Эчтәлеккә күчү

Тәнкыйди фикерләү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәнкыйди фикерләү latin yazuında])
Тәнкыйди фикерләү
Моңа өлешчә туры килә reflective practice[d]
 Тәнкыйди фикерләү Викиҗыентыкта

Тәнкыйди фикерләү (рус. критическое мышление) — әйберләрне тәнкыйди күзлектән, ә вакыйгаларны нигезле нәтиҗәләргә таянып анализлау өчен кулланыла торган хөкемнәр (фикер йөртү) системасы. Ул нигезле бәяләмәләр һәм интерпретацияләр ясарга, шәрехләр бирергә һәм алынган нәтиҗәләрне төрле ситуацияләргә һәм проблемаларга карата дөрес итеп кулланырга мөмкинлек бирә. Гомумән алганда, тәнкыйди фикерләү дигәндә, тәнкыйдигә кадәрге фикерләүдән югарырак дәрәҗәдә торган фикерләү күздә тотыла.

Теге яки бу җәмгыятьтә фикерләүнең тәнкыйди дәрәҗәсенә күчү — әлеге җәмгыятьнең цивилизацион үсеше өчен кирәкле алшарт, дигән фикер яши.

Тар мәгънәдә тәнкыйди фикерләү "расламаларны дөрес бәяләү"не аңлата. Ул шулай ук «фикерләү турында фикерләү» дип тә характерлана. Киң таралган билгеләмәләрнең берсе: «Нәрсәгә ышанырга һәм нәрсә эшләргә дигән карар кабул итүгә юнәлтелгән акыллы рефлексив фикерләү».

Төгәлрәк билгеләмә исә: «Күзәтү, тәҗрибә, уйлану яки коммуникация аша алынган яисә барлыкка килгән мәгълүматны актив һәм оста анализлау, концептуальләштерү, куллану, синтезлау һәм бәяләүнең интеллектуаль тәртипкә салынган процессы. Ул ышану һәм гамәл өчен ориентир булып тора».

«Тәнкыйди фикерләү» термины фәлсәфәче Дж. Дьюидан[ru] башлана, ул бу терминны күбрәк «рефлектив фикерләү» дип кулланган: «ул китерә торган нәтиҗәләрне һәм аны раслаучы нигезләр яктылыгында һәркайсы ышануны яки белемнең фаразланган формасын актив, эзлекле һәм сак карап чыгу».

Тәнкыйди фикерләүнең нәрсә икәнен яхшырак аныклау өчен, Ричард Пол (1995) тәнкыйди фикерләүне зәгыйфь (көчсез) һәм көчле төрләргә бүләргә тәкъдим итте. Ул зәгыйфь мәгънәдәге тәнкыйди фикерләүне югары квалификацияле, ләкин эгоистик мотивларга ия булган, үз мәнфәгатьләре белән генә мәшгуль һәм үз гамәлләренең әхлакый нәтиҗәләре турында җитди уйламый торган псевдоинтеллектуалның фикерләве итеп билгели. Андый фикер йөртүче кеше еш кына югары белемле була, ләкин үз белемнәрен гаделсез һәм эгоистик максатларга ирешү өчен куллана.

Көчле мәгънәдәге тәнкыйди фикерләү исә — проблемаларның эчке логикасына үтеп керергә, аларны эгоцентрик яки социоцентрик тайпылышсыз, объектив рәвештә өйрәнергә омтылучы шәхес фикерләве. Бу мәгънәдә тәнкыйди фикерләү хакыйкатькә илтүче юлда булган киртәләрне ихлас күңелдән җиңеп чыгуга юнәлдерелә.

Психолог Дайана Халперн (ингл. en:Diane F. Halpern) тәнкыйди фикерләүне контрольдә тотучанлыгы, нигезлелеге һәм максатчанлыгы белән аерылып торган танып-белү ысуллары буларак аңлата. Әлеге ысуллар көтелгән ахыргы нәтиҗәгә ирешү ихтималын арттыра, шулай ук мәсьәләләр чишкәндә, нәтиҗәләр чыгарганда, ихтималлыкны бәяләгәндә һәм карарлар кабул иткәндә кулланыла. Бу ысуллар конкрет ситуация яисә чишелә торган мәсьәлә төре өчен нигезле һәм нәтиҗәле булган күнекмәләр таләп итә. Психолог шуны өсти: тәнкыйди фикерләү өчен логик фикер йөртүләр төзү, үзара килештерелгән логик модельләр булдыру һәм ниндидер бер хөкемне кире кагу, аның белән килешү яки аны карауны вакытлыча кичектереп торуга кагылышлы нигезле карарлар кабул итү хас. Бу билгеләмәләрнең барысы да конкрет танып-белү (когнитив) мәсьәләсен чишүгә юнәлтелгән булырга тиешле психик активлыкны күздә тота.

Тәнкыйди фикерләү өчен кирәкле төп күнекмәләр җыелмасы үз эченә күзәтүчәнлекне, шәрехләү, анализлау, нәтиҗәләр чыгару һәм бәяләмәләр бирү сәләтен ала. Тәнкыйди фикерләү мантыйкны куллана, шулай ук метабелемгә һәм ачыклык, чынбарлыкка туры килү, төгәллек, әһәмиятлелек, тирәнлек, карашлар киңлеге һәм гаделлек кебек киң интеллектуальлек критерийларына таяна. Иҗади күзаллау, кыйммәтләр һәм азрак дәрәҗәдә чагылган хислелек тә тәнкыйди фикерләүнең состав өлешләре булып тора.

