Төркем бәхәсе:Оешмалар турында фәннәр

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Оешмалар турында фәннәр latin yazuında])

Мәкаләләрне һәм төркемнәрне булдыручылар аларны категорияләр буенча дөрес төркемләү өчен башта шундый төркемнәрнең булдырылуы шарт. Бу сәбәпле мин бу һәм башка охшаш төркемнәрне юк итүгә каршымын.--frhdkazan (обсуждение) 21 фев 2013, 08:49 (UTC)[җавап бирергә]

  • Дөрес якка уйламыйсыз. Башта мәкаләләр «иҗат итәләр», соңыннан аларны башка мәкаләләр белән категорияләр ярдәмендә бәйлиләр. Ә сезнең логикагыз да, алымнарыгыз да ялгыш. Чөнки сез башта дүрт-биш буш категория «иҗат итәсез», аннары берсе-берсенә ялгап, аларның тулы булуы иллюзиясен булдырасыз. - Derslek (обсуждение) 21 фев 2013, 09:08 (UTC)[җавап бирергә]
  • {Бетерү} тамгасын юк итәргә кирәк дигән фикердә калам:
    • Гыйлемнең берәр тармагы өчен ясалган төркем булган очракта яңа мәкаләне дөрес итеп төркемләү җиңелрәктә, җайлыракта.
    • Мәкаләләрне саклау функциясеннән тыш, Википедия төркемнәре белемнең төрле тармакларының һәм өлкәләренең чикләрен билгеләү, аларның бер-берсе белән ничек бәйләнелгәнлеген күрсәтү булып тора. Төркемләрне аерым бер шәхес теләгәненчә түгел, аларның ничек үз-ара бәйләнелгәне буенча төркемләү зарур.
    • Буш булмаган (кимендә берәр мәкалә яки башка төркем кергән) төркемнәрнең булуы беркемгә комачауламый.

Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 5 май 2013, 12:00 (UTC)[җавап бирергә]