Төркиядә Русия илчесен үтерү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төркиядә Русия илчесен үтерү latin yazuında])
Төркиядә Россия илчесен үтерү
Андрей Карловны үтерү

Андрей Карлов, 2016
Һөҗүм урыны

Төркия, Әнкара

Дата

19 декабрь, 2016

Һөҗүм ысулы

Атыш

Вакыйга

Террор гамәле

Үтерүче

Мәүлүт Мерт Алтынташ (Mevlüt Mert Altıntaş)

Яраланган

3

Һәлак булган

2 (шул исәптән үтерүче)

Җинаятьтә җаваплы

билгесез

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Төркиядә Россия илчесен үтерү яки Андрей Карловны үтерү2016 елның 19 декаберендә кичке сәгать 19:30 Әнкарада Заманча сәнгать галереясында "Россия төрекләр күзлегеннән" дип аталган күргәзмә ачылышында Россиянең Төркиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Андрей Геннадий улы Карловка атып һөҗүм итү, алынган җәрәхәтләрдән илче хастаханәдә үлә.

Төркиянең мәгълүмат чаралары буенча үтерүче Әнкара полициясенең 22 яшьлек хезмәткәре Мәүлүт Мерт Алтынташ (Mevlüt Mert Altıntaş) булды. Егет полициянең махсус бүлегендә, каршылык чараларындагы халыкны куып тарату бүлегендә эшләгән. Полиция аны үзен атып үтерде

Үтерүче атканда: "Аллаһу әкбәр. Бу Хәлеб өчен үч. Бу Сүрия өчен үч. Сез безнең җирләрдә кылганнарыгыз өчен җавап тотарсыз. Без иминсез булганда, сез дә иминсез булырсыз. Китегез аннан. Мин моннан үлми китмәм",— дип кычкырган.

Матбугат чаралары үтерүне төшерде һәм Пәрәвездә таратты.

Үтерү Россия, Төркия, Иран тышкы эшләр министрлары Сүрия буенча сөйләшүләре алдыннан булды, кайбер юрамаларга караганда әлеге очрашуны бозуга юнәлгән.

Тикшерүне Төркия һәм Россия махсус хезмәтләре алап баралар.

Илчеләрне үтерү вакыйгалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моңарчы Россия-Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе тарихында нибары 3 Россия/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе илчесе үтерелгән булган:

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]