Төрекмәнстанда президент сайлаулары (2022)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төрекмәнстанда президент сайлаулары (2022) latin yazuında])
Төрекмәнстанда президент сайлаулары
Дәүләт  Төрекмәнстан
Юрисдикциягә карый Төрекмәнстан
Әүвәлгесе Төрекмәнстанда президент сайлаулары (2017)
Киләсе 2029 Turkmenistan presidential election[d]
Вакыт мизгеле 12 март 2022[1]
Вазифасына сайлана Төрекмәнстан президенты
← 2017  Калып:Флаг  2029 →
Төрекмәнстан президентын сайлаулар (2022)
2022 елның 12 мартында
Кандидат Сәрдар Бәрдемөхәммәдов Хыдыр Нуннаев Агаджан Бекмырадов
Фирка ТДФ Төрекмәнстан демократик фиркасе(ингл.) бәйсез сәясәтче ТАФ
Голосов
(72,97%)

(11,09%)

(7,22%)

Төрекмәнстанда чираттан тыш Президент сайлаулары 2022 елның 12 мартында узган [2]. Гамәлдәге президент Горбангулы Бәрдемөхәммәдов әлеге сайлауларда катнашмаячагын, «яшь җитәкчеләргә юл бирергә карар кылуы турында» белдергән [3]. Бу Төрекмәнстанда алтынчы президент сайлаулары була, анда киләсе җиде елга ил Президенты билгеләнә.

Сайлаулар уздыру сәбәбе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елдан Төрекмәнстанда хакимият Горбангулы Бәрдемөхәммәдов кулында. 2017 елгы президент сайлауларында Горбангулы Бәрдемөхәммәдов 97 % нәтиҗә белән җиңү яулый. Киләсе сайлаулар, Конституция нигезендә, 2024 елда булырга тиеш булган, әмма 2022 елның 11 февралендә ил президенты Горбангулы Бәрдемөхәммәдов парламентның югары пулаты ― Халык маслахаты утырышында чыгыш ясап, чираттан тыш тавыш бирүне билгеләргә ниятләвен һәм дәүләт белән идарә итүдә «яшь җитәкчеләргә (яшь лидерларга) юл бирергә карар кылуы» турында белдерә[4].

Гамәлдәге президент Горбангулы Бәрдемөхәммәдовның вәкаләтләре срогы 2024 елда чыга. Бәрдемөхәммәдов шулай ук Төрекмәнстанның премьер-министры һәм парламентның югары палатасы спикеры вазифаларын да били.

Сайлаулар нигезе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елда Төрекмәнстан парламенты яңа Конституция кабул иткән. Аның нигезендә, президент булып сайланучының яше чикләнми, президент срогы биш елдан җиде елгача озайтылган.

Кандидатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гамәлдәге президент Горбангулы Бәрдемөхәммәдов үз кандидатурасын тәкъдим итмәячәк, әмма Халык Маслахаты — парламентның югары палатасы җитәкчелегендә калачак.

Президентлыкка гипотетик кандидатларның берсе ― хәзерге дәүләт башлыгы Горбангулы Бәрдемөхәммәдовның бердәнбер улы [5], 2021 елның 11 февраленнән Төрекмәнстанның вице-премьеры Сәрдар Горбангулы улы Бәрдемөхәммәдов. Ул икътисад буенча вице-премьер вазифасында. 2021 елның ноябрендә президент аңа Төрекмәнстан нефть һәм газ комплексын үз контроленә алуны йөкли. Сәрдар Бәрдемөхәммәдовның дипломат, парламент әгъзасы, министр һәм вилаять (провинция) губернаторы вазифаларында эшләп алуы гамәлдәге президентның аны варис сыйфатында әзерләве турында фикер уята[6] [7][8][9].

2022 елның 16 февралендә Төрекмәнстанның аграр партиясе президент вазыйфасына үз кандидатурасын тәкъдим иткән, ул ― Мары вилаяте хәкиме урынбасары Агаджан Бекмырадов [10].

