Төсле катлау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төсле катлау latin yazuında])
Кеше күзенең  төсле катлавы

Күзнең төсле катлавы (каз. Нурлы катлау), (рус. Радужная оболочка) (лат. iris, бор. грек ἶρις "салават күпере") — юка хәрәкәтләнүчән, үзәгендә тишек (күз карасы) белән умырткалыларның күз диафрагмасы. Мөгезкатлау артында, күзнең алгы һәм арткы камералары арасында, күз ясмыгы алдында урнашкан. Яктылык үткәрмәүчән диярлек. Анда пигментлы күзәнәкләр (имезүчеләрнең — меланоцитлар), күз карасын тарайтучы әйләнмәле һәм аны киңәйтүче радиаль мускуллар бар. Төсле катлауда пигмент җитмәү (бу очракта күзләр кызылрак төсмерле була), җитәклек булмаган тире һәм чәч пигментациясе белән белән яраша (альбинизм). Күпчелек балыкларның төсле катлавы мускулсыз һәм күз карасы диаметрын үзгәртми. Башаяклы моллюскларның төсле катлавы - төсчек.

Төс[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төсле катлауның төсе  нәселдәнлек белән билгеләнә. Кешеләрдә  ул төрле дәрәҗәдә була ала, әмма алар дүрт фактор белән билгеләнә.

Төс Сәбәбе
Зәңгәр Төсле катлауның кан тамырлары ачык төсмерле, чөнки анда меланин аз
Күк
Соры
Көрән Төсле катлауда меланин күп булганда
Кара
Сары Аерым матдәләр, еш кына бавыр авырулары белән бәйле
Кызыл Кан төсе — терлекләрдә альбинизм булган очракта гына

Бу факторларның үзара бәйләнеше аркасында билгеле бер төс ясала. Мәсәлән, яшел — бу зәңгәр һәм сары катнашмасы, тутык— зәңгәр һәм көрән. Кешеләрдә чиста сары төс булмый, әмма әгәр төсле катлауның кан тамырлары тонык төстә булса, нәтиҗәсендә сарылы-яшелле төс ясала ала, ләкин бу бик сирәк. Аерым очракларда кан тамырлары төссез була, ләкин кеше альбинос түгел һәм төсле катлауда меланин бар  — ул чакта күзләр көрән төсле кызыллы-бакырлы ялтырау белән була. соры күз төсе — зәңгәрнең аерым төре. Кара — меланин тупланышы күп булганда.

Кечкенә күп санлы ямансыз ясалулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Сипкелләр невусларга караганда кечкенәрәк күләмдә һәм беркайчан да төсле катлау архитектоникасын бозмый (рәс. 15.16a).

2. «Чуклы ягымнар» — нормада һәм Даун синдромы белән күпчелек авыруларда очрый торган строма перифериясендә тонык чыганаклар (рәс. 15.16б).

3. Лиш төерләре — төсле катлауның ике яклы кечкенә невуслары. I типтагы нейрофиброматозда аларны 16 яшьтән соң 100% очракта диярлек табалар (рәс. 15.16в).

4. Имчәкләр — сәламәт кешеләрдә сирәк очрый торган вак төкчәсыман чыганаклар, әмма I типтагы нейрофиброматоз, Аксенфельд һәм Петерс аномалияләре, тумыштагы күз меланоцитозы белән интегүчеләргә хас (рәс. 15.16г).

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Иридодиагностика (ялган фән)[1][2]
  • Күзләр төсе

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәртүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]