Эчтәлеккә күчү

Төмән сөйләше (көнчыгыш диалект)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төмән сөйләше (көнчыгыш диалект) latin yazuında])
Төмән сөйләше (көнчыгыш диалект)
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:
Төмән өлкәсе
Свердловск өлкәсе
 Классификация
Төркем:

Төмән сөйләше — татар теленең тубыл-иртеш диалекты сөйләше.[1] Себер татарлары арасында таралган.

Төмән сөйләшенә Свердловск өлкәсенең көнчыгышында урнашкан татар авыллары (Кәмешкә, Утырау, Эләң, Йорт-Тәгән), Төмән өлкәсенең Төмән, Заводоуковск, Яркәү районының көньяк-көнбатыш, Яулытура, Түбән Тәүде, Исәт районнары татар авыллары керә.[2] Яркәү районының көньяк, Яулытура районының аның белән чиктәш авылларын аерым яркәү сөйләшенә дә (урынчылыгына) бүләләр.[1]

Сузык авазларда күчешләр бар: [о~у]: тогры ~ туры, тоң ~ туң; [ә~и]: мәләш ~ миләш — рябина, кәбән ~ кибән.

Дифтонглашу күренеше урын алган: сыу — су, тыу — ту, алыу — алу һ.б.

Ай, әй дифтонгы таралаган: уйнайым (уйныйм), эшләйем, парайын (барасың), эшләйен, пармайын.

Килчәчәк заманда -ыр, -эр, -ер, -ар кушымчалары кулланыла: алыр, ешләр (эшләр), килер (киләр), уйнар.

Цыкылдау һәм йылау, [ф>п, х>к,] тиңдәшлеге, яңгырау тартыкларны саңгыраштыру характерлы.

Сингармонизм саклана.[1]

  1. 1 2 3 Алишина X. Ч. Тоболо-Иртышский диалект языка сибирских татар: Монография /Казанский пед. ин-т. Казань, 1994.— 119 с. ISBN 5—87730—007—5
  2. Тумашева Д. Г. Диалекты сибирских татар: опыт сравнительного исследования. — Казань, 1977.
  • Рамазанова Д.Б. Төмән сөйләше // Татар халык сөйләшләре: Ике китапта. – Икенче китап. –Казан: Мәгариф, 2008. – 252–276 б.
  • Әхмәтов В. Тобол-Төмән татарларының диалекты // Совет мәктәбе. — 1940.— № 2—3.— 56—60 б.
  • Тумашева Д.Г. Язык татар Западной Сибири (тюменский говор) // Ученые записки Казанского ун-та.— Т. 116.— Кн. 11: Языкознание.— 1956.— С. 101—143.
  • Алишина X.Ч. Говоры сибирских татар юга Тюменской области: автореф. дис. … канд. филол. наук.— Казань, 1992. — 22 с
  • Тумашева Д.Г. Некоторые фонетические особенности тюменского диалекта татарского языка // Материалы по диалектологии.— Казань, 1955.—С. 158—168.
  • Хайрутдинова Т.X. О некоторых названиях посуды и утвари в тюменском говоре сибирских татар // Тюркские народы: Материалы V Сибирского симпозиума «Культурное наследие народов Западной Сибири».— Тобольск; Омск, 2002.— С. 396—397.