2022 елның 18 февралендә, кирәкле санда имзалар җыя алсалар, президент вазифасына тагын алты кандидатның тәкъдим ителәчәге билгеле булган [11]

19 февральдә президент вазифасына тагын ике кандидат тәкъдим ителгән: Балкан вилаятеннән табиб Бирдемәмәт Гурманов һәм Лебап вилаятеннән мәктәп директоры Перхат Бегенджов [12].

22 февральдә Үзәк сайлау комиссиясе ил президенты вазифасына тагын өч дәгъва итүчене ― Аһал вилаятенең район санитария-эпидемиология хезмәте башлыгы Максатмырат Овезгелдиев, Төрекмәнстан дәүләт энергетика институтының «Яңартыла торган энергия чыганаклары» фәнни-җитештерү үзәге директоры Какагелди Сарыев һәм «Wepaly gurluşyk» ширкәте җитәкчесе Бабамырат Мередовны теркәгән [13].

22 февральдә Ашхабадтан инициатив төркем сайлауларда катнашу өчен Төрекмән дәүләт физкультура һәм спорт институтының фәнни эш буенча проректоры, педагогика фәннәре кандидаты Хыдыр Нуннаевны тәкъдим иткән [14]

22 февральдә Дашогуз вилаятендә инициатив төркем Төрекмәнстанның демократик фиркасенең Сапармурат Төрекмәнбашы исемендәге әтраф комитеты рәисе Максат Одешовны тәкъдим иткән [14].


Тәртип саны Сурәт Исем-фамилиясе Фирка Теркәлү Искәрмә
1 Сәрдар Бәрдемөхәммәдов ТДФ 14 февраль 2022 Төрекмәнстанның идарә итүче Демократик партиясе съезды Сәрдәр Бердымөхәммәдовны үз кандидаты итеп 2022 елның 14 февралендә тәкъдим иткән[15]
2 Агаҗан Бикморатов ТАФ 16 февраль 2022 2022 елның 16 февралендә Төрекмәнстанның аграр партиясе съезды Агаджан Бекмырадовны үз кандидаты итеп тәкъдим итте.[16]
3 Перхат Бегенджов фиркасез 19 февраляь 2022 [12]
4 Бирдемәмәт Корбанов фиркасез 19 февраль 2022 [12]
5 Максатморат Овезгелдиев фиркасез 22 февраль 2022 [13]
6 Какагелди Сарыев фиркасез 22 февраль 2022 [13]
7 Бабаморат Мередов ТСһЭФ 22 февраль 2022 [13]
8 Хыдыр Нуннаев фиркасез 22 февраль 2022 [14]
9 Максат Одешов ТДФ 22 февраль 2022 [14]

Нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Президент сайлаулары нәтиҗәләре
Кандидатлар Фиркаләр Беренче тур
Тавыш %
Сәрдар Бәрдемөхәммәдов ТДФ 72,97 %
Хыдыр Нуннаев бәйсез 11,09 %
Агаджан Бекмырадов ТАФ 7,22 %
Бирдемәмәт Гурбанов бәйсез 2,22 %
Перхат Бегенджов бәйсез 2,02 %
Максатмырат Овезгелдиев бәйсез 1,16 %
Максат Одешов ТДФ 1,15 %
Какагелди Сарыев бәйсез 1,09 %
Бабамырат Мередов ТСһЭФ 1,08 %
Башка кандидатлар
Гамәлдәге тавышлар 3,362,052
Бозылган тавышлар
Барысы 100
Тавыш бирмәгән
Теркәлгән / катнашучылар 97,12 %
Чыганак: Төрекмәнстанда сайлаулар һәм референдумнар үткәрү буенча үзәк комиссия[17]

Нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тавыш бирү өчен Төрекмәнстанда 2577, чит илләрдә 41 сайлау участогы оештырылган булган. Сайлауларда Төрекмәнстанның тавыш бирергә хокукы булган барлык гражданнарының 97,12 % ы тавыш биргән [18].

