Тәүфикъ Мөхәммәт-Рәхимов
Внешний вид
Тәүфикъ Мөхәммәт-Рәхимов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Тәүфикъ Гали улы Мөхәммәт-Рәхимов |
Туган | 5 гыйнвар 1927 Кызылъяр (Казакъстан) |
Үлгән | 15 март 1992 (65 яшь) Алма-Ата |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | В. И. Ульянов (Ленин) исемендәге Санкт-Петербург дәүләт электротехника университеты |
Һөнәре | электромеханик, хуҗалык җитәкчесе |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() |
Тәүфикъ Мөхәммәт-Рәхимов, Тәүфикъ (Мөхәммәттәүфикъ) Гали улы Мөхәммәт-Рәхимов, рус. Мухамед-Рахимов Тауфик Галеевич (1927-1992) - Казакъстан ССР җирле сәнәгать министры (1977-1979), Казакъстан ССР коммунистлар фиркасе Алма-Ата шәһәр комитетының беренче сәркатибе (1979-1980), Казакъстан ССР министрлар шурасы рәисенең беренче урынбасары (1981-1986).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1927 елның 5 гыйнварында РСФСР Казакъстан АССР (1936 елдан Казакъстан ССР) Акмола губернасы Кызылъяр (Кызылъяр, каз. Qyzyljar) шәһәрендә туган. Ленинград элемтә электротехника институтын тәмамлаган (1949).
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1949 Югары уку йортын тәмамлагач, электромеханик булып эшли.
- 1958-1971 Кызылъяр шәһәрендә төрле хуҗалык һәм фирка вазифаларын башкара: Казакъстан ССР коммунистлар фиркасе (Казакъстан ССР КФ) Кызылъяр шәһәр комитетының инструкторы, икенче сәркатибе, Кызылъяр шәһәр шурасы рәисе, фирка шәһәр комитетының беренче сәркатибе. М.-Рәхимов шәһәр белән җитәкчелек иткән чорда Кызылъярда һава аланы, 3 нче санлы шәһәр хастаханәсе, телестудия, «Казахстан» кинотеатры, Н. Погодин исемендәге өлкә рус драма театры бинасы сафка баса.
- 1971-1973 Казакъстан ССР КФ Төньяк Казакъстан өлкә комитеты сәркатибе.
- 1973-1977 Казакъстан ССР КФ ҮК авыр сәнәгать бүлеге мөдире. Әлеге вазифада чагында Мангышлак ярымутравы табигый файдалы казылмаларын куллану, «Богатырь» кисемен барлыкка китерү, Караганды металлургия комбинатының сәнәгать биналарын киңәйтү, Казакъстан ССР көньягында фосфор заводларын төзү, Җизказган өлкәсендә яңа шахталар ачу турында карар кабул итүдә катнаша.
- 1977-1979 Казакъстан ССР җирле сәнәгать министры.
- 1979-1980 Казакъстан ССР коммунистлар фиркасе Алма-Ата шәһәр комитетының беренче сәркатибе.
- 1981-1986 Казакъстан ССР министрлар шурасы рәисенең беренче урынбасары – Казакъстан ССР Дәүләт планы комитеты (рус. Госплан Казахской ССР) рәисе. Аның кул астында Казакъстан ССРның 1981-1990 елларга икътисад һәм социаль яктан үсеше юнәлешләре, территорияләрнең комплекслы үсеше планнары билгеләнә, планлаштыру һәм идарә итүне камилләштерү буенча эре икътисадый тәҗрибәләр үткәрелә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1971 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1976 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1981 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1959 Хөрмәт Билгесе ордены
- 1966 Хөрмәт Билгесе ордены
- 1977 Казакъстан ССР атказанган сәнәгать хезмәткәре
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Т.Г.М.-Рәхимов «Помни.про» сайтында(үле сылтама)
- [1](үле сылтама)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төркемнәр:
- 5 гыйнвар көнне туганнар
- 1927 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Кызылъярда туганнар
- Казакъстанда туганнар
- 15 март көнне вафатлар
- 1992 елда вафатлар
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Ленинград элемтә электротехника институтын тәмамлаучылар
- Казакъстан ССР атказанган сәнәгать хезмәткәрләре
- Казакъстан татарлары