Төньяк-көнбатыш башкортлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төньяк-көнбатыш башкортлары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Төньяк-көнбатыш башкортлары (башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүче башкортларның үзләренә үзләре биргән атамасы) — Башкортстан Республикасының башлыча төньяк-көнбатыш районнарында, Татарстан Республикасының көнчыгышында, Пермь һәм Свердловск өлкәләренең көньягында татарлар арасында яшәүче башкортларның территориаль группасы. Татар телендә сөйләшәләр.

Төньяк-көнбатыш башкортлары Тәтешле, Яңавыл, Калтасы, Краснокама, Борай, Мишкә, Балтач, Аскын һәм төньяк-көнбатыш төбәгенең бүтән районнарында яшиләр[1]. 1940-елларда профессор Николая Дмитриев башкорт теленең өч диалекты (көнчыгыш, көньяк һәм көнбатыш) турында тезис тәкъдим итә[2].

1953 елда Тарих, тел һәм әдәбият институтында үтә торган фәнни семинарда төньяк-көнбатыш башкортларының телен башкорт теленең өченче үз аллы диалекты итеп таныйлар.

1954 елда республиканың Аскын, Балтач, Борай һәм Яңавыл районнарына диалектологик экспедиция оештырыла. Экспедиция белән башкорт теле диалектологы Таһир Баешев җитәкчелек итә. Экспедиция сөземтәсендә «көнбатыш диалекты башкорт халкының җанлы сөйләү теленең аергысыз өлешен тәшкил итә» дигән фикергә киләләр.

Җәлил Киекбаев принципиаль рәвештә Таһир Баишев тарафыннан башкорт теленең диалектлар системасына төньяк-көнбатыш башкортларының телен кертүгә каршы була. Ул төньяк-көнбатыш башкортларының ана теле итеп татар телен исәпләүләрен төп дәлил итеп китерә. Татар теле мәктәптә укыту программасының, шулай ук мәдәни чараларның, бу территориаль төркемдә яшәгән татар һәм башкортларның административ-хуҗалык эшчәнлегенең рәсми теле булып исәпләнә[3].

Хезерге вакытта башкорт галимдары, бу этник төркемнең татар телене күчүен инкяр итмәенчә, төп игътибарны аларда башкортлык үзаңының сакланып калуына юнәлдерәләр[4][5].

Кайбер чыганаклар буенча диалект Башкортстанның Аскын, Бакалы, Балтач, Благовар, Благовещенск, Бүздәк, Борай, Дүртөйле, Ярмәкәй, Илеш, Караидел, Краснокама, Кушнаренко, Татышлы, Туймазы, Чакмагыш, Ургыл, Яңавыл, шулай ук чиктәш Татарстан Республикасының һәм Пермь өлкәсенең аерым өлешләрендә таралган дип санала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]