Тәүбә сүрәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәүбә сүрәсе latin yazuında])
Әт-Тәүбә
гарәп. سورة التوبة

Арабский Коран (14мб).pdf
Сүрә (аудио)
Әт-Тәүбә
Исеменең тәрҗемәсе

Тәүбә

Иңү вакыты

Һиҗрәтнең 9 елы

Статистика
Сүрә саны

9

Аятьләренең саны

129

Сүзләре саны

2506

Хәрефләре саны

10873

Алдагы сүрә

Әл-Әнфәл

Киләсе сүрә

Юныс сүрәсе

Тәрҗемә

QuranAcademy.org

Әт-Тәүбә(гар.سورة التوبة - сүрәтүт-тәүбә) - Коръәннең тугызынчынче сүрәсе. Мәдинәдә һиҗрәтнең тугызынчы елында иңә. Аятьләре саны - 129.

Эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сүрәнең башында Аллаһның мөшрикләргә катнашы юк икәнлеге әйтелә. Сүрәдә сугышлар тыелган 4 хәрам ай, мөшрикләр белән төзегән килешүне үтәү кирәклеге (алар беренче булып бозгыйнча) турында сөйләнелә. Сүрәдә Аллаһка якынаюның төп шарты - Аңа һичшиксез ышану икәнлеге әйтелә. Иман бөтен түгел, әгәр дә мөселманнар чын күңелдән Аллаһка һәм Аның Рәсүленә бирелмәсәләр һәм Аллаһ һәм Аның Рәсүле бөтен нәрсәдән һәм бөтенесеннән кадерлерәк булмасалар.

Аллаһ тәккәберлек һәм мактанчыклыкның җиңүне чигендерүләрен әйтә (Хунәйн сугышының нәтиҗәсе - моның ачык мисалы). Бу сүрәдә аллаһ мөшрикләргә Хәрам мәчетенә керүне тыя, чөнки алар нәҗес, чиста түгелләр[1].

Сүрә, сугышка яшкәндә, кичекмәстән анда китрәгә кирәклеген әйтә. Аннары бу сүрәдә нинди дә булса сәбәпле җиһәдтә катнашалмаганнар, өйдә калучылар һәм сугышка чакыру яңгыраганда, икейөзлеләрнең фетнә чыгаруы турында сөйләнелә. Аллаһ шулай ук монда икейөзлеләрнең мөселманнарга тынычлык һәм сугыш вакытындагы мөгамәләсе турында әйтә. Монда икейөзлелек өчен җәза турныда әйтелә: Пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи үәссәләм) алар өчен гафу сораса да, гафу кабул ителмәячәк[2].

Аннан соң җиһәдтә катнашмау өчен нигезле сәбәпләр санап үтелә. Шунда ук Мәдинә тирәләрендә яшәүче гарәпләр турында сөйләнелә - алар икейөзлеләнеп ислам кабул итәләр, ләкин чынлыкта алар һәрдаим сугышта катнашмау өчен сәбәпләр эзләгәннәр.

Тәүбә сүрәсендә кешеләрнең хәле һәм Аллаһка иманга карашлары, монафикълар исламга зыян итү максатында төзегән мәчет тасвирлана.

Аннан соң Аллаһ әлеге сүрәдә чын күңелдән иман китерүчеләр, сугышта сәбәпсез катнашмаучылар һәм аларның тәүбәсе, Аллаһның аларның тәүбәләрен кабул итүе турында сөйли.

Сүрәнең ахырында Аллаһ Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмне кешеләргә Китабны җиткерү өчен һәм Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмнең җибәрелгән кешеләренә карата рәхим-мәрхәмәтсез булырга теләмәвен әйтә. Мөхәммәд (с.а.ү.) - рәхимле, гафу итүчән.


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Коръән(9:28)
  2. Коръән(9:80)

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]