Эчтәлеккә күчү

Тәэминә Биктимирова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәэминә Биктимирова latin yazuında])
Тәэминә Биктимирова
Туган телдә исем Тәэминә Әхмәтгали кызы Биктимирова
Туган 12 октябрь 1940(1940-10-12) (85 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Әтнә районы, Яңа Шимбер
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре тарихчы
Эш бирүче А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Бөтендөнья татар конгрессы
Балалар улы Айрат
Ата-ана
  • Әхмәтгали Сәфәров (әти)
  • Шәрифә (әни)
Кардәшләр Әсгать Сәфәрев
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган мәдәният хезмәткәре
«Сөембикә беләзеге»

Тәэминә Биктимирова, Тәэминә Әхмәт (Әхмәтгали[1]) кызы Биктимирова, кыз фамилиясе Сәфәрова (Тамина Ахметовна Биктимирова; 1940 елның 12 октябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әтнә районы, Яңа Шимбер) ― тарихчы галимә, әдәбият белгече, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты (1982), Казан авиация институтының КПСС тарихы кафедрасының өлкән укытучысы, 1997―2013 елларда ― Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2002)[2]. «Сөембикә беләзеге» белән бүләкләнгән (2006).

1940 елның 12 октябрендә Татарстан АССРның Әтнә районы Яңа Шимбер авылында туган[3]. Әтисе ягыннан бабасы авыл советы рәисе Сәфәргали Бәйрәмгали улы Бәйрәмов (1872―1922), әбисе (староста кызы) Бибивәрига Галиулла кызы (1876―1965). Әтисе ― Бөек Ватан сугышында катнашкан Әхмәтгали Сәфәргали улы Сәфәров (1912―1978), Сталинград өчен барган сугышта каты яраланган, сугышка кадәр һәм сугыштан соң күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән. Әнисе Шәрифә. Бертуганнары: Гөлсәгыйдә (1939―2017), Габделәхәт (1947―2004), ата бер, ана икенче туганнары: ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе генерал-лейтенант Әсхәт Әхмәт улы Сәфәров (1961), Әнисә Әхмәт кызы (1963)[1].

Туган авылында башлангыч, Түбән Көек авылында җидееллык һәм Күлле Киме авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга киткән. Башта «Казтранстрой» трестында төзелештә эшләгән. Биеклектән егылып төшеп, умыртка сөягенә зыян салган. Терелгәннән соң, Казан педагогия институтына укырга кергән[1].

1961―1966 елларда КДПИның тарих-филология факультеты студенты.

Хезмәт юлы Казан авиация институты (1992 елдан техник университет) белән тыгыз бәйләнгән. Биредә ул китапханәче, КПСС тарихы кафедрасы өлкән лаборанты булып эшләгән, институтның кичке бүлегендә КПСС тарихыннан семинар-дәресләр алып барган. 1982 елда «Урта Идел буе партия оешмаларының хатын-кызларны социалистик төзелешкә җәлеп итү эшчәнлеге (1910-1926)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаган (гыйльми җитәкчесе профессор Вера Смирнова)[1]. Казан авиация институтының КПСС тарихы кафедрасында өлкән укытучы буларак, 20 елдан артык мөгаллимлек иткән, хезмәттәшләренең һәм студентларның тирән хөрмәтен яулаган.

1993 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына эшкә чакырылган. 1994―1997 елларда БТК Башкарма комитетында референт, аннары бүлек мөдире булган. БТК каршында 1990 елда төзелгән татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының (2014 елдан оешма җитәкчесе Кадрия Идрисова) Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә бүлекчәләре барлыкка килгән [4]. Татар хатын-кызлары арасында фәнни яктан ныклап эш оештырырга кирәк булган. Тәэминә Әхмәт кызының булышлыгы белән шул елларда «Гыйффәт туташ», «Киленбикә» конкурслары үткәрелгән. Татар хатын-кызларының эшчәнлеге турында радиотапшырулар алып барган, туган якның тарихын өйрәнгән[1].

1997 елдан башлап 2013 елга кадәр ТР ФА Тарих институты Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәгендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгән. Дүрт ел Татар педагогик фикере антологиясен төзүдә катнашкан. Ул, эрудицияле һәм хезмәт сөючән галим буларак танылып, йөзләгән татар укытучылары турында архивлардан эзләп, кыйммәтле мәгълүмат туплаган[1].

Татар хатын-кызлары хәрәкәте, исемнәре нахакка онытылган эшлеклеләр (мәсәлән, Хәдичә Ямашева (1881―1952)[5] [6]), ислам дине үсешен өйрәнүгә багышланган 300 дән артык фәнни мәкалә авторы[1]. «Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында», «Сорбоннага кадәр мәгариф баскычлары» [7], «Ил язмышын салып иңнәренә», «Хәтерләрне яңартыйк» һ.б. китаплар бастырып чыгарган[1].

2013 елның июненнән лаеклы ялда, бәйсез тикшеренүче [8].

Төп фәнни хезмәтләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • Деятельность партийных организаций Поволжья по вовлечению женщин в социалистическое строительство (1921-1925) (автореферат, 1982).
  • Минем шәҗәрәм (4нче сыйныф өчен укыту әсбабы). Казан: «Мәгариф», 2002.
  • Женщины-татарки на пути просвещения. Казань, 2002.
  • Ступени образования до Сорбонны. Казань, 2003[9].
  • «Татар хатын-кызлары мәгариф юлында». Казан, 20025.
  • «Тарихыбызда татар кызлары». Казан, 2025. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан нәшер ителгән. Китапта авторның дистә еллар буе матбугатта басылган һәм Татарстан радиосында ясаган чыгышлары урын алган. Әлеге китапларда XIX гасыр ахыры ― XX гасыр башы татар хатын-кызлары мәгърифәте үсеше тарихының төрле аспектлары, Октябрь инкыйлабына кадәрге чорда югары белем алган татарлар, күренекле татар хатын-кызлары турында мәгълүмат урнаштырылган[10].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

1965 елда, КДПИның соңгы курсында кияүгә чыккан. Ире Нариман Биктимиров. Улы Айрат Нариман улы Биктимиров (1967–1994), Казанның 20нче мәктәбен, Казан авиация институтын тәмамлаган, армиядән соң бизнес белән шөгыльләнгән[1].

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 1,8 Гөлназ Шәйхи. Тамырлар. Корни. Казан: ТНК, 2023. ― Б. 34.
  2. Тәэминә Биктимированың китапларының презентациясе булды. Всемирный конгресс татар, 14.10.2025
  3. Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы. Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан
  4. Республиканская общественная организация татарских женщин «Ак калфак». Всемирный конгресс татар
  5. Жизнь по совести Хадичи Ямашевой
  6. Нурия Файзулина.Знаменитая дочь Татарстана.(үле сылтама) «Красное Знамя» (Абакан), 24.10.2016
  7. Биктимирова Т.А. Ступени образования до Сорбонны. Тюрко-Татарский Мир
  8. Тюрко-Татарский Мир: Биктимирова Тамина Ахметовна - старший научный сотрудник, уволилась в июне 2013 г
  9. Биктимирова Т.А. Ступени образования до Сорбонны. Казань: Алма-Лит, 2003. – 184 с.
  10. Юлай Низаев. Тәэминә Биктимирова китаплары тәкъдим ителде: «Моңарчы ныклап язылмаган теманы күтәрдегез». Татар-информ, 14.10.2025