Тәртип FM
«Тәртип FM» | |
Шәһәр |
Казан, Ленская урамы, 10 йорт |
---|---|
Ил | |
Ешлык |
93,5 FM |
Тапшыру зонасы | |
Тапшыру башлау вакыты |
2008 |
Сайт | |
Онлайн-тапшыру |
«Тәртип радиосы», рәсми исеме «Тәртип FM» — Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә 2008 елдан (берничә еллык тәнәфес белән) эшләүче татар радиостанциясе. Башта Казанда һәм чиктәш районнарда 87,8 FM ешлыгында, хәзер 93,5 FM ешлыгында тәүлек буе эшли. Күбесенчә татар халык җырлары, сирәк очрый торган язмалар, югалып барган җырлар, халык җәүһәрләре эфирда яңгырый.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
87,8 FM диапазонында сөйли башлаган “тәртипле” радионың директоры Марат Ибләминов. Ул “Европа плюс” директоры да (ике радио да бер хуҗага карый). Музыкаль редакторы — Камил Бикмөхәммәтев.
Яңа радио моңлы җырларны гына әйләндерә. Күбесе югалып барган җырлар, халык җәүһәрләре. Марат Ибләминов 7 меңләп җырдан торган архивны 10 ел җыйган.
Ләкин соңрак радионың эше туктала, тик 2014 елның 16 апрелендә «Тәртип FM» радиосы 93,5 ешлыгында яңадан эфирга кайтты.
2016 елның азагында Марат Ибляминов һәм Зуфар Ганеевның бу проекттан чыгулары, ешлыкны Казанга Business FM радиосын китерергә теләгән «РуМедиа» ширкәтенә сатулары билгеле булды. FM-радио Башкортстанның Туймазы шәһәренә күчәчәге, Интернетта исә тапшырулар дәвам ителәчәге көтелә.[1][2][3]
2017 елның февраль ае башында Тәртип FM контенты Болгар радиосына тапшырылачагы, һәм аның ешлыкларында эфирга чыгуы дәвам итәчәге хакында мәгълүматлар пәйда булды.[4][5]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ (рус.) Бизнес-Онлайн /Марат Ибляминов: «Судьба «Тартиба» станет лакмусовой бумажкой для татарского общества»
- ↑ Азатлык радиосы веб-сәхифәсе: "Тәртип FM" Башкортстанга да эшчәнлеген җәелдерә
- ↑ Idel.Реалии веб-сәхифәсе: В Башкортостане начнет вещание татарская FM-станция(рус.)
- ↑ «БИЗНЕС Online»: Контент радиостанции «Тартиб» будет передан радио «Болгар»(рус.)
- ↑ «БИЗНЕС Online»: «После переформатирования «Болгар радиосы» неплохо было бы заняться и каналом «ТНВ»(рус.)
Татар радиолары | |||||||||||
Азатлык радиосы | Болгар радиосы | Курай радиосы | Күңел радиосы | Татар радиосы | «Татарстан» радиосы | Тәртип FM | «Китап» |