Төркиядәге хәрби фетнә (2016)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төркиядәге хәрби фетнә (2016) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Төркиядәге хәрби фетнә
Turkey location map.svg
Төркия харитасы
Дата

15-16 июль, 2016

Урын

Төркия, Әнкара, Истанбул

Нәтиҗә

Әрдоган тарафдарлары җиңә (әлегә)

Көндәшләр
Тынычлык шурасы, "Хезмәт" хәрәкәте Төркия хөкүмәте
Сәргаскәрләр
фараз ителә:
  • Мөхәррәм Көсе,
  • Акын Өзтөрек
Рәҗәп Таййип Әрдоган
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
104 90
Гомум югалтулар
265 һәлак, 1154 яраланган

Төркиядәге хәрби фетнә яки Төркиядәге хәрби түнтәрелеш омтылышы2016 елның 15-16 июле төнендә Төркиядә төрек хәрбиләренең бер төркеме хәрби түнтәрелешне үткәрергә омтыла.

Хәрби түнтәрелеш барышында фетнәчеләр Әнкарада һәм Истанбулда берничә стратегик объектларны үл кулына ала, ләкин түнтәрелеш омтылышы уңышсыз булып чыга.

Хәрби түнтәрелеш омтылышы вакытында фетнә иткән гаскәрләр Истанбул һәм Әнкара халыкара һава аланнарын, Әнкарада хакимлек итүче фирканең бинасы, күперләр, төрле дәүләт оешмаларын алган дип белдерелгән.

Төркия кораллы көчләренең Гомуми штабы үз кулына хакимият күчүе һәм Төркия рәсми хөкүмәтен хакимияттән читләштерү хакында белдергән. Илдә хәрби хәл игълан ителгән.

Шулай ук Милли күзләү оешмасының бинасында янгын хакында белдерелә. Танклар Әнкарада парламент бинасын тупка тота.

Берьюлы президент Рәҗәп Таййип Әрдоган тарафдарлары Әнкара һәм Истанбул урамнарына чыгып фетнәчеләргә каршылык күрсәтә.

Болгария, Иран һәм Гөрҗистан белән чикләре ябылган.

Фетнә барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлегә мәгълүмат тикшерелә

Фетнәчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җиңгән якның белдерүләре буенча хәрби фетнә Төркия гаскәренең урта буыны - хәрби прокурор һәм 46 офицер тарафыннан оештырылган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]