Төньяк Кореядә ислам
Төньяк Кореяда ислам (кор. 한국의 이슬람) — Төньяк Корея территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Төньяк Корея халкының (25 млн 778 мең кеше) 0,10 % ы (3 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].
![]() | |
---|---|
![]() |
Иранның Пхеньяндагы илчелегендә урнашкан Ар-Рахман (шигый) мәчете |
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

VII гасыр урталарында—ахырында мөселман сәүдәгәрләре Гарәп хәлифәлеге чиген үтеп, Кытайга кадәр килә, өч Корея корольлегенең берсе булган Силла белән элемтә урнаштыралар[2].
751 елда Кытай генералы Гао Сәнҗи Габбәсиләр хәлифәлегенә каршы Таң династиясе өчен Талас каршындагы көрәшне җитәкли, әмма җиңелә.
Кореягә иң иртә сылтама IX гасыр урталарында гарәп географы Истахриның «Дәүләтләр юллары китабы» (مسالك الممالك, Китаб масалик әл-мамалик) җыентыгында бирелгән.
IX гасырда Иран чыгышлы мөселман география белгече, тарихчы Ибн Хөрдәдбәкнең «Китаб әл-мәсәлик вә-мәмәлик» ("Юллар һәм илләр китабы") хезмәтендә Корея турында мәгълүматлар китерелә.
1024 елда Гыйрактан чыккан мөселманнар Корея җиренә килеп җитеп, биредә төпләнеп калган, мөселман авыллары төзегән, җирле хатын-кызлар белән гаилә корган[3].
1154 елда Корея турында мәгълүматлар гарәп географы Мөхәммәд Әл-Идрисиның (1100—1164) «Нузхат ал-муштак фи-хтирак ал-афак» (Tabula Rogeriana, 1154) дип аталган дөнья атласына кертелә. Корея карталарының сакланып калган иң борынгысы Каннидоны (Гангнидо) төзүчеләр Көнбатыш илләре атамаларын (Мәгъриб, Алмания һ. б.) мөселман географлары эшләреннән алган.
Монголлар 1270 елда Кореяне басып алгач, сәяси һәм административ вазифалар биләгән күп кенә мөселманнар Кореягә килгән. Кореяне идарә итүдә монголлар уйгырларга таяна[4].
Корё династиясе идарәсе вакытында (918—1392 еллар) күп мөселманнар (Үзәк Азиядән чыккан кешеләр) илнең барлык почмакларында диярлек шәхси сәүдәгәр вазифаларын башкарган. Алар Корея башкаласында үз җәмгыятьләрен булдырган (30 мең кеше), үз бәйрәмнәрен билгеләп үткән һәм Ислам динен тоткан. Алар «Е-Кунг» дип аталган мәчет төзегән[5].
Чосон империясендә (1392—1897; 1899—1910 елларда — Корея империясе) Чосон династиясенең төп фәлсәфәсе Конфуцийчылык булуы билгеле. Буддачылык Чосон династиясе фәлсәфәсенең бер өлеше булган. 1427 елгы король указы ислам йолаларын кылуны, традицион мөселман кием-салымын һәм баш киемнәрен киюне тыя. Чосон династиясе (1392—1910) чит мәдәниятләрне, шул исәптән Исламны да кабул итә алмый. XV гасыр башында башланган ассимиляция сәясәте Кореядә Ислам дине эзләренең зур өлешен юкка чыгара. Шуңа күрә Кореядә шактый югары социаль һәм икътисади позицияләр биләгән мөселман халкы гореф-гадәтләрен һәм йолаларын ташлый бара[6].
Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ил рәсми рәвештә атеистик милләт булып санала, әмма ил халкының якынча 16 % ы — Корея шаманизмын, 14 % ы — Хондоизмны, 4,5 % ы — Буддизмны һәм 1,5 % ы христиан динен куллана, дип хәбәр ителә[7].
Pew Research Center тикшеренү үзәге бәяләвенчә, Төньяк Кореядә 1990 елда 1000, 2010 елда 3000 мөселман булган[8].
Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Илдәге бердәнбер мәчет — Ар-Рахман (шигый) мәчете Иранның Пхеньяндагы илчелегендә урнашкан.[9]. Мәчет илчелек хезмәткәрләре өчен төзелгән, анда башка чит ил кешеләренә дә барырга мөмкин[10].
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Islam and Muslims in South Korea(ингл.)
- Islam in Korea Website 2019 елның 10 май көнендә архивланган.(ингл.)(кор.)
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Muslim Population By Country 2020(ингл.)
- ↑ Tarihin En Şaşırtıcı Savaşı: Salsu Zaferi ve Türk-Kore Dostluğunun Temelleri(төр.)
- ↑ Mozammel Haque. Islam and Muslims in Korea(ингл.)
- ↑ Sanderson Beck. Korea to 1800 . https://archive.org/details/koreamongolinvas00hent Korea: the Mongol invasions(ингл.)
- ↑ Jae-eun Kang. 《The Land of Scholars:Two Thousand Years of Korean Confucianism》, Home&Sekey Books, 2006. ISBN 1931907307, p.149
- ↑ Sanderson Beck. Korea 1800-1949(ингл.)
- ↑ North Korea Religion, Economy and Politic(ингл.)s
- ↑ Table: Muslim Population by Country(ингл.)
- ↑ Iran Build’s Pyongyang’s First Mosque(ингл.)
- ↑ Chad O'Carroll. Iran Build’s Pyongyang’s First Mosque. NKNews, 29.07.2015(ингл.)
Дәүләтләр | Азәрбайҗан • Әрмәнстан • Әфганстан • Бәһрәйн • Бангладеш • БГӘ • Бутан • Бруней • Вьетнам • Гөрҗистан • Гыйрак • Индонезия • Иран • Израиль • Иордания • Йәмән • Казакъстан • Камбоджа • Катар • Кипр • Көньяк Корея • Күвәйт • Кыргызстан • Кытай (Тибет) • Көнчыгыш Тимор • Лаос • Ливан • Мисыр • Малайзия • Мальдивлар • Монголия • Мьянма • Непал • Оман • Пакистан • Русия • Сингапур • Согуд Гарәбстаны • Сүрия • Таҗикстан • Таиланд • Төньяк Корея • Төрекмәнстан • Төркия • Үзбәкстан • Филипин • Һиндстан • Шри-Ланка • Япония |
---|---|
Буйсынган территорияләр | Гонконг • Кокос утраулары • Макао • Раштуа утравы • Британия биләмәләре |
Танылмаган һәм өлешчә танылган илләр | Абхазия • Көньяк Осетия • Тайвань • Таулы Карабаг • ТКТҖ • Фәлистыйн |