Заманча тикшеренүчеләрнең берсе Р. Эннис идеаль тәнкыйди фикер иясенең төп һәм иң мөһим диспозицияләре, ягъни установкалары (омтылышлары) сыйфатында түбәндәгеләрне атый:

  • фикерне ачык итеп белдерү;
  • нигезләр эзләү;
  • хәбәрдар (мәгълүмат белән таныш) булырга тырышу;
  • альтернативалар эзләү;
  • ачык зиһенле булу;
  • нигезләр җитмәгәндә хөкем йөртүдән тыелып тору һәм башкалар

Шулай ук тәнкыйди фикерләүнең ике төп компонентын аерып күрсәтәләр:

  1. Эчке сыйфатлар (үз ышануларың өчен нигезләр эзләү, кызыксынучан булу, авторитетка каршы чыгарга әзер булу, интеллектуаль автономия күрсәтү);
  2. Күнекмәләр һәм осталык (аргументларны ачыклау, аргументларны бәяләү, ышануларны бәяләү, альтернативалар тәкъдим итү, нәтиҗәләр чыгару, софизмнарны таный белү һәм когнитив тайпылышлар белән көрәшү).

Тәнкыйди фикерләүне тикшерүгә юнәлдерелгән ысуллар (карашлар) бар, аларны шулай ук ике төркемгә бүләргә мөмкин:

  1. интеллектуаль яктан «дөрес» һәм «дөрес булмаган» доксастик (ышануга нигезләнгән) установкаларны тикшерүчеләр (эпистемология һәм мәгариф фәлсәфәсе);
  2. тәнкыйди фикерләүче кешегә хас булган интеллектуаль осталык һәм күнекмәләрне тикшерүчеләр (мантыйк, аргументация теориясе, психология).

Шулай итеп, тәнкыйди фикерләү фәлсәфә, логика, педагогика һәм психологиянең бер өлешен үз эченә алган дисциплинаара тикшеренүләр юнәлешен тәшкил итә. Дж. Дьюи үзе еш кына классик фәлсәфәчеләрнең цитаталарын китергән, чөнки нәкъ менә фәлсәфә тарихында без тәнкыйди фикерләү үрнәкләрен һәм фикерләвебезне камилләштерүгә багышланган махсус трактатларны табабыз. Эш шунда ки, фәлсәфә ул — «тикшеренү программалары» алмашынуыннан башка әйбер түгел. Төрле вакытта теге яки бу фикер ияләре тарафыннан тәкъдим ителгән төрле тикшеренү программалары контекстыннан тыш «фикерләү нәрсә ул?» дигән сорау бирү мәгънәсез.

Традицион рәвештә тәнкыйди фикерләү төрлечә билгеләнә:

  • «Җавап яисә нәтиҗәгә ирешү өчен мәгълүматны актив һәм оста куллану, аңлау, анализлау, синтезлау һәм бәяләү процессы»
  • «Дәлилләр белән расланган, ачык, рациональ, алдан уйламаган һәм тәртипкә салынган фикерләү»
  • «Дәлилләнгән сәбәпләргә таянып, интерпретацияләр, анализлар, бәяләүләр һәм нәтиҗәләр ясарга ярдәм итә торган аңлы һәм максатчан фикерләү»
  • «Ышануларыбызны формалаштырганда акылдан файдалану бурычын үз эченә ала»
  • Рефлексив скептицизм белән эшчәнлеккә омтылыш һәм күнекмәләр (McPeck, 1981)
  • Үз фикерләвеңне оештыру һәм ачыклау, аның нәтиҗәлелеген арттыру, фикерләвеңдәге хаталарны һәм алдан формалашкан карашларны тану өчен, аның турында уйлану. Тәнкыйди фикерләү — ул «авыр» фикерләү түгел, һәм ул проблемаларны чишүгә юнәлдерелмәгән (үз фикерләвеңне «яхшыртудан» тыш). Тәнкыйди фикерләү фикерләүченең рациональлеген максимальләштерүгә юнәлдерелгән. Тәнкыйди фикерләү проблемаларны чишү өчен кулланылмый — ул фикерләү процессын яхшырту өчен кулланыла.
  • «Җентекле аналитик бәяләүгә нигезләнгән бәя»
  • «Тәнкыйди фикерләү — кешеләрдән рефлексия, шулай ук аларның ышануларын һәм гамәлләрен билгели торган карарлар кабул итүгә игътибарлылык таләп итә торган фикерләү төре. Тәнкыйди фикерләү кешеләргә ныграк нәтиҗәләр ясар өчен, күбрәк мантыйкка таянып нәтиҗәләр чыгарырга, катлаулы мәгълүматны эшкәртергә һәм проблемаларга төрле яктан карарга мөмкинлек бирә»
  • Тәнкыйди фикерләүнең җиде мөһим характеристикасы бар: кызыксынучанлык, төрле якларга ачыклык, системалы фикерләү сәләте, аналитик караш, хакыйкатьтә үҗәтлек, тәнкыйди фикерләүнең үзенә ышану һәм, ниһаять, җитлеккәнлек.
  • Тәнкыйди фикерләүне төрлечә билгеләп булса да, аның төп компоненты — канәгатьләнерлек нәтиҗәгә ирешергә омтылу — буенча уртак килешү бар. Моңа рациональ фикерләү һәм нәтиҗәгә юнәлдерелгән эш ярдәмендә ирешергә кирәк. Халперн фикеренчә, тәнкыйди фикерләү беренче чиратта проблемаларны чишү, исәпләү һәм ихтималлыкларны уңышлы куллану кебек үзләштерелгән сәләтләрне үз эченә ала. Бу шулай ук фикерләү процессын эшкә җигүгә омтылышны да күздә тота. Соңгы вакытта Станович заманча IQ тестларының тәнкыйди фикерләү сәләтен билгеләү мөмкинлеген шик астына куйды.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]