Төньяк Осетиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төньяк Осетиядә ислам latin yazuında])
Мөхтәров мәчете (Сөнниләр мәчете), Владикавказ
Беслан шәһәре янындагы Зильги авылы мәчете
Чермен авылы мәчете

Төньяк Осетиядә исламТөньяк Осетия — Алания Республикасы диннәренең берсе. Осетиннарның күпчелеге — христианнар (күбесенчә Православие динен тотучы) һәм үз диннәрен тотучылар, рәсми бәяләүләр буенча, Төньяк Осетия-Алания халкының 30 проценты — мөселманнар (күбесенчә сөнниләр)[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам диненең осетиннар арасында таралуы турында иң борынгы язма истәлекләрнең берсенең авторы — грузин тарихчысы, географы Вахушти Багратиони(рус.). Ул ислам динен тотучы осетин феодаллары турында хәбәр итә, шул ук вакытта крестьяннарның төп өлеше христиан динен тоткан. XVIII гасырның икенче яртысында осетиннарның барлык аристократ гаиләләре диярлек һәм аларга бәйле катламнар Исламның дини-этик нормаларын үтәгән[2].

XIX гасырда Төньяк Осетиядән меңләгән осетин-мөселманнар Төркиягә күчеп китә һәм авыллар барлыкка китерә. Диннәре ягыннан барлык мөһаҗирләр дә диярлек сөнни мөселманнар булган[3].

Совет чорында Төньяк Осетиядә мөселман руханилары тулысынча юкка чыгарылган. 1985 елның 28 февралендә Дин эшләре буенча совет рәисе Константин Харчев КПСС Үзәк Комитетына Төньяк-Осетия АССРда бер генә мөселман берләшмәсе дә булмавын хәбәр итә[4].

2016 елның 17 мартында узган мөселманнарның бишенче корылтаенда Хаҗи-Морат Харум улы Гацалов ачык тавыш бирү юлы белән Төньяк Осетиянең яңа мөфтие итеп бертавыштан сайлана[5].

2012 елның 26 декабрендә мөфти урынбасары Ибраһим Солтан улы Дударов үтерелә[6].

2014 елның 16 августында мөфти урынбасары, Владикавказ җәмиг мәчете имамы Рәсүл Магомед улы Гамзатов үтерелә[7].

Ислам тарафдарлары саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Осетиннар арасында мөселманнарның өлеше 15 % ка якын тәшкил итә[8]. Гадәт буенча, мөселманнарның күбесе дигорлар(рус.) дип исәпләнә[9]. Әмма тарих фәннәре докторы Р. С. Бзаров(рус.) фикеренчә, осетин мөселманнарының күпчелеген Төньяк Осетиянең көнчыгышында яшәүче хәзерге Яр буе һәм Киров районнары ироннары(рус.) тәшкил итә[10].

Төньяк Осетиянең элеккеге мөфтие Дзанхот-хаҗи Хекилаев бәяләвенчә, Октябрь революциясенә кадәр мөселманнар Осетиядәге дин тотучыларның гомуми саныннан 40 % ны тәшкил иткән[11].

Кайбер бәяләр буенча, осетиннар арасында мөселманнарның өлеше 30-40 % тәшкил итә[11][12][13]

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1910 елда хәзерге Төньяк Осетия территориясендә 35 мәчет эшләгәне билгеле[14]. Совет чорында барлык мәчетләр дә диярлек ябылган яки башка социаль объектларга үзгәртеп корылган. Кайбер мәчетләр җимертелгән.

1980-еллар ахырында элек ябылган мәчетләрне торгызу башлана.

2015 елга республика территориясендә түбәндәге мәчетләр эшләп килә:

  • Владикавказ шәһәре Җәмигъ мәчете, Мөселманнарның Диния нәзарәте
  • Беслан шәһәре мәчете
  • Моздок шәһәре мәчете
  • Эльхотово авылы мәчете
  • Чикола авылы мәчете
  • Кизляр авылында 5 мәчет
  • Заманкул авылы мәчете
  • Зильги авылы мәчете
  • Карджин авылы мәчете
  • Брут авылы мәчете
  • Лескин авылы мәчете
  • Лезгор авылы мәчете
  • Ногкау авылы мәчете
  • Майское авылы мәчете
  • Чермен авылы мәчете
  • Дачное авылы мәчете
  • Тарское авылы мәчете
  • Предгорное авылы мәчете
  • Хурикоу авылы мәчете

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Емельянова Н. М. Мусульмане Осетии: на перекрёстке цивилизаций. М., 2003. ISBN 5-93719-037-8

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Республика Северная Осетия-Алания: долгий путь к исламу(рус.)
  2. Вилен Уарзиати. Ислам в культуре осетин 2012 елның 23 июнь көнендә архивланган.
  3. Осетины на Ближнем Востоке: поселение, адаптация, этносоциальная эволюция (краткий очерк)
  4. Наследие. Вып. 1: Религия — общество — государство: институты, процессы, мысль. Книга 1: История государственно-конфессиональных отношений в России (X – начало XXI века) : хрестоматия в двух частях / Сост. Ю.П. Зуев; под общ. ред. Ю.П. Зуева, В.В. Шмидта. Часть II: XХ – начало XXI века. — М.: Изд-во РАГС; ИД «МедиаПром», 2010. - С. 169.
  5. Муфтием Северной Осетии избран Мурат Гацалов
  6. Дударов Ибрагим Султанович (Биография)
  7. Расул Магомедович Гамзатов (Биография)
  8. Рощин, Михаил. Ислам в Северной Осетии. әлеге чыганактан 2013-11-14 архивланды. 2013-12-09 тикшерелгән. “Однако, по оценкам специалистов, около 15% населения республики являются мусульманами.”
  9. Милрад Фатуллаев. Исламисты разыграли национальную карту. ng.ru, 17.09.2010(рус.)
  10. В Осетии мусульман никогда не было больше 12-15 % населения
  11. 11,0 11,1 Емельянова Н. М. Мусульмане Осетии: на перекрёстке цивилизаций.. М., 2003
  12. Малашенко А. В. Исламские ориентиры Северного Кавказа.. М., 2001, стр. 7
  13. Хайретдинов Д. З. Ислам в Осетии. Информационный материал Исламского конгресса России.. М., 1997, стр. 2
  14. Емельянова Н. М. Тайное и явное в северокавказском исламе