Төньяк Македония

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төньяк Македония latin yazuında])
Төньяк Македония
Байрак
Илтамга
Шигарь North Macedonia Timeless Edit this on Wikidata
Башкала Өскеп
Халык саны 1 836 713 (2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1991 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00
Рәсми тел македон теле, албан теле
География
Мәйдан 25,713 км²
Координатлар 41.65°N 21.71667°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Стево Пендаровски
Карта
Икътисад
ТЭП 13 825 миллион US$ (2021), 13 563 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Македония динары
Туу күрсәткече 1.524 (2014)[1]
КПҮИ 0.770 (2021)[2]
Яшәү озынлыгы 75.703 ел (2016)[3]
Джини коэффициенты 33 (2018)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[5]
Челтәр көчәнеше 230 вольт[6]
Телефон коды +389
ISO 3166-1 коды MK
ХОК коды MKD
Интернет домены .mk


Төньяк Македония, рәсми рәвештә Төньяк Македония Республикасы яки кыскача Төньяк Македония көньяк-көнчыгыш Европада Балкан ярымутравында урнашкан дәүләт. Элек ул Югославиягә кергән, әмма 1991 елда бәйсез булган. Географик яктан төньякта Сербия (һәм Косово) белән, көнчыгышта Болгария белән, көньякта Греция белән һәм көнбатышта Албания белән чиктәш. Континенталь дәүләт булып, илдә 50-дән артык күл бар.
Македония суверен, бәйсез, демократик һәм иҗтимагый дәүләт. Дәүләтнең баш шәһәре булып халкы 506 926 кеше (2004) булган Өскеп тора. Македониянең мәйданы 25 713 квадрат километр һәм якынча 2 114 550 кеше яши, шуларның күпчелеге македониялеләр. Дәүләт теле булып македон теле тора. Рәсми валюта - динар.
2005 елдан бирле Европа Берлегенә керүгә кандидат булып тора.

Төп шәһәрләр, административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк Македония башкаласы — Өскеп. Иң эре шәһәрләр: Өскеп (563 мең кеше), Битола (138 мең кеше), Куманово (136 мең кеше), Тетово (180 мең кеше). Административ мөнәсәбәттә Төньяк Македония 30 районга бүленгән.

Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Македон теле

Төньяк Македонияда якынча 2 млн кеше яши. Халыкның якынча 68%-ы - македон славяннары. Башка этник төркемнәр: албаннар - 22%, серблар - 5%, чегәннәр - 3,6% һәм төрекләр - 3,4%.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чуар мәчет (Тетово)

Барлык диярлек албаннар һәм төрекләр - мөселманнар, славяннар - православ динендә.

Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк Македония территориясендә кешеләр неолит чорыннан бирле яши. Беренче тарихта билгеле торак пунктны иллирия һәм фракия кабиләләре нигезләгәннәр. Безнең эрага кадәр V гасырда Төньяк Македония территориясында дәүләт пәйда булган (безнең эрага кадәр II гасырга кадәр яшәгән). Һөнәр һәм сәүдә үзәкләре буларак шәһәрләр булмаган диярлек. Безнең эраның VI-VII гасырларында Төньяк Македония территориясенә славян кабиләләр урнаша башлый. Бу кабиләләр хәзерге Болгария территориясендә урнашкан кабиләләр белән бер төркем булган дип исәпләнә. VII гасырда Византия Македония славяннарын өлешчә буйсындыра. 670-675 елларда Македонияга хан Куверның протоболгар ордасы бәреп керә һәм Битола шәһәре янында төпләнә. IX гасырда Төньяк Македонияның күп өлеше Беренче Болгар Патшалыгына керә. IX-X гасырларда Төньяк Македония территориясында феодаль мөнәсәбәтләр формалаша, христианлык киң тарала. 1018 елда Төньяк Македония Византия империясы тарафыннан яулап алына. 1230 елда македон территориясы Икенче Болгар Патшалыгы өлеше була. XIV гасыр уртасында Төньяк Македонияны серб патшасы Стефан Душан яулап ала, ә XIV гасырның соңгы чирегендә - Госманлы империясе яулап ала. Төрек хөкүмәте вакытында Төньяк Македонияга күп албаннар килә, саф мөселман авыллар барлыкка килә. Грекларның 1821-1829 елларда грек милли азатлык инкыйлабына бәйле үсүче ирек көрәше Төньяк Македонияда грек халкын та колачлаган. Македонияның Госман изүен бетерүгә һәм Константинополь патриархиясы алып барган эллинизациягә каршы славян халкының азатлык хәрәкәте дә ачыла. 1903 елда Македонияда милли-азатлык фетнәсе башлана, аның барышында Крушев Җөмһүрияте игълан ителә һәм Н. Карев башында торган инкыйлаб хөкүмәте барлыкка килә. XX гасыр башында Европа дәүләтләренең (бигрәк тә Германия һәм Австро-Венгрияның) Балкан ярымутравында хакимлек өчен көрәш кискенләшү белән Македония халыкара каршылыкларның бер төененә әйләнә. Башка балкан илләренең Македония өчен көрәше дә кискенләшә. 1912-1913 елгы Балкан сугышары нәтиҗәсендә Македония Сербия (Вардар Македониясы), Греция (Эгей Македониясы) һәм Болгария (Пирин крае) арасында бүленә. 1918 елда Вардар Македония Серблар, Хорватлар һәм Словеннар Корольлеге өлеше була (1929 елдан - Югославия). Вардар Македониясы король Югославияның иң артта калган районнарның берсе була. Король Югославиясенда хөкем сөрүче торышка ия булган серб буржуазиясе Вардар Македониясында милли басым сәясәтен үткәрә. «Македония»ның исеме үк рәсми лексиконнан сызып ташлана, көчләп сербизация үткәрелә. Бу македоннар ягыннан актив каршылыкка китерә, македон мәдәният түгәрәкләре булдырыла, македон әдәби тел формалаша, македон милли әдәбият нигезләре салына, моңа алдынгы иҗтимагый көчләрнең, коммунистларның, прогрессив зыялыларның актив эшчәнлеге хезмәттәшлек итә. Македон милләтенең формалашуы процессы бара. 1941 елда Югославияне Гитлер гаскәрләре оккупациясе нәтиҗәсендә Вардар Македониясының күп өлеше монархо-фашист Болгария тарафыннан оккупацияләнә, ә башка районнар - фашист Италия тарафыннан оккупацияләнә. 1941 елның октябренда Гомум-югослав милли азатлык хәрәкәтенең составлы өлеше булган Вардар Македониясе азатлык көрәше башлана. 1943 елда Югославиянең халык азат итү антифашист вечесының 2-нче сессиясенда Югославия тигезхокуклы халыкларның, шул исәптән македоннарның федерациясе булып төзеләчәге турында карар кылына. 1944 елда Македония тәмам фашист оккупантларыннан азат ителә. 1945 елның апреленда Македонияның беренче халык хөкүмәте оеша. 1945 елның ноябренда Федератив Халык Җөмһүрияте Югославия игълан ителә. Македония халык җөмһүрияте аның алты җөмһүриятенең берсе була. Социалистик төзелеш шартларында македон милләтенең формалашу һәм үсүнең яңа этабы башлана, аның процессында наданлык бетерелә, туган телдә белем бирү барлыкка китерелә, эшләүчеләрнең фән һәм мәдәният казанышлары белән таныштырылуы була, зыялылар барлыкка килә, македон халык мәдәнияте формалаша һ.б. 1991 елның 8 сентябренда референдум уза һәм македоннарның 74%-ы бәйсезлек өчен тавыш бирә. 1992 елның январенда ил үзен Югославиядан тулысынча бәйсез игълан итә.

Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк Македония — аграр-индустриаль ил. Хромитлар, бакыр, кургаш-цинк, тимер рудалар чыгару. Кара һәм төсле металлургия, машина төзү, химик-фармацевтик, азык (тәмәке, хәмер, дөге чистарту), җиңел, агач эшкәртү сәнәгате предприятиеләре. Авыл хуҗалыгында үсемлекчелек хөкем сөрә: бөртеклеләр (дөге, бодай, кукуруз). Мамык, опий мәге, арахис, әнис үстерелә. Төньяк Македония - көньяк сортлары тәмәкенең әһәмиятле җитештерүчесе. Җимеш үстерү, йөземчелек. Тау көтүләрендә сарыкчылык. Күл балыкчылыгы. Урман хуҗалыгы. Экспорт: кием, текстиль, машина һәм җиһазлар, дарулар, йорт җиһазлары, авыл хуҗалыгы продукциясе. Акча берәмлеге - македон динары.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.