Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге latin yazuında])
Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге
рус. Координационный центр мусульман Северного Кавказа
офис:

369000 Россия байрагы Россия / Черкесск, Ленин ур., 276а

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Рәис

мөфти Исмаил Бердиев

Нигезләү

1998 ел

https://kcmsk.ru/

Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге (рус. Централизованная религиозная организация «Координационный центр мусульман Северного Кавказа», КЦМСК) ― 1998 елның 16 октябрендә «Кавказның төбәкара мөфтияте» буларак теркәлгән үзәкләштерелгән дини оешма. Штаб-фатиры Черкесск шәәрендә (яңа офисы Кисловодскида, вәкиллеге Мәскәүдә) урнашкан. 2012 елның 1 гыйнварына 1216 юридик затны яки Россиядә теркәлгән барлык Ислам оешмалары саныннан 28 % ын берләштерә һәм структур бүлекчәләре (мөфтиятләр) бар. 2003 елдан координация үзәге рәисе – мөфти Исмаил Али улы Бердиев (1954 елгы), Карачай-Чиркәс Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 елдан үзәк рәисе Исмаил Бердиев

Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге Ичкерия баш мөфтие (1995―1999) Әхмәт-хаҗи Әбделхәмид улы Кадыйров (1951―2004) инициативасы белән оештырылган, оешманың беренче рәисе ― Ингушетия мөфтие Мөхәммәд Албогачиев [1].

1998 елның 16 октябрендә Россия Федерациясе юстиция министрлыгында «төбәкара мөфтият» буларак теркәлгән.

2012 елның 1 гыйнварына 1216 юридик затны яки Россиядә теркәлгән барлык Ислам оешмалары саныннан 28 % ын берләштерә (чагыштыру өчен: Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте (1126 юридик зат, Казан мөфтияте җәмгыятьләре белән бергә, яисә 26 %), Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (1040 юридик зат, яки 24 %), Россия мөфтиләр шурасы (697 юридик зат, яки 16 %) һәм 2011-2016 елларда гамәлдә булган [2] Россия Ислам ризалыгы ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте) (125 юридик зат, яисә 3 %) берләштерә.

2003 елда Мәскәүдә узган Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге утырышында Исмаил Али улы Бердиев үзәкнең яңа рәисе итеп сайлана. 2022 елның 15 мартында Владикавказда узган үзәк шурасы утырышында Исмаил-хаҗи Бердиев яңа срокка Үзәк рәисе итеп, Үзәкнең башкарма комитеты рәисе итеп Ставрополь крае мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт-хаҗи Рәхимов сайланган [3].

Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәге рәистәше (2012 елдан) ― Төньяк Осетия-Алания Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Хаджимурат Гацалов.

Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәгенең иң югары органы ― Үзәк составына керүче төбәк мөселманнары Диния нәзарәтләре рәисләреннән (мөфтиләрдән) торучы Шура (Совет).

Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәгенең иң югары гамәлгә куелган бүләге ― «Өммәт алдындагы казанышлары өчен» (рус. За заслуги перед Уммой) ордены.

Составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елга Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге составына түбәндәге оешмалар керә:

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]