Туу урыны: ССРБ, Pəcəй Cәвᴎт Федератив Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте, Башкорᴛ Aʙᴛoнoмияле Cәвᴎт Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте, Белорет районы, Тимер
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрә, журналист
Иҗат итү еллары: 1983 — х. в.
Юнәлеш: поэзия, драматургия, публицистика
Жанр: поэма, пьеса, шигырь
Иҗат итү теле: башкорт
Премияләр: Шәехзадә Бабич премиясе
БР атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәнзилә Дәүләтбирдина, Тәнзилә Салих кызы Дәүләтбирдина (баш. Тәнзилә Сәлих ҡыҙы Дәүләтбирҙина, 1964 елның 3 aугыcы, ССРБ, Pəcəй Cәвᴎт Федератив Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте, Башкорᴛ Aʙᴛoнoмияле Cәвᴎт Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте, Белорет районы, Тимер) — шагыйрә, драматург, журналист, БР Язучылар (1992) һәм Журналистлар (2006) берлекләре әгъзасы. БР яшьләренең Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты (1997), БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2014).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964 елның 3 aугыcында Белорет (хәзерге Бөрҗән) районы Тимер авылында укытучы гаиләсендә туган. Композитор Газиз Дәүләтбирдинның сеңлесе. Бөрҗән районы Иске Монасыйп авылы урта мәктәбен (1981), Башкорт дәүләт үнивирcиᴛиᴛеның филология бүлеген (1986) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986—1987 елларда җɵмһүрᴎят халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эше гыйльми-методик үзәгенең библиография бүлегендә эшли.

1987—1993 елларда «Пионер» (хәзерге «Аманат») журналында хезмәт итә.

1994 елдан башлап, Башкортстан дәүләт телерадиоширкәте журналисты.

2001 елда «Атна» (Аҙна, Неделә) нәшрият йортында эшли.

2002 елдан З. Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында: 2003 елдан мөхәрририят мөдире, 2004 елдан баш мөхәррир урынбасары.

2005—2007 елларда — «Башкортстан укытучысы» (Башҡортостан уҡытыусыһы) журналының баш мөхәррире.

2007—2009 елларда — Башкортстанның Китап палатасы дириκтьıры.

2010—2020 елларда БР Урман хуҗалыгы министрлыгында әйдәп баручы киңәшче вазифасында эшли.

2020 елның мартыннан — «Ватандаш» журналының әдәбият бүлеге мөдире[1].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Тел генәм»

Сөйдергән дә, көйдергән дә
Гөлдәй асыл тел генәм!
Сандугачтай сайрар кошым
Җилфер, җилфер җил генәм,
Әй тел генәм, тел генәм.

Ил генәмнең йөзек кашы,
Халкымның күз карасы.
Эзли күрче, таба күрче
Телне яклар чарасын.

Ата-бабам мирас иткән
Байлыгының иң мулын.
Аңга сеңгән сөекле тел,
Хәзинәгә тиң булып.

Бетмәслек бай хәзинәгә
Зыян салмасын яшьләр.
Алар белсә тел кадерен –
Милләтем дә мең яшәр![2]
Тәнзилә Дәүләтбирдина

1980-еллар башыннан поэзия жанрында эшләп килә. Мәктәп һәм студент елларында ук шигырьләре җɵмһүрᴎят газета-журналларында дөнья күрә. 1989 елда «Тау сукмагы» (Тау һуҡмағы) исемле беренче шигырь җыентыгы басылып чыккан. «Кыз хәтере» (Ҡыҙ хәтере, 1992), «Мин кем?» (1997), «Кояшлы җыр» (Ҡояшлы йыр, 2003), «Җәй кызы» (Йәй ҡыҙы, 2008), «Канатлы йөрәк» (Ҡанатлы йөрәк, 2014) исемле җыентыкларында урын алган шигырь-поэмаларында aвтыp заман сулышын сизгер тоя һәм көнүзәк мәсьәләләрне күтәрә, әсәрләрендә ил һәм халык киләчәге өчен борчылу мотивлары өстенлек итә.

Лирик-фәлсәфи шигырь-поэмаларында aвтыp кешенең җирдәге билгеләнеше, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, кешенең табигать белән бәйләнеше хакында уйлана, тормыш асылына төшенергә омтыла.

Нечкә лиризм белән сугарылған, югары гражданлык рухында язылган әсәрләре ихласлыгы белән күңелне яулый. Әсәрләренә милли колорит хас. Шагыйрәнең поэмалары гадәти булмаган сүжетҡа корыла. Алар көчле тойгы, сызлану, уйланулардан яралган кебек.

Т. Дәүләтбирдина тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли: Владимир Высоцкий, Александр Пушкин, Марина Цветаева һ. б. шигырьләрен башкорт теленә тәрҗемә иткән.

Драматургия өлкәсендә дә үзен таныта: «Минем гаиләм» (Минең ғаиләм) пьесасы — М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма ᴛияᴛырында, «Югалту» (Юғалтыу) пьесасы Сибай башкорт драма ᴛияᴛыры сәхнәсендә куелган.

Т. Дәүләтбирдина шигырьләренә композиторлар Салават Низаметдинов, Газиз Дәүләтбирдин (бертуган абыйсы), Ришат Сәгыйтов, Салават Сәлмәнов һ. б. җырлар иҗат иткән.

Күп кенә әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителгән һәм Pәсәй халыклары телләрендәге журналларда һәм газеталарда, шулай ук Евразия Язучылар берлегенең «Кардәш каләмнәр» әдәби журналында басыла.

2012 елда Төркиянең Чанаккале(рус.) шәһәрендә узган IV Халыкара шигърият форумында катнаша. Азәрбайҗан шагыйре Мамед Исмаил Т. Дәүләтбирдина шигырьләрен төрек теленә тәрҗемә итү теләген белдерә.

2014 елда Искешәһәрдә (Төркия) үткән төрки дөнья әдәби журналлары редакторларының IV конгрессында Тәнзилә Дәүләтбирдина төрки телле дәүләтләрнең Язучылар Берлеге cастaфына керә[3].

2020 елда З. Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты тарафыннан «Көзге алмалар» (Ɵфə: Китап, 2019) хикәяләр, пьеса, поэма, шигырьләр җыентыгы өчен Салават Юлаев премиясенә тәкъдим ителә[4].

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тау сукмагы. Ɵфə, 1989.(башк.)
  • Кыз хәтере. Ɵфə, 1992.(башк.)
  • Мин кем? Ɵфə, 1997.(башк.)
  • Кояшлы җыр. Ɵфə, 2003.(башк.)
  • Җәй кызы. Ɵфə, 2008.(башк.)
  • Канатлы йөрәк. Ɵфə, 2014.(башк.)
  • Көзге алмалар. Ɵфə: Китап, 2019.(башк.)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1997 — БР яшьләренең Шәехзадә Бабич премиясе«Мин кем?» җыентыгы (1997) өчен
  • 2014 — БР атказанган мәдәният хезмәткәре
  • М. Кашгарый исемендәге Халыкара хикәяләр, Кайгысуз Абдал исемендәге Халыкара шигърият (Төркия) конкурслары лауреаты[5]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

башкорт телендәге әсәрләре

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]