Тәнзилә Килдебәкова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәнзилә Килдебәкова latin yazuında])
Тәнзилә Килдебәкова
Туган 15 март 1939(1939-03-15)
Уфа, РСФСР, СССР
Үлгән 2 март 2015(2015-03-02) (75 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  РСФСР
Һөнәре телбелгеч, преподаватель лингвистики
Гыйльми дәрәҗә: фәннәр докторы[d]

Тәнзилә Килдебәкова (15 март 1939 ел — 2 март 2015 ел), тел белгече, югары мәктәп укытучысы. Филология фәннәре докторы (1987), профессор (1990). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1999), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2003).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәнзилә Әсхәт кызы Килдебәкова 1939 елның 15 мартында Уфа шәһәрендә туган.

1961 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый һәм шунда ук эшли башлый.

19651967 елларда Стәрлетамак педагогия институтында эшли.

19771978 елларда Монголиядә Улан-Батор университетында укыта.

19901995 елларда Башкорт дәүләт университетының гомуми һәм чагыштырма‑тарихи тел гыйлеме кафедра мөдире.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре: функциональ лингвистика, когнитив лингвистика, лексикография, контрастив лингвистика. Ул функциональ грамматика, тел функцияләре һәм номинация типологиясе мәсьәләләрен өйрәнгән; дөнья тел картинасын чагылдырган мохитләрнең функциональ‑семантик теориясе һәм когнитив сүзлектә рус теле, башкорт теле, инглиз теле, француз теле мисаллары нигезендә тел материалын җыю һәм бирү принципларын эшләгән.

«Рус теленең функциональ‑когнитив идеографик сүзлеге» («Функционально-когнитивный идеографический словарь русского языка», 2 бүлектә, 2007), «Рус теленең функциональ‑когнитив сүзлеге (Дөнья тел картинасы)» [«Функционально‑когнитивный словарь русского языка (Языковая картина мира)», 2011-13] проектының авторы һәм төп төзүчесе (Г. В.Гафарова белән бергә).

Утыздан артык ике телле (урысча‑башкортча, урысча‑инглизчә, урысча‑французча) когнитив сүзлекләр авторы.

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Когнитивные аспекты лексической системы языка. Уфа, 1998 (авторд.).
    • Теоретические основы и принципы составления функционально-когнитивного словаря. Уфа, 2003 (авторд.).
    • Функциональный аспект словообразования русского языка. СПб., 2007 (авторд.).
  • 200‑дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән вузлар өчен дәреслекләр һәм уку әсбаплары[1]

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесее (1999).
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2003).

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Проект:Башкорт ДУ/Исемлек

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Килдебәкова Тәнзилә Әсхәт ҡыҙы архив күчермәсе, Archived from the original on 2016-04-22, retrieved 2021-11-28 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Килдебәкова Тәнзилә Әсхәт кызы [1] 2016 елның 22 апрель көнендә архивланган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БДУ-ның Мактаулы профессорлары һәм докторлары [2] 2019 елның 16 март көнендә архивланган.