Төньяк-Көнбатыш фронт (Бөек Ватан сугышы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төньяк-Көнбатыш фронт (Бөек Ватан сугышы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Төньяк-Көнбатыш фронт
рус. Северо-Западный фронт (СЗФ)
Red Army badge.gif
ССРБ КК эмблемасы
Оештырылу елы 1939 - ноябрь 1943
Ил ССБР байрагы ССРБ
Хәрби көчләр {{{хәрби көчләр}}}
Округлар эчендә
Фронтлар эчендә
Тибы {{{тибы}}}
Төр {{{төр}}}
Роль {{{роль}}}
Хәрби саны {{{зурлык}}}
Часть {{{командная_структура}}}
Урнашу {{{урнашу}}}
Гарнизон {{{гарнизон}}}
Кушамат {{{кушамат}}}
Шигарь {{{шигарь}}}
Төсләр {{{цвета}}}
Марш {{{марш}}}
Талисман {{{талисман}}}
Кирәк-яраклар {{{кирәк-яраклар}}}
Сугышлар Икенче бөтендөнья сугышы
Катнашу Бөек Ватан сугышы:
Балтыйк буе стратегик саклану операциясе
Демянск операциясе (1942)


Аеру билгеләре {{{аеру_билгеләре}}}
Хәзерге командир
Танылган командирлар Фёдор Кузнецов


Төньяк-Көнбатыш фронтБөек Ватан сугышы вакытында ССРБ Кораллы көчләре эчендәге оператив стратегик хәрби берләшмә. Фронт 1939-1943 елларда Төньяк Русиядә һәм Литва җирләрендә сугышкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 22 июненә хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Operation Barbarossa ru.png

Алмания[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 22 июньдә ССРБ чикләре буенда өч армия төркеме (181 дивизия, шул исәптән 19 танк төмәне, 14 моторлаштырылган төмән һәм 18 бригада), өч һава флоты тупланган.

Гольдап[1]—Мемель[2] сызыгында фельдмаршал Вилһельм фон Лееб җитәкчелегендә армияләрнең «Төньяк» төркеме (29 алман төмәне, 1нче һава флоты ярдәме белән) урнашкан. Аның тәркибендә 16нче (ком. Эрнст Буш) дивизия, 18нче (ком. Курт Вегер) дивизия һәм 4нче танклар төркеме (ком. Эрих Гёпнер) берләштерелгән. 1941 елның 31 гыйнварында директива буенча, югары сәргаскәрлек Төньяк төркеменә шундый бурычны йөкләгән: Балтыйк буенда дошманның көчләрен кырып бетерергә, һәм Балтыйк диңгезнең портларын, совет флотының терәк базаларсыз калдыру өчен, яулап алырга. Балтыйк диңгезендә, армияләрнең «Төньяк» төркеменә ярдәмгә һәм Балтыйк флотына каршы хәрәкәтләр өчен алман сәргаскәрлеге якынча 100 кораб бүлеп биргән, шул исәптән 28 торпедалы катер, 10 миналы юлны каплаучы көймә, 5 су асты көймәсе, сакчы кораблар һәм тральщиклар.

Балтыйк буе стратегик саклану операциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

үткән операциянең схематик сүрәте. 22.06.1941 — 10.07.1941

Балтыйк буе стратегия саклану операциясе башлана. Фёдор Кузнецовның Төньяк-Көнбатыш фронты һәм Балтыйк флоты көчләренең өлеше, 1941 елның 22 июньнән 9 июльга хәтле үткән.

22 июньне. Шауляй юнәлешендә «Төньяк» армия төркеменең 4-нче танк төркеме Төньяк-Көнбатыш фронтының 8-нче армия саклауны ертты. Совет гаскәрләрен Дубиса елгасы артына алып ташлап, алман 41-нче моторлаштырылган корпусы Таурогенне басып алды, совет гаскәрләрен Дубиса елгасы артына алып ташлап. Эрих Манштейның 56-нчы мотокорпусы бер көн эчендә 80 км алга күчте, Каунастан төньяк-көнбатышрак районына чыкты һәм Арёгала янында Дубиса аша күперне басып алды.

Вилнүс юнәлешендә «Үзәк» армия төркеменең 3-нче танк төркеме һәм 9-нчы армиясы Төньяк-Көнбатыш фронтының 11-нче армиясының саклаун ертып, Неман аша барлык өч күперен басып алы һәм Алитус һәм Меркине районындарында елга аша чыкты.

24 июньдә 56-нчы моторлаштырылган корпусның 4-нче танк төркеме совет территориясенә 170 км эченә керә һәм Укмерге шәһәренә чыга.

25 июньдә 4-нче танк төркеме Екабпилс шәһәренә һәм Даугавпилска, ә Вермахтның 18-нче армиясе Ригага һөжүм итә.

26 июньдә Һөпнерның 4-нче танк төркеме Даугавпилс янына үтә.

28 июньдә 4-нче танк төркеменең 56-нчы моторлаштырылган корпусы көн азыгында 21-нче мехкорпуска каршы һөҗүм итә һәм аны Даугавпилстан 40 км алып ташлый.

2 июльдә Һөпнерның 4-нче танк төркеме Төньяк-Көнбатыш фронтының 8-нче һәм 27-нче армиялар бетерелгән арасына китереп бәреп керде.

5 июльдә Остров районында совет гаскәрләре дошманны контрһөҗүм иттеләр һәм алман гаскәрләрен шәһәрдән бәреп чыгардылар.

6 июльдә 4-нче танк төркеме Островны яңадан алды.

8 июльдә 4-нче танк төркеменең 41-нче моторлаштырылган корпусы Псковны көнчыгыштан читләтеп үткен һәм Лугага һөжүмне ныгыйта башлаган.

9 июльнә Төньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре Псковны калдырдылар.

1941 елның 22 июньнән 9 июльга хәтле үткән, Балтыйк буе стратегик саклану операциясе, тәмамланды

Тихвин һөжүм операциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

10 ноябрьдә. Төньяк-көнбатыш фронты гаскәрләре булышлыгы белән Ленинград фронтының 54-нче армиясы, 4-нче һәм 52-нче аерым армиялар гаскәрләре Тихвин һөжүм операциясен башладылар (10 ноябрь30 декабрь 1941) (карту карагыз — Тихвин һөжүм операциясе (10 ноябрь30 декабрь 1941)).

1 декабрь. Төньяк-көнбатыш фронт. 52-нче армиияның гаскәрләре Большая Вишерадан төньяграк дошманга яңадан һөҗүм иттеләр. Һөжүм киң буйда алып барылды.

3 декабрь. Төньяк-көнбатыш фронт. (Павел Курочкин) Тихвин. 54-нче армия (Иван Федюнинский) ВойбокалоКириши таба һөжүмгә күчте.

Командирлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. хәзер Голдап, Польша
  2. хәзерге Клайпеда, Литва

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]