12 мартта тавыш бирү уза. Сайлауларга килү Төрекмәнстанда 97,12 %, чит илләрдә 90,93% булган[19].

Сәрдар Бәрдемөхәммәдов тавыш бирүнең беренче турында сюрпризларсыз, күпчелек тавыш белән җиңеп чыга, бу игълан ителгән династия дәвамчанлыгының башлануын нигезли [20][21].

Мөнәсәбәт белдерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кытай Коммунистлар партиясе Генераль секретаре Си Цзиньпин, Төрекмәнстанда сайлаулар һәм референдумнар үткәрү буенча үзәк комиссия нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң, Сәрдар Бәрдемөхәммәдовка котлау хаты юллаган [22]. Төрки шура (Төрки дәүләтләр оешмасы) аны Twitter аша котлаган [23].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.reuters.com/world/turkmenistan-hold-early-presidential-election-march-12-2022-02-12/
  2. Turkmenistan to hold early presidential election on March 12. Reuters, 12.02.2022(ингл.)
  3. Төркмәнстанда чираттан тыш президент сайлау узачак. Азатлык радиосы, 12.02.2022
  4. В Туркменистане назначены досрочные выборы президента. Похоже, Бердымухаммедов решил уйти
  5. Turkmen leader promotes son to provincial governor. Reuters.
  6. Turkmenistan to hold early presidential election on March 12 (en).
  7. President of Turkmenistan weighs establishment of ruling dynasty: experts: EADaily (1 March 2018). 3 June 2018 тикшерелгән.
  8. RFE/RL's Turkmen Service. Turkmen Leader's Son Takes On New Roles; Rapid Rise Renews Talk Of Succession, RFE/RL (12 February 2021).
  9. Turkmenistan President’s Son Appointed Minister. The Diplomat (13 February 2020).
  10. У сына президента Туркмении появился конкурент на выборах.
  11. В Туркмении еще шесть кандидатов в президенты попытают счастья.
  12. 12,0 12,1 12,2 Еще двумя кандидатами на пост президента Туркменистана стали врач и директор школы (2022-02-19).
  13. 13,0 13,1 13,2 13,3 ЦИК Туркмении зарегистрировал еще троих кандидатов на выборах президента.
  14. 14,0 14,1 14,2 14,3 Стали известны имена всех девяти кандидатов на пост президента Туркменистана. Хроника Туркменистана. hronikatm.com, 22.02.2021
  15. Berdimuhamedov's Son Nominated As Turkmenistan's Presidential Campaign Kicks Off (en).
  16. Another candidate has been nominated for the presidency of Turkmenistan - the representative of the Agrarian Party Agadzhan Bekmyradov (en-US) (2022-02-16). әлеге чыганактан 2022-02-18 архивланды. 2022-02-22 тикшерелгән.
  17. Итоги Президентских выборов, archived from the original on 2022-03-15, retrieved 2022-03-15 
  18. Президентские выборы завершились на всей территории Туркменистана. turkmenportal.com, 12.03.2022(рус.)
  19. ЦИК озвучил итоговую явку на выборах президента в Туркмении.
  20. Le fils du dirigeant sortant remporte la présidentielle au Turkménistan. LEFIGARO(фр.)
  21. Transition dynastique au Turkménistan. LEFIGARO, 15.03.2022(фр.)
  22. Xi congratulates Serdar Berdimuhamedov on election as Turkmen president (en).
  23. Organization of Turkic States (en) (15 March 2022). “As Organization of @Turkic_States, we congratulate #SerdarBerdimuhamedov, who is elected as the new President of #Turkmenistan by winning elections held on March 12, 2022 with 72.97% of votes and wish success in his work for the welfare and development of brotherly #Turkmenistan.”