Төерле полиартериит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төерле полиартериит latin yazuında])
Төерле полиартериит
Сурәт
Саклык белгечлеге Иммунология һәм ревматология[d]
Симптомнар ялкынсыну[1]
Өстәмә тышкы мәгълүматлар чыганагы nanbyou.or.jp/entry/85(яп.)[2]
ICD-9-CM 446.0[1][3]
NCI Thesaurus идентификаторы C26847[1] һәм C26847[3]
 Төерле полиартериит Викиҗыентыкта

Төерле полиартериит (ТПА) — вак һәм уртача артерияләрне зарарлаучы идиопатияле, гомергә янаучы тамырлар коллагенозы. Ир-атлар 3 тапкыр ешрак чирли.

1.    Гомернең 3-6 дистәсендә тахикардия, миалгия, артралгия, бизгәк һәм тән авырлыгын югалту белән билгеләнә.

2.     Билгеләре

• Тире күренешләре: пурпура, гангрена (рәс. 24.5а) һәм челтәрле «мәрмәрле» тире (рәс. 24.5б).

•      Мускуллар хәлсезлеге һәм авырту.

•      Бөерләр зарарлану һәм гипертензия.

•      Йөрәк җитешсезлегенә һәм миокард инфарктына китерә алган йөрәк тамырлары артерииты.

•      Ашказаны-эчәклектән кан китү яки кискен корсакның клиник күренеше.

•      Паралич яисә мультифокаль нейропатия.

1.    Ачыклау сынаулары эозинофилия, гипергаммаглобулинемия һәм тире биопсиясендә тукымалар некрозын ачыклый.

2.    Дәвалау. Кортикостероидлар һәм цитостатикларны системалы куллану.

3.    Офтальмологик күренешләре. Некрозлаучы склерит, периферик җәрәхәтле кератит, орбитаның псевдотуморы, челтәркатлау тамырларының окклюзив периартерииты.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.