Төньяк Урал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төньяк Урал latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Төньяк Урал
Г. Конжаковский камень (1569 м, Северный Урал) с г. Острая Косьва (1403 м) в июне.jpg
Дөнья кисәге Азия һәм Аурупа
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Россия[1]
Тау сырты Урал таулары
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 953 метр
Commons-logo.svg North Urals Викиҗыентыкта

һәм

Төньяк УралУрал таулары тау системасы, Косвинский Камень дигән җиреннән аның белән күрше Конжаковский Камень (59° с. ш.) дигән урынга көньякта Тельпосиз тау тезмәләренең битләүләренең төньяк кабыргасына, ягъни, аны төньяктан уратып аккан Щугер елгасы ярына, чаклы җәйрәп ята.

Урал сыртлары монда, гомуми киңлеге 50-60 чакрымга кадәр булып, кискен берничә параллель сыртлары һәм кабыргалары белән көньяк чиге төньякка таба тезелгән. Рельефы урта таулы, ягъни борынгы тигезләнгән тауларның күтәрелүе һәм киләсе бозлыклар тәэсире һәм хәзерге салкын җилгә җуелу сөземтәсендә, җәенке башлы.

Төньяк Уралтауның төп түбәләре еш кына суаергыч сырт ягында урнашкан: Конжаковский Камень (Таш) (1569 м), Денежкин Камень (Таш) (1492 м), Чистоп (1292 м), Отортен (1182 м, башка карталарда биеклеге 1234 метр)[2], Кожим-Из (1195 м), Тельпосиз (1617 м). Каты токымнар калдыклары, матур каялар һәм төбәк тирәсендәгесе ашалып җимерелгәннән соң торып калган ялгыз токым калдыклары останцы аеруча кызыксыну тудыра. Алар арасында иң билгелеләре Манпупунёр, Торре-Порре-Из, Мунинг-Тумп тауларында очрый.

Төньягы - Уралның иң төп һәм кеше аягы басмаган районнарының берсе. Аның түбәләренең берсе Медвежий Угол (Аю почмагы) түбәсе дигән атама йөртә. Төньяктарак Ивдельдән, Вижай һәм Ушмадан төньяккарак туплавык пунктлар юк диярлек, шуңа юллар да юк. Тауларга көнчыгыштан да, көнбатыштан да үтеп чыккысыз урманнар һәм сазлыклар килеп терәлә. Климаты шактый кырыс. Тауларда җәй эчендә иреп өлгерә алмаган карлар ята. Конжаковский Ташы киңлегенә кадәр мәңгелек туңлык таплары очрый. Бу районнарда бозлык булмаса да, Төньяк Уралның иң биек тау тезмәләре Тельпосиз карыларында ике кече бозлык табылган.

Файдалы казылмаларга бай. Биредә боксит (Красная шапочка-Кызыл башлык яткылыгы), марганец һәм тимер мәгъдәннәрен (Полномочное һәм Ивдель), соры күмер (Карпинск) һәм Серовский яткылыклары төркеменнән төрле мәгъдәннәр чыгаралар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]