Төсле катлау кисталары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төсле катлау кисталары latin yazuında])

Төсле катлау эпителиеннан яки стромасыннан (сирәгрәк) үсеш алучы төсле катлауның беренчел кисталары сирәк очрый. Эпителиаль кисталар тутлы эпителийның ике катламы арасында урнаша (рәс. 15.17a).

1.   Эпителиаль

• Ялгыз яки күп санлы көрән яки үсеш урынына карап үтә күренмәле күләмле ясалулар бер яклы һәм ике яклы була ала (төсле катлау эпителие яки иридо-цилиар эпителийга карата).

•    Кисталар бәбәк кырые буенча (рәс. 15.17б) төсле катлауның урта өлкәсендә яки тамырында урнаша ала.

•     Кайвакыт кисталар өзелә һәм алгы камерада ирекле күченә ала (рәс. 15.17в).

•     Күпчелек очракта барыш симптомсыз һәм куркыныч түгел. Зур күләмдәге кисталар сирәк кенә күрүне боза һәм аргонлы фотокоагуляция ысулы белән дәвалауны таләп итә.

2.     Стромаль кисталар гомернең беренче елларында барлыкка килә.


•     Солитар, бер яклы, яссы ачык алгы тышчалы һәм эчендә сыеклык белән.

•     Кисталар берничә еллар дәвамында симптомсыз кала яки кинәт зураеп икенчел глаукома үсешенә, мөгезкатлау зарарлануына китерә һәм псевдогипопионны хәтерләткән сыеклык-детрит чигендә биеклек белән була ала (рәс. 15.17г).

•      Үзеннән-үзе регрессия мөмкин булса да, күбесенчә инә белән аспирация яки эксцизия кирәк. 1 минутка киста эченә этанол кертү эксцизиягә альтернатива була ала.

Икенчел кисталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенчел кисталар түбәндәге сәбәпләр нәтиҗәсендә барлыкка килә.

1.     Кисталар имплантациясе — иң еш сәбәп. Мондый кисталар үтәли җәрәхәт яки хирургик операция нәтиҗәсендә төсле катлауга эләккән конъюнктива эпителиеның өске күзәнәкләреннән үсеш ала:

а) энҗе кисталар — тонык тышча белән кечкенә ак тыгыз ясалулар строма калынлыгында урнаша һәм җәрәхәт белән бәйле түгел (рәс. 15.18а);

б) сүлле кисталар үтә күренмәле, сыекча белән тулган һәм җәрәхәт белән тоташа ала (рәс. 15.186). Алар еш күләмдә артып, мөгезкатлау шешүенә, алгы увеитка һәм глаукомага китерә ала. Ультратавышлы биомикроскопия кистаның урнашуын һәм таралышын билгеләргә булыша, бу хирургик эксцизияне ниятләгәндә мөһим.

2.     Дәвамлы миотиклар куллану.  Гадәттә кечкенә бәбәк кырые буенча күп санлы билатераль кисталар ясала (рәс. 15.18в). Алар ясалуын кисәтү өчен 2,5% фенилэфрин тамызалар.


3.     Паразитар кисталар бик сирәк (рәс. 15.18г).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.