Эчтәлеккә күчү

Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте latin yazuında])
Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте
төрекм. Türkmenistanyň Halk Maslahaty
Сурәт
Оешма җиткәчесе вазыйфасы Председатель Халк Маслахаты Туркменистана[d]
Дәүләт  Төрекмәнстан
Юрисдикциягә карый Төрекмәнстан
Штаб-фатирының урнашуы Рухиет[d], Ашкабад, Төрекмәнстан
Урыннар саны 56
Схематик иллюстрациясе

Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте, Төрекмәнстанның Халык шурасы (төрекм. Türkmenistanyň Halk Maslahaty, ингл. People's Council of Turkmenistan) ― Төрекмәнстанда халык хакимиятенең югары органы (2023 елның гыйнварыннан)[1][2].

Халык Мәсләхәте

Халык Мәсләхәте (Халык шурасы) ― Төрекмәнстанның 1992 елдан бирле гамәлдә булган, үз эшен Төрекмәнстан Конституциясе нигезендә турыдан-туры алып баручы һәм 2008 елга кадәр Төрекмәнстан халкы мәнфәгатьләрен яклаучы югары вәкиллекле органы[3][4]. 2507 әгъзадан торган, өстәвенә аларның кайберләре сайланган, ә калганнары президент тарафыннан билгеләнгән. Формаль яктан «югары дәүләт хакимияте һәм идарә вәкаләтләре»нә ия булган[5].

2003 елның 7 апрелендә узган сайлауларда барлык кандидатлар да идарә итүче фирка — Төрекмәнстанның демократик фиркасеннән[d] булган.

Орган 2008 елның сентябрендә Конституциягә үзгәрешләр кертеп бетерелгән[6].

Яңа оешкан Төркмәнстан Халык Мәсләхәтенең беренче утырышы 2018 елда Ашхабадта җыелган булган[7].

Өлкәләр (вилаятьләр), районнар (әтраплар) һәм шәһәрләр дәрәҗәсендә үзләренең «халык мәсләхәте» җирле советлары булган.

2021 елның 1 гыйнварыннан Төрекмәнстан бер палаталы парламенттан ике палаталы парламентка ― Милли Геңеш[d] (Төрекмәнстан Милли советы, төрекм. Milli Geñeş, Милли Шура) күчкән. Моңа кадәр илдә бер палаталы парламент булган Мәҗлес[d] аның аскы палатасына, ә югарысы ― моңа кадәр аерым орган буларак яшәгән Халык Мәсләхәтенә әверелә. Яңа парламент рәисе итеп Президент Горбангулы Бәрдемөхәммәдов билгеләнгән.

2023 елның гыйнварында Төрекмәнстанда «халык хакимиятенең югары органы» ― Халык Мәсләхәте булдырылган, ә парламентның шул ук исемдәге югары палатасы бетерелгән һәм бер палаталы парламент ― Мәҗлес торгызылган. Халык Мәсләхәте әгъзалары Төрекмәнстан Президенты, Мәҗлес спикеры, Югары суд рәисе, Дәүләт Иминлек Советы секретаре, Мәҗлес депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, омбудсмен, генпрокурор, юстиция министры, өлкә, район һәм шәһәр администрацияләре, җирле хакимият органнары башлыклары, сәяси партияләр, профсоюзлар һәм башка иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре була. Халык Мәсләхәте түбәндәге вәкаләтләргә ия була: ил Конституциясен, Конституцион кануннарны кабул итәчәк, аларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертәчәк, дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтенең төп юнәлешләрен караячак, ил Президентының еллык мөрәҗәгатьләрен тыңлаячак[1][8].

Халык Мәсләхәте эшчәнлеге принциплары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Халык Мәсләхәте эшчәнлеге түбәндәге принципларга нигезләнгән:

  • демократия нигезендә;
  • хәбәрдарлык нигезендә;
  • гаделлек нигезендә;
  • Закон өстенлеге нигезендә;
  • халыкара хокукның гомумтанылган нормалары өстенлеге нигезендә;
  • кешенең, шулай ук гражданның закон каршында тигезлеге нигезендә;
  • кеше хокукларын, шулай ук ирекләрен хөрмәт итү нигезендә;
  • ирекле фикер алышу, шулай ук тиешле карарлар кабул итү нигезендә;
  • җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу нигезендә.

Халык Мәсләхәтенең утырышлары Рухият сараенда уза.

Халык Мәсләхәте рәисләре

  • Газета «Нейтральный Туркменистан». Ашхабад. 11 октября 2017 года. № 276-277 (28626-28627)