Төркия татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төркия татарлары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Төркия татарларыТөркиядә яшәүче милли азчылык. Төрле исәпләүләр буенча Төркиядә 10 меңгә якын татар кешесе яши. Бюгрюделик, Каракоек, Эфенде Кепрюсю, Гексу качабаларында күбрәк урнашканнар (кара: Акин, Ахмәтчайыры, Ахырлыкую, Балабанкору). Бу авыллар кешеләре Идел буе татарларының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап килә.

Казан белән тугандаш Иске-Шәһәрдә татар общинасы яшәп килә. Октябрь инкыйлабына кадәр күчеп килгән Идел буе татарлары — общинаның төп кешеләре булып тора. Зур булмаган татар җәмгыятьләре Измир, Конья, Бурса шәһәрләрендә бар.

1970 елларда Әнкара шәһәрендә «Казан» татар мәдәни җәмгыяте оештырыла. Бу җәмгыять 100-150 актив әгьзаны берлештерә. Әнкараның абруйлы районында Габдулла Тукай урамындагы ике катлы йорт —җәмгыятьнең милке. Общинага Кытай, Япония, Корея татарлары берләшкән.

Стамбулда Аттила Кондоз җитәкләгән «Идел-Урал» общинасы эшләп килә. Аттила Кондоз III Бөтенья татар конгрессында делегат булып катнаша.

Стамбулда табиб О. Гувенча җитәкләгән татар-төрек халык музыкасы ансамбле күп еллар эшләп килә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]