Төньяк Карел дәүләте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төньяк Карел дәүләте latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Төньяк Карел дәүләте
БайракИлтамга
Flag of Karel.svgCoat of Arms of East Karelia (1920-1922).svg
Сурәт
Нигезләнү датасы 1919
Рәсми тел фин теле, карел теле һәм Рус теле
Башкала Калевала[d]
Идарә итү формасы временное правительство[d]
Акча берәмлеге финляндская марка[d]
Кулланылган тел фин теле, карел теле һәм Рус теле
Гамәлдән чыгу датасы 1920
Харита сурәте
Төньяк Карел дәүләтеn территориясе (яшел төстә)

Төньяк Карел дәүләте (Ухта Республикасы, Беломор Карелиясе, Архангельск Карелиясе) — 1919-1920 елларда Архангельск губернасының биш волосте территориясендә, хәзер Россия Федерациясе субъекты — Карелия Республикасы территориясендә урнашкан Финляндиягә йөз тоткан танылмаган дәүләт.

Төньяк Корелия дәүләтенең башкаласы Ухта авылы (хәзерге Калевала штп).

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәйсез Карелия дәүләте барлыкка килүгә алшартлар әле 1906 елда ук, Таммерфорста, Бөек Финляндия кенәзлеге территориясендә, 3-4 августта Ак диңгез кареллары берлеге барлыкка килкәч башлана. 1911 елда берлек эшчәнлеге тыелган була, әмма соңрак ул Төньяк Карель дәүләтен төзүдә турыдан-туры катнашкан карел мәгърифәтчелек җәмгыяте рәвешендә яңадан торгызыла.

Большевиклар хакимияткә килгәч, Карелиянең күпчелек крестьяннары кулак билгеләмәсенә эләгә, аларга карата азык һәм терлекләрен продтрядлар тарафыннан реквизицияләү буенча катгый чаралар кулланылган. Бу, шулай ук Карелия халкының Россия һәм Финляндиядә гражданнар сугышлары һәм чит ил хәрби интервенциясе вакытында хәрби хәрәкәтләр алып бару зонасында булуы халыкны бөтен алдагы вакыйгаларга авыштыра.

Төньяк Карелия Дәүләтенең хәрби таянычы булып фин хәрби отрядлары хезмәт иткән.

1918 елның 21 июнендә Карелия дәүләте флагы раслана (Беломор Карелиясе, башта Архангельск губернасы Кем өязенең Ухта волосте составында), анда зәңгәр фонда Зур Җидегән йолдызы формасында җиде көмеш йолдыз урнашкан, шуның хөрмәтенә флаг Otava (Зур Җидегән) исемен ала.

1920 елның апрель ахырында Белоостров станциясенә Карелия Вакытлы хөкүмәте делегациясе килә һәм Карелиянең Совет Россиясеннән бүленү таләбен совет чигендәге хәрби комиссарга тапшыра.

Съезд карарлары нигезендә, 1920 елның маенда Төньяк Карелия дәүләте Финляндия тарафыннан таныла, ул хәтта аңа 8 млн фин маркасы күләмендә займ бүлеп бирә. Әмма 1920 елның 18 маенда РККАның бер өлеше Ухтага керә. Төньяк Корелия Дәүләте Хөкүмәте Вокнаволок авылына, совет-фин чигеннән 30 км ераклыкка кача, аннан Финляндиягә күчә.

Карелия РСФСР составында кала, анда 1920 елның 8 июнендә Карелия АССР төзелгәч, 1923 елның 25 июленә кадәр эшләгән автономияле өлкә берләшмәсе оештырыла.

РСФСР белән Финляндия арасында сөйләшүләр барышында Карелиягә территориаль дәгъвалар күрсәтелә, әмма РККА уңышлары нәтиҗәсендә Финляндия Хөкүмәте алардан баш тартырга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, 1920 елның 14 октябрендә РСФСР белән Финляндия арасында Тарту тынычлык килешүе төзелә.

1921 елның октябрендә Карел хезмәт коммунасы территориясендә Тунгуд волостендә яшерен вакытлы Карелия Комитеты төзелә. 1921 елның ноябрь-декабрь айларында фин отрядлары янә Карелия районнарының бер өлешен ала. Икенче совет-фин сугышы башлана. Карелиядә хәрби хәл кертелә, Карелия фронты баш командующие итеп командарм А.И. Седякин билгеләнә. 1922 елның гыйнвар башына РККА Петрозаводск өлешендәге бәрелешләр финнарның төп группировкасын җимерә, һәм 1922 елның февраль башында Карелия комитеты үзәге Ухта авылы кабат Кызыл Армия частьләре белән мәшгуль була. Совет гаскәрләренең уңышлары нәтиҗәсендә Финляндия хәрби хәрәкәтләрне туктатырга мәҗбүр була. Төньяк Корелия дәүләте (Ухта Республикасы) үз эшчәнлеген тулысынча туктата.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Леонтьев П. Р. Ухта на переломе веков // Ухтинская республика. — Петрозаводск, Скандинавия, 2008.
  • Карельская трудовая коммуна // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Дубровская Е. Ю. Судьбы приграничья в «Рассказах о Гражданской войне в Карелии» (по материалам Архива КарНЦ РАН) // Межкультурные взаимодействия в полиэтничном пространстве пограничного региона: Сборник материалов международной научной конференции / Составитель О. П. Илюха. — Петрозаводск: КарНЦ РАН, 2005. — 416 с. — С. 102−105.