Тәтеш төбәге тарихы музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәтеш төбәге тарихы музее latin yazuında])
(Тәтеш туган якны өйрәнү музее битеннән юнәлтелде)
Тәтеш төбәге тарихы музее
Нигезләнү датасы 1 декабрь 1919
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Тәтеш районы
Рәсми ачылу датасы 11 июль 1920
Ябык Шимбә, Якшәмбе һәм айның соңгы җомгасы[d]
E-mail mailto:muzeitet@mail.ru
Карта

[1]

Тәтеш төбәге тарихы музее
Нигезләү датасы 1920
Урын 422370 ТР, Тәтеш, Ленин ур., 25.
Директор Наталья Геннадий кызы Понедельникова
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тәтеш төбәге тарихы музее (рус. Музей истории Тетюшского края) — Татарстанның Тәтеш шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Тәтеш төбәге тарихы белән таныштыра.

Филиаллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәтеш шәһәрендә музей оештыру эшен 1910 елда Тәтеш гимназиясе укытучылары башлап җибәрә. Музейның нигезе рәссам А. Ф. Мантель һ. б. РИ рәссамнары картиналары һәм графика әсәрләре тупланмасыннан башлана. Беренче экспонатлар миллиләштерелгән (тартып алынган) хосусый җыентыклар һәм Казаннан һәйкәлләрне саклау фондыннан кайтарылган экспонатлар була. Тәтештә музейның барлыкка килүенә җирле энтузиаст-туган якны өйрәнүче Тәтеш педтехникумы укытучылары: Н. К. Енгурин, И. В. Басманов, рәссам-коллекционер А. Ф. Мантель, танылган галим-тарихчы, археолог Н. Ф. Калинин , ТАССР Үзәк музее хезмәткәре П. Е. Корнилов, инкыйлабчы В. Н. Фигнер зур өлеш керткән.

1919 елның 1 декабрендә нигез салынган. 1920 елның 11 июлендә рәсми рәвештә, Тәтеш кантоны белем бирү бүлеге буларак, «Туган як музее» булып ачыла. Музейга нигез салучы — Н. К. Енгурин (18901972), беренче директоры — китапханә мөдире С. К. Нюберг.

1982 елданТАССР Берләштерелгән Дәүләт музее (2001 елдан ТР милли музее) филиалы, 20062010 еллардаТР Тәтеш районы мәдәният бүлегенә караучы «Тәтеш туган як музее».

2010 елдан — «Тәтеш төбәге тарихы музее» муниципаль бюджеттагы мәдәният оешмасы[2].

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19201925 елларда музей китапханә белән берлектә Халык йортында, 19251930 елларда педтехникум бинасында, 1959 елдан Чембарцевларның Чәй йортында эшләп килә.

2001 елның декабреннән музей Тәтеш һәм Буа шәһәрләренең нәселдән килүче хөрмәтле ватандашы, 1нче гильдия сәүдәгәре Петр Василий улы Серебряковның 1870 елда салынган йортында урнашкан. Әлеге бина — XIX гасырның икенче яртысы архитектура һәйкәле.

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейның гомуми мәйданы 274,7 кв. м., вакытлыча күргәзмәләр мәйданы 52,3 кв. м. Музей фондында 40 494 саклау берәмлеге (2015 ел) исәпләнә. Экспозициядә Тәтеш төбәге тарихы яктыртыла. Тәтеш тарихы XVIIIXIX гасырлар фотосурәтләрендә һәм документларында чагыла. Экспонатлар арасында 20032010 елларда тарих фәннәре кандидаты К. А. Руденко җитәкчелегендә «Тәтеш II» шәһәрчегендә (Вшиха тавы) алып барылган археологик казынулар вакытында табылган табылдыклар, кораллар җыелмасы (XI гасыр көбәсе, Степан Разин(рус.) (1670-1671) һәм Емельян Пугачев (1773-1775) җитәкчелегендәге керәстиян сугышларында катнашкан туплар, XIX гасыр башы Кавалергард полкы кирасасы, XIV гасыр рус укчылары айбалтасы, XVII гасыр протазаны) урын алган. Татар, рус, чуаш, мордва халкының көнкүреш кирәк-яраклары, хатын-кызларның милли киемнәре күрсәтелә.

Тәтеш төбәгенең күренеке шәхесләре — профессор Г. Х. Камай, ССРБ халык рәссамы М. В. Куприянов ( Кукрыниксларның берсе), спортчылар: Олимпия уеннары чемпионнары А. Н. Воробьёв(рус.) (1924-2012), С. А. Дёмина(рус.) , табиблар: фән докторы А. М. Боголюбов, Н. Я. Соколов, чуаш шигъриятенә нигез салучы Михаил Кузьмин-Сеспель, чуаш мәгърифәтчесе И. Я. Яковлев, язучы Тихон Педеркки(чуаш), инкыйлабчы В. Н. Фигнер, опера җырчысы Н. Н. Фигнер, шагыйрә, мөгаллимә Маһруй Мозаффария, шагыйрь В. И. Панаев, рәссам В. М. Заверткин, И. В. Гугоров, И. С. Кузнецов һ. б. турында мәгълүмат тупланган.

Экспозициядә сигез Советлар Берлеге Каһарманы — Тәтеш төбәгендә туучылар турында материал күрсәтелә.

Экскурсияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кече шәһәрләргә зур тарих эзләп. Автобус экскурсиясе. Тәтеш районы тарихы белән танышу.
  • Борынгы Болгар җирендә бар Тәтеш шәһәре. Автобус экскурсиясе. Тәтеш шәһәренең барлыкка килүе һәм үсеш тарихы. «Гаҗәеп кырпы» (рус. Чудо-Белуга) скульптур композициясе, Хәтер Монументы, стендка ату буенча булачак чемпионнар хәзерләү үзәге — С. С. Яруллин исемендәге балалар-яшүсмерләр стендлы ату мәктәбе белән танышу.
  • Борынгы утар серләре. Автобус экскурсиясе. Асылзат Молоствовлар нәселе тарихы һәм Сүле (Долгая Поляна) авылында урнашкан Молоствовлар нәселе утары - Озын Алан утар-комплексы белән танышу.
  • Кунакчыл татар авылы. Автобус экскурсиясе. «Садрия апада» шәхси музеенда булу. XIX гасыр ахыры — ХХ гасыр башы татар йорты мохиты.
  • Чуаш мәгърифәтчесенең туган ягына. Автобус экскурсиясе. Чуаш мәгърифәтчесе Иван Яков улы Яковлевның Күшки-Яңа Тимбай авылындагы мемориаль музеенда, аның туган нигезендә төзелгән кәшәнәдә, Хулаш борынгы шәһәрчегендә, «Изге рухлар» курганында, изге чишмәдә булу.
  • Сәүдәгәрләр Тәтеше. Тәтеш шәһәре урамнары буенча җәяүле экскурсия.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Объекты культурного наследия Тетюшского района РТ (төзүчеләр Панягина Н. Г., Гарустович Н. Г., Старшинина Т. В.). Тәтеш, 2006